Мероприятия

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы

21 март 2017

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2016 елгы эшчәнлеге турында хисап.

2. “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” 320-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

3. “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 307-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

4. “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 325-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 326-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 66 статьясына үзгәреш кертү турында” 327-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 315-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 319-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 322-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 321-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. “Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законының 111 статьясына үзгәреш кертү хакында” 323-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. “Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәреш кертү хакында” 324-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. 2016 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында доклад.

14. “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законга инвалидларга бирелә торган аерым социаль гарантияләрне төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 72306-7 номерлы федераль закон проекты турында.

15. “Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары статусы турында” Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында” 98874-7 номерлы федераль закон проекты турында (җир кишәрлекләре бирү өлешендә Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына һәм Дан орденының тулы кавалерларына ташламаларны төгәлләштерү хакында).

16. “Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 85878-7 номерлы федераль закон проекты турында (этил спирты әзер продукция күләменең 16,5 процентыннан артык булмаган алкоголь продукциясен автозаправка станцияләрендә ваклап сатуга тыюны бетерү өлешендә).

17. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законның 1 бүлегенә үзгәреш кертү хакында” 17263-7 номерлы федераль закон проекты турында (мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектының җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү хакында).

18. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 71256-7 номерлы федераль закон проекты турында (тимер юл транспорты өлкәсендә законнарны бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

19. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 85923-7 номерлы федераль закон проекты турында.

20. “Хәрби хезмәт узган, эчке эшләр органнарында, Янгынга каршы дәүләт хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору органнарында, җинаять-үтәтү системасы, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәт учреждениеләрендә һәм органнарында хезмәт иткән затларны һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турында” Россия Федерациясе Законының 11 һәм 56 статьяларына һәм “Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Федераль законның 61 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 86582-7 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби прокурорларны һәм тикшерүчеләрне пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы, шулай ук аларның сәламәтлеге торышына карата таләпләр билгеләүче федераль дәүләт органнары хакында).

21. “Башкару эшчәнлеге турында” Федераль законның 671 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның закон чыгару инициативасы турында.

22. “Хәрби хезмәт узган, эчке эшләр органнарында, Янгынга каршы дәүләт хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору органнарында, җинаять-үтәтү системасы, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәт учреждениеләрендә һәм органнарында хезмәт иткән затларны һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турында” Россия Федерациясе Законының 48 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чукотка автономияле округы Думасының закон чыгару инициативасы турында.

23. “Россия Федерациясе Җир кодексының 39.3 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карачай-Черкес Республикасы Халык Җыелышының (Парламентының) закон чыгару инициативасы хакында.

24. “Сәяси партияләр турында” Федераль законның 27 статьясына үзгәреш кертү хакында” 96397-7 номерлы федераль закон проекты турында (сайлау комиссиясенә сәяси партиянең һәм аның структур бүлекчәләренең хәбәр итү алымын төгәлләштерү өлешендә).