Мероприятия

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы

17 апрель 2017


1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. 2016 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад.

3. “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” 320-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (III укылыш).

4. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 297-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

5. “Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында” 302-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

6. “Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын үзгәртеп кору һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 330-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.3 һәм 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 333-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 328-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законының 17 һәм 18 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 337-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” 335-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. “Татарстан Республикасында азык-төлек куркынычсызлыгы турында” 295-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (икенче укылышка төзәтмәләрне тапшыру вакытын озайту).

12. “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 331-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 120360-7 номерлы федераль закон проекты хакында (федераль законнар нормаларын “Федераль архив агентлыгы турында” Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 4 апрелендәге 151 номерлы Указы чыгуга бәйле рәвештә үзгәргән федераль башкарма хакимият органнары структурасына туры китерү өлешендә).
14. “Россия Федерациясе референдумы турында” Федераль конституциячел законның 30 статьясына үзгәреш кертү хакында” 120319-7 номерлы федераль конституциячел закон проекты турында (норманы федераль башкарма хакимият органнары структурасына туры китерү хакында).

15. “Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында” 107057-7 номерлы федераль закон проекты хакында (торак фондын дәүләт исәбенә алу системасын камилләштерү өлешендә).

16. “Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында” 107661-7 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортта торак булмаган урыннарны үзгәртеп төзү һәм (яисә) аларның планировкасын үзгәртү өлешендә).

17. “Этил спиртын, алкоголь продукциясен һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү хакында” 104653-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына алкоголь продукциясенең аерым төрләрен ваклап сатуга өстәмә чикләүләр билгеләү хокукын бирү өлешендә).

18. “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында” 126869-7 номерлы федераль закон проекты турында (Интернет аша товарлар (хезмәт күрсәтүләр) сатып алучы кулланучыларның хокукларын яклауны көчәйтү өлешендә).

19. “Концессион килешүләр турында” Федераль законның 5 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 125581-7 номерлы федераль закон проекты турында (федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенә концессион килешүдә концедент ягында катнашу мөмкинлеген бирү хакында).

20. “Этил спиртын, алкоголь продукциясен һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында” Федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Архангельск өлкә депутатлар Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

21. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына акчалата түләтүләрне (штрафларны) Россия Федерациясе бюджет системасының тиешле бюджетларына күчерүгә бәйле мәсьәләләр буенча үзгәрешләр кертү хакында” 113626-7 номерлы федераль закон проекты турында.

22. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына балаларны суицидаль омтылышларга этәрүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә каршы торуның өстәмә механизмнарын билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 118707-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

23. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына җитештерү һәм куллану калдыкларын аларны ташлау өчен махсус бүлеп бирелгән территорияләрдән читтә ташлаган өчен җаваплылык билгеләү, шулай ук урман фонды, су фонды, махсус сакланылучы табигать территорияләре җирләрен йә аларның саклау зоналарындагы (округларындагы) җирләрне пычраткан өчен югары җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 75317-7 номерлы федераль закон проекты турында.

24. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.3 статьясындагы 2 өлешенең 1 пунктына үзгәреш кертү хакында” 95603-7 номерлы федераль закон проекты турында (полиция башлыклары урынбасарларына (җәмәгать тәртибен саклау буенча) административ хокук бозулар турында эшләрне карау вәкаләтләре бирү хакында).

25. “Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке тартудан килгән зыяннардан саклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 105344-7 номерлы федераль закон проекты турында (составына тәмәке керми торган тарту әйберләре әйләнешен җайга салу өлешендә).

26. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 105375-7 номерлы федераль закон проекты хакында (аерым категориядәге гражданнар өчен социаль ярдәм чараларын билгеләү өлешендә).

27. “Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарны социаль яклау турында” Россия Федерациясе Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 115547-7 номерлы федераль закон проекты турында (ата-аналары радиоактив пычрану зоналарында даими яшәгән һәм яшәүче балаларга, туу урынына бәйсез рәвештә, социаль ярдәм чараларына хокук бирү өлешендә).

28. “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законның 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 88454-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт сатып алулары интервенцияләрендә катнашучы затлар даирәсен тулыландыру өлешендә).

29. Хөкүмәт сәгате: “Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарының халык белән үзара эшләүнең нәтиҗәле рәвеше буларак хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон төргә күчерү эшенең йомгаклары турында”.