I чакырылыш

Беренче чакырылыш парламенты:
хокукый дәүләтне ныгыту юлында дүрт ел
Беренче чакырылыш Дәүләт Советы үзенең конституциячел вәкаләтләренә 1995 елның мартында кереште. Аның составында 130 депутат эшләде, шуларның 39 – даими нигездә. Бу – Татарстан тарихында беренче тапкыр даими нигездә эшләүче парламент булды, һәм республиканың югары закон чыгару органы эшенең үтемлелеге артуда чыгылыш тапты. Закон проектларын һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив карау, аерым закон проектларын һәм Дәүләт Советына керүче башка материалларны карау буенча, кирәк булган очракта, эшче төркемнәр төзү мөмкинлеге барлыкка килде.

Парламент, аның Президиумы, җиде даими комиссия, Парламент контроле комитеты эшчәнлеге чакырылыш дәвамында базар мөнәсәбәтләренең үсеше белән бәйле тирән һәм социаль-икътисадый үзгәрешләр һәм икътисадтагы кризис күренешләреннән арыну шартларында барды.
Бу – “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында” Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамәне гамәлгә ашыру, шулай ук аның кысаларында төзелгән һәм 1999 елның мартында киләсе бишьеллык срокка озайтылган хөкүмәтара килешүләр чоры булды.

Республиканың сәяси, социаль һәм икътисадый тотрыклылыкны ныгытуга, этникара, конфессияара һәм гражданнар татулыгын саклап калуга, җәмгыятьне демократизацияләүгә нигезләнгән эчке сәясәте, шулай ук республика законнарын тагын да үстерү һәм камилләштерү чакырылыш дәвамында Дәүләт Советы закон чыгару эшчәнлегенең нигезе булды.
Икенче чакырылыш “портфелендә” 353 закон проекты бар иде:
 
Дәүләт корылышы өлкәсендә:
 
“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Парламент контроле комитеты турында”;
“Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында”;
“Иминлек турында”;
“Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында”;
Республикада сайлау системасын камилләштерү буенча законнар блогы;
“Татарстан Республикасының халыкара шартнамәләре турында” һ.б.
 
Икътисадый сәясәт өлкәсендә:
 
“Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында”;
“Нефть һәм газ турында”
“Продукцияне бүлешү турындагы килешүләр хакында”;
“Татарстан Республикасы җир кодексы”;
“Татарстан Республикасы су кодексы” һ.б.
Социаль-мәдәни төзелеш өлкәсендә:
 
“Гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”;
“Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында”;
“Татарстан Республикасында әйләнә-тирә табигать мохитен саклау турында”;
“Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында”;
“Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” һ.б.
Дәүләт Советы кабул иткән законнардан:
26 закон проекты (гомуми санның 18%) халык депутатлары тарафыннан;
79 закон проекты – (55%) республиканың Министрлар Кабинеты;
17 закон проекты (12%) – парламентның даими комиссияләре;
13 закон проекты (9%) – Татарстан Республикасы Президенты;
5 закон проекты (3%) – Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелгән;
Татарстан Республикасы Прокуроры, Һөнәр берлекләренең республика советы һәм Татарстан Республикасы Югары арбитраж суды берәр закон проекты тәкъдим иткән.

Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе закон чыгару базасын формалаштыруда да катнаштылар. 1999 елда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе җинаять кодексының 329 статьясына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының күләме турында ” федераль закон проектлары кертелде.

Татарстан дәүләтчелегенең хокукый нигезләрен ныгыту, тышкы сәяси элемтәләрне үстерү, гражданнарның социаль хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре безнең республикабызның гына иҗтимагый тормышында күркәм күренеш булмады. Ул Татарстаннан читтә дә парламентларда зур кызыксыну уятты. Парламентара хезмәттәшлек чикләре киңәйде. Моны якын һәм ерак чит илләрдән парламент делегацияләренең һәм вәкилләренең күпсанлы визиты раслый. Парламент халыкара, гомумроссия конференцияләренең һәм семинарларының инициаторы һәм аларда катнашучы булды. Бу парламент эшчәнлеген яңа халыкара фәнни-гамәли һәм теоретик дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итте.
1995-1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Франция, Канада, Төркия, Венгрия, Бавария федераль җирләре (ФРГ) депутатлары, Дания парламенты делегациясе, Кытай Халык Республикасы, Австралия һәм делегацияләре  башкалар булып китте.
Татарстан Дәүләт Советы тәкъдиме белән түбәндәгеләр уздырылды:
БМО 50 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция - "Берләшкән милләтләр оешмасы: бүгенгесе һәм киләчәге";

Россия-Канада конференциясе "Бүгенге заман федерализмы: тәҗрибә һәм перспективалар" (Россия Федерациясенең 17 субъекты катнашты);

"Россия Федерациясендә җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә демократиянең торышы" мәсьәләсе буенче Европаның җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы эшче төркеме утырышы;

"Федерализм һәм төбәк икътисадый инвестицияләр өчен шартлар тудыру" темасына халыкара парламент семинары;

"Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенең әһәмияте һәм роле" темасына халыкара фәнни-гамәли конференция һ.б.

Парламент җитәкчелеге һәм депутатлар Россия һәм төбәк конференцияләрендә, тәҗрибә уртаклашу семинарларында, федераль закон чыгару хакимияте органнары утырышларында катнашты. Чакырылыш буена даими рәвештә төбәкара парламент һәм хөкүмәт делегацияләре алмашу үткәрелде, әлеге эшнең югары уңай нәтиҗәсе бәхәссез.

Дәүләт Советында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүләр һәм беркетмәләр төзелгән барлык республикалар - Россия Федерациясе субъектлары, өлкә Думалары һәм Закон чыгару Собраниеләре перламент делегацияләре булып китте. Бу чорда Дәүләт советы тарафыннан 4 парламентара Килешү төзелде, хакимиятнең вәкиллекле (закон чыгару) органнары белән хезмәттәшлек итү турында 14 беркетмәгә кул куелды. Дәүләт Советының даими комиссияләре актив эшләде. Алар тарафыннан 441 утырыш үткәрелде, 1589 мәсьәлә каралды, шуларның 178 - Дәүләт Советы кабул иткән законнарның һәм карарларның үтәлешен тикшереп тору тәртибендә.
Даими комиссияләр әлеге чорда башкарма хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә булдылар. Комиссияләрнең уртак утырышларын уздыру гамәлкә керде. Парламентның даими комиссияләре күчмә утырышларын республика районнарында, шәһәрләрендә һәм предприятиеләрендә уздыру зур резонанс алды. Даими комиссияләр эшендә тормышның социаль-икътисадый мәсьләләренә караган закон проектлары турында фикер алышуның Парламент тыңлаулары дигән үтемле формасы барлыкка килде. Республикада балаларның хәле; 1993-1995 елларда җинаятьчелеккә каршы көрәшнең комплекслы дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре; инвалидларның хәле; Татарстан Республикасында дини оешмалар; Түбән Кама шәһәрен су белән тәэмин итү турындагы парламент тыңлаулары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Парламент тыңлауларында еллык бюджет юлламалары, аерым закон проектлары турында фикер алышу аларны кабул итү процессын тизләттергә һәм кергән тәкъдимнәрне исәпкә алырга мөмкинлек бирде. Дәүләт Советының Парламент контроле комитеты чакырылыш буена түбәндәгеләрне контрольдә тотты:

Республика бюджетын һәм бюджеттан тыш фондларын формалаштыруны һәм максатчан куллануны;
Законнар һәм дәүләт (республика) программалары үтәлешен;
Дәүләтнең кредит ресурсларын куллану, дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрен
чыгару өлешендә банклар һәм кредит-финанс оешмалары эшчәнлеген;
Республика милке белән идарә итүне һәм дәүләт мөлкәте белән идарә итүдән алынган акчаларның республика бюджетына керүен;
хезмәт хакын һәм пенсияләрне вакытында бирүне, республика халкына торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләрен сыйфатлы күрсәтүне. Парламент контроле комитеты тарафыннан 236 тикшерү үткәрелде, гражданның, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәт коллективларының 1420 хаты һәм гаризалары каралды. Комитетның 50 утырышында 67 тикшерү материаллары каралды. Кулланылган чаралар 219,5 млн. сум акчаны республика бюджетына һәм бюджеттан тыш фондларга кире кайтарырга мөмкинлек бирде.

Парламент контроле комитеты эшенең нәтиҗәләре коммуналь милекне хосусыйлаштыру мәсьәләләре буенча Президент Советы карарында, кече эшкуарлык турында Татарстан Республикасы Президенты Указында, республика Министрлар Кабинетының 12 карарында чагылыш тапты. Парламентның җирле советлар һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге ныгыды.

Түбәндәге Татарстан Республикасы Законнары эшләнде һәм кабул ителде:

Парламентның җирле Советлар һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге ныгыды.

Түбәндәге Татарстан Республикасы законнары эшләнде һәм кабул ителде:
–  "Дәүләт хакимиятенең һәм идарәнең җирле органнары турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында";
– "Җирле советлар халык депутатлары Татарстан Республикасы халык депутатлары статусы турында Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында";
– "Җирле үзидарә турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмләр кертү хакында";
 – "Җирле советлар халык депутатларын, Татарстан Республикасы халык депутатларын сайлаулар турында";
– "Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең вазыйфаи затларын һәм органнарын сайлау турында".
Җирле советлар эшләренең төп оештыру-хокукый рәвешен – аларның сессия эшчәнлеген камилләштерүдә гамәли ярдәм күрсәтелде. Халык депутатлары берләшкән советларының район сессияләрендә парламетарийлар белән беррәттән республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре дә катнашты.
Җирле үзидарә органнары системасын алга таба камилләштерү һәм аларга ярдәм итү, финанс яктан тәэмин итү максатында Татарстан Республикасының бюджет системасы турындагы республика законнарында Дәүләт Советы тарафыннан җирле үзидарә салымнарының бер өлешен җирле үзидарә органнарына күчерү турындагы норма закон белән ныгытылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелегендә җирле үзидарә буенча республика советы оешты һәм эшли башлады.
Хакимиятнең вәкиллекле органы хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча республика курслары базасында район һәм берләшкән советлар депутатларының, хакимиятнең вәкиллекле һәм башкарма органнары аппаратлары, җирле үзидарә органнары   хезмәткәрләренең белемнәрен камилләштерү буенча максатчан эш алып барылды.
1995-1999 елларда биредә өч меңнән артык кеше яңадан хәзерләү үтте. Дәресләрнең төп темалары булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын һәм норматив документларын өйрәнү җирле советлар тәҗрибәсен өйрәнү торды.