Мероприятия

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы

24 май 2018

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

 

1. “2017 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”   451-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

2. “2017 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында” 452-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

3. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”         385-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында                         (III укылыш).

4. “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”  422-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

5. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 455-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6. “Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннары хокукларын торгызу буенча  республика комиссиясе турында” 2005 елның 26 маендагы 1292-III ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

7. Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм аларны үстерү турында доклад.

8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты эше турында хисап.

9. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

10. “Россия Федерациясе Урман кодексының 74 статьясына һәм “Россия Федерациясе Урман кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законның  4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Удмурт Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

11. “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Федераль законга клиник тәкъдимнәр мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү хакында” 449180-7 номерлы федераль закон проекты турында.

12. “Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәте турында”  1103505-6 номерлы федераль закон проекты хакында (дәүләт яшьләр сәясәтен законнар белән җайга салу өлешендә).