Тарих һәм хәзерге заман

“Дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма органнарын реформалауга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” 1994 елның 29 ноябрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә республиканың югары вәкиллекле органы яңа исемгә һәм яңа статуска ия булды.

Югары Совет даими эшләүче вәкиллекле, закон чыгаручы һәм контрольдә тотучы дәүләт органы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы итеп үзгәртелде.

1995 елның мартында беренче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар булды. Административ-территориаль һәм территориаль округлар буенча 5 ел вакытка депутатлар сайланды. 130 халык депутаты сайланды: аларның 39 “Кече парламент” оештыру кысаларында даими нигездә эшләде.

Дәүләт, социаль-икътисадый һәм мәдәни төзелешнең төрле өлкәләре буенча җиде даими парламент комиссияләре төзелде.

Парламент составында “Идел-йорт” (“Волга-дом”)  депутат төркеме һәм экологик (“яшелләр” фракциясе) фракция теркәлде.

Дәүләт Советы Рәисе итеп депутатлар Василий Николаевич Лихачевны сайладылар, 1998 елда аны Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин алыштырды.

Икенче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар 1999 елның 19 декабрендә булды. Дәүләт Советына 130 депутат сайланды, аларның 28 даими нигездә эшләде.

Парламент составында “Татарстан – яңа гасыр”, Татарстан җитештерүчеләрен яклау төркеме, “Бердәмлек”, “Регионнар” исемле дүрт депутат төркеме оешты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советын Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкләде.

2004 елның 14 мартында яңа сайлау законнары буенча Өченче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар булды. Сәяси партия вәкилләре белән бергә территориаль округ вәкилләре дә парламент депутатлары булып сайландылар. Барлыгы 100 депутат сайланды: 50 депутат – бермандатлы сайлау округлары буенча, 50 депутат – партия исемлекләре буенча.

Парламентта җиде комитет төзелде:
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты;
Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты;
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты;
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты;
Экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитеты;
Социаль сәясәт комитеты;
Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты.

Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе дә оешты.

Дәүләт Советы составындагы 85 депутат “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлекчәсенә, 4 депутат – “Россия Федерациясе коммунистлар партиясенә” керә, 11 депутат – бәйсез.

Ике фракция оешты: “Бердәм Россия” һәм КПРФ. “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләреннән депутатлар төркеме барлыкка килде.

Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп кабат Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин сайланды.

Француз галиме Пьер Буаст “Хак гыйлем чыганагы – фактларда”, – дип әйткән. Татарстанда парламентаризм урнашу тарихына кыскача сәяхәт – республикабызның демократик үзгәрешләр юлыннан кыю алга баруын, халык хакимияте принциплары тарафдары булуын раслаучы тагын бер дәлил.
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы:
Көн артыннан көн, яки дистә еллык юл
 
Халыкта “Юллар төрле булганда бергәләп план кормыйлар” дигән әйтем бар. Республиканың Дәүләт Советы депутатларын бу елларда бер максат: закон чыгару эшчәнлеге аркылы Татарстанның сәяси һәм икътисадый тормышындагы тотрыклылыкны тәэмин итүгә булышу берләштерде.

Парламентарийлар бу факторның киләчәккә омтылуда һәм яуланган уңышларны саклауда республика өчен үзенчәлекле трамплин булачагын яхшы аңлады.

Вакыт халык депутатларының ялгышмаганлыгын күрсәтте. Гражданнар татулыгы һәм этникара бердәмлек, икътисадый үсеш һәм инвестицион җәлеп итү берничә дистә еллардан бирле Татарстанның визит карточкасы булып тора. Бүген республика – технологик яктан ныклы үсешкә ирешкән, инновацион төбәк.

Узган еллар Татарстан Дәүләт Советының Югары Совет тарафыннан чәчелгән демократия “орлыклары” бәрәкәтле шытымнар бирсен өчен күп эшләр башкарганын күрсәтте.

 

Шулай ук кара: