Мероприятия

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы

11 июль 2017


1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. “Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” 363-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
3. “Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 349-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
4. “Татарстан Республикасында архив эше турында” 344-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
5. “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 331-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
6. “Муниципаль вазыйфа биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфалар биләүче затлар, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында” 356-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
7. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 355-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
8. “Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын, күрсәтелгән затларның билгеләнгән чикләүләрне һәм таләпләрне үтәүләрен тикшерү турында” 369-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
9. “Татарстан Республикасында янгыннан ирекле саклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 360-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
10. “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законының 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 368-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
11. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 362-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
12. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 113 статьясына үзгәреш кертү турында.
13. 2016 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында доклад.
14. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 36 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Красноярск өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
15. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 164078-7 номерлы федераль закон проекты турында (административ җаваплылыкка тарту срогын озайту турында).
16. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.25 статьясындагы 4 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында” 176187-7 номерлы федераль закон проекты турында.
17. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 179711-7 номерлы федераль закон проекты турында (исерек хәлдә булган затны административ кулга алу срогын исәпләп чыгару тәртибен төгәлләштерү өлешендә).
18. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 181342-7 номерлы федераль закон проекты турында (вәкаләте булмаган зат тарафыннан идентификация модульләре тараткан, шулай ук элемтә операторына элемтә буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләрендә каралган белешмәләрне бирмәгән яисә вакытында бирмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).
19. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 18.9 статьясына үзгәреш кертү хакында” 182361-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе территориясе аша транзит үтүнең билгеләнгән тәртибен яки кагыйдәләрен бозып, Россия Федерациясендә булган чит ил гражданына яки гражданлыгы булмаган затка торак урын яки транспорт чарасы биргән яисә башка хезмәтләр күрсәткән өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә).
20. Хөкүмәт сәгате: “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы хакында”.
21. Төрлесеннән:
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының халык өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларның үзгәрүе турында мәгълүматы.