төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2018
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
ГЫЙНИЯТОВ Хәлил Зиннур улы
 
ГЫЙНИЯТОВ Хәлил Зиннур улы
Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе
Барлык депутатлар
Сотрудничество

II чакырылыш



Икенче чакырылыш Татарстан Парламенты:
Проблемалар, тәҗрибә, уңышлар.
 
Икенче чакырылыш Дәүләт Советы   үзенең эшен 1999 нчы елда башлады һәм 2004 елның мартында төгәлләде. Әлеге еллар безнең Парламент өчен республикада парламентаризмның һәм хокукый культураның тагын да ныгу чоры булды. Татарстанның иң яңа тарихында Парламент төрле социаль һөнәри төркемнәр, төрле милләт һәм дин кешеләре мәнфәгатьләренең абруйлы вәкиллекле органына, хакимиятләр бүлешү системасында мөһим институтка әверелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына барлыгы 306 закон проекты кертелде. 221 закон кабул ителде.

2000 елның гыйнварыннан 2001 елның сентябренә кадәр икенче чакырылыш Дәүләт Советы составында даими кече Парламент эшләде. Депутатлар эшчәнлеген бу рәвеше 1995 елда барлыкка килде. Ул вакытта бу күренеш нигезле һәм зарури иде. Кече Парламент Татарстан тормышында мөһим роль уйнаган мәсьәләләрне оператив, пленар сессияне көтмичә хәл итәргә мөмкинлек бирде, җәмгыятьтә барган процессларга карап кирәкле карарлар кабул итте. Гамәлдәге чакырылышның ике ел эчендә кече Парламент 17 утырыш үткәрде, аларда 299 мәсьәлә каралды, 313 карар кабул ителде.

Парламент тормышының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе 2001 елның апрелендә чираттан тыш Пленар сессия үткәрү булды. Әлеге сессиядә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевның чираттагы срокка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларына тантаналы керүе булды.

Татарстан Республикасы Парламенты торышында мөһим вакыйга булып "Татарстан Республикасы Коснтитуциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" Татарстан Республикасы Законын кабул итү булды.
 
Бу елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару базасын яңартты, бигрәк тә дәүләт корылыш өлкәсендә. Аерым алганда, Дәүләт Советына һәм җирле үзидарәгә сайлаулар буенча берничә закон кабул ителде. Шулай ук түбәндәге хокукый актлар кабул ителде:

"Татарстан Республикасы Референдумы турында";
"Татарстан Республикасының дәүләт тормышы һәм җирле әһәмияттәге аеруче мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу турында";
" Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында";
"Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында";
"Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте турында";
"Татарстан Республикасы вәкиллекләре турында";
"Иминлек һәм гадәттән тыш хәлләр турында";
Административ хокук турында Татарстан Республикасы кодексы һәм башкалар.

Икътисадый сәясәт өлкәсендә депутатлар базар мөнәсәбәтләе һәм кече эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы хокукый шартлар тудыруга юнәлтелгән курсны дәвам иттеләр. Татарстан Республикасы Бюджет кодексы кабул ителде. Финанс ресурсларын бүлешү үзәк мәнфәгатьләреннән чыгып башкарылуга карамастан, Дәүләт Советына социаль юнәлештәге Татарстан Республикасы Бюджетын кабул итү мөмкин булды. Елдан-ел сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, социаль сәясәткә һәм мәдәниятка, гомумән, бюджет сферасы хезмәткәрләренә ярдәм итүгә акчалар бүлеп бирү артты. Түбәндәге законнар кабул ителде:

"Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру турында";
"Татарстан Республикасы дәүләт милкен бүлешү турында";
"Татарстан Республикасы дәүләт мәнфәгатьләре өчен продукцияләр алу турында";
"Трансопрт налогы турында";
"Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше кодексы";
"Татарстан Республикасы мәгълүмат ресурслары һәм мәгълүматлаштыру турында" һ.б.

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып кече һәм урта бизнес проблемаларын комплекслы чишүгә алынды. Эшкуарлык өлкәсенә административ басымны киметү, кече бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру – барысы да Парламент тарафыннан кабул ителгән 2001-2004 елларга кече эшкуарлыкны үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комплекслы программасында чагылыш тапты.

Дәүләт Советы социаль һәм мәдәни сәясәт өлкәседәге законнарны камилләштерү өстендә эшне дәвам итте. Түбәндәге законнар кабул ителде:
"Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында";
"Татарстан Республикасында милли-мәдәни автономияләр турында";
"2003-2014 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы";
"2001-2003 елларга Татарстан Республикасының эшсез халкына ярдәм итү һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча республика программасы".

Әлеге чорда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнардан:
81 закон проекты (гомуми саннан 37%) парламентның даими комиссияләре тарафынна кертелде;
80 (36%) – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты;
23 (10%) – Татарстан Республикасы  Президенты;
19 (9%) – Татарстан Республикасы Прокуроры;
12 (5%) закон проекты Татарстан Республикасы халык депутатлары тарафыннан тәкъдим ителде.

2000 елда башланган төбәк законнарын федераль законнарга туры китерү процессы Дәүләт Советы эшенең нәтиҗәлелегендә чагылды. Федераль үзәк бер ай вакыт эчендә депутатларга дистәләрчә ел тупланган законнарга "ревизия" ясарга тәкъдим итте. Парламент әлеге тәкъдим белән ризалашмады. Аның тәкъдиме белән Идел буе федераль округы һәм Татарстан арасында ике яклы Килешү комиссиясе төзелде.
 
Килешү комиссиясе эш процессында безнең республикабызның законнары прогрессиврак һәм социаль юнәлештә дигән нәтиҗәгә килде. Алар арасына Җир кодексы, "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында", Инвестицион сәясәт турында, нефть чыгару турында Татарстан законнары бар.   Парламентның эшен Татарстан Прокурорының протестлары һәм тәкъдим итүләре эшне авырлаштырды. Дәүләт Советының һәрбер утырышында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертелде. Парламентка һәм Республика Югары судына 122 норматив хокукый документка 170 Прокурор күрсәтмәсе акты керде: 110 законга, шул исәптән Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Дәүләт Советыныд 12 карарына.

Эш нәтиҗәләре буенча 91 республика законы федераль законнарга яраклаштырылды, 7 закон буенча эш хәзергәчә дәвам итә, Прокурорның бер тәкъдиме игьтибарга алынды, Татарстан Республикасы Конституциясе буенча да федераль органнар белән килештерү процедуралары тәмамланмаган.

2002 елда федераль закон проектларын карау тәртибе үзгәрде – барлык закон проектлары Дәүләт Советы утырышларында карала башлады һәм бу пленар сессияләрнең көн тәртибендә чагылды. Республика Парламенты 1663 федераль закон проектын, 708 Россия Федерациясе субъектлары тәкъдимнәрен һәм мөрәҗәгатьләрен карады.

Закон чыгару инициативасы тәртибендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына 18 федераль закон проекты кертелде. Алар арасында түбәндгеләр бар:
"Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнары оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында";
"Россия Федерациясе суд системасы турында" федераль конституциячел законның 27 статьяга үзгәрешләр керү хакында";
"Россия гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында" федераль законның 8 статьяга өстәмәләр кертү хакында";
"реклама турында" Федераль законның 16, 33 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында";
"Ветераннар турында" Федераль законның 7 статьясына өстәмәләр кертү хакында";
"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законның 24 статьясына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү хакында".

Татарстан Дәүләт Советы Россия иҗтимагый тормышында булган мөһим вакыйгаларда фикер алышуда катнашты. Республика парламенты түбәндәге мәсьәләләрне карады:
Россия Федерациясе территориясенә атом-төш калдыкларын кертү турында Дәүләт Думасы карары;
Илнең авиация сәнәгатенә ярдәм итү;
Россия паспортының яңа формасын кертү;
Бөтенроссия халык санын алу;
Республикаларның дәүләт телләренең кириллица нигезендәге алфавитны кулланырга тиешлеген билгеләүче, Россия Федерациясе халыклары телләре турында федераль закон проекты;
Бу мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы адресына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре кабул ителде.

Хисап чорында Дәүләт Советы берничә тапкыр үзенең Россия Федерациясенең Конституция судына мөрәҗәгать итү хокукын кулланды. Россия Федерациясе Конституция суды кабул иткән карарлар нигезендә Татарстан Республикасы депутатларының хаклылыгы расланды.

"Россия Федерациясе Прокуратурасы турында" Федераль законның һәм РСФСРның граждан процессуаль кодексының аерым нигезләренең конституциячеллеген тикшерү турында республика Парламентының мөрәҗәгатеннән соң Россия Федерациясе Конституция суды тарафыннан әлеге закон актларының күрсәтелгән нигезләмәләре Россия Федерациясе Конституциясенә туры килми дип танылды.

Дәүләт Советы Президиумы, даими комиссияләр, Парламент контроле комитеты актив һәм бердәм эшләде.

Дәүләт Советы Президиумы 57 утырыш үткәрде, 341 мәсьәлә карады, 791 карар кабул итте. Үзенең коснтитуциячел вәкаләтләрен гамәлгә ашырып, Президиум Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итте, комиссияләр эшчәнлеген координацияләде, Дәүләт Советы депутатларына аларның вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтте. Дәүләт Советы сессияләрендә әйтелгән   тәкьдимнәренең һәм искәрмәләрнең, Татарстан Республикасы халык депутатлары гарызнамәләре буенча кабул ителгән карарларның үз вакытында каралуын һәм дәүләт органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан тормышка ашырылуын тикшереп торуны гамәлгә ашырды.

Дәүләт Советы даими комиссияләре тарафыннан 362 утырыш үткәрелде, 2019 мәсьәлә каралды. Шуларның 140-ы Дәүләт Советы кабул иткән законнарның һәм карарларның үтәлешен тикшереп тору тәртибендә. Алар арасында түбәндәгеләр бар:
"Җир турында законнарны бозган өчен административ җаваплылык турында";
"Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 еллыкны бәйрәм итүгә бәйле рәвештә ветераннарга социаль хокуклар һәм гарантияләр бирү турында";
"Бюджет хезмәткәрләренең социаль көнкүреш шартлары турында";
"Бюджет оешмалары хезмәткәрләре хезмәтенә түләү системасын реформалау турында";
"Татарстан Республикасында авылда сәламәтлек саклауны реформалау турында";
"Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында китапханәләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру турында";
"Мәктәптә балаларның сәламәтлеге турында";
"Татарстан Республикасында миграция процесслары турында";
"Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" һ.б.

Узган чорда даими комиссияләр үзләренең утырышларында барлыгы 638 закон проектын карадылар, шулардан 48е даими комиссияләр һәм аерым халык депутатлары тарафыннан эшләнгән иде.

Даими комиссияләрнең уртак һәм күчмә утырышларын үткәрү практикасы тагын да киңәйде. Хисап чорында 7 уртак һәм   ун күчмә утырыш уздырылды. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм халык депутатларының Казан шәһәр Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Татарстан Республикасы Законнын гамәлгә ашыру барышы һәм Казан шәһәрендә халыкларның телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү программасының үтәлеше каралды. Шул ук комиссия тарафыннан "Мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклау һәм алардан файдалану турында" Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында" мәсьәләсе буенча   күчмә утырыш, шулай ук халык сәнгать мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш үткәрелде.

Экологик иминлек, җир реформалары һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча даими комиссия "Җир кадастрын алып баруның автоматлаштырылган системасын төзү программасын үтәү барышы турында", "Җир салымын җыю һәм аннан файдалану турында", "Татарстан Республикасында чишмәләрне санитар-экологик хәлен тәэмин итү өлешендә табигатьне саклау законнарын үтәү турында" һ.б. мәсьәләләр буенча   күчмә утырышлар үткәрде.

Закон проектлары һәм кискен мәсьәләләр турында фикер алышуның гадәти рәвешенә әйләнгән Парламент тыңлаулары Татарстан Парламенты һәм аның даими комиссияләре эшендә актив кулланылды. Шул исәптән:
"2001-2004 елларга кече эшкуарлыкны үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комплекслы программасы проекты турында";
"Гомуми белем учреждениеләер өчен дәреслекләр һәм укыту әсбаплары турында";
"Татарстан Республикасында журналистларны әзерләү, яңадан хәзерләү, квалификацияләрен күтәрү һәм социаль яклау турында";
"Татарстан Республикасында демографик хәл һәм аны   оптимизацияләү чаралары турында" һәм башкалар.

Парламент контроле комитеты тарафыннан нәтиҗәле эш башкарылды. Биредгнә вәкаләтләрне тулысынча кулланып, Комитет Дәүләт Советының конституциячел фанкцияләрен тәэмин итүгә, республика законнарын,   Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте норматив актларын үтәүне тәэмин итүдә күп эшләр башкарды. Комитет торак-коммуналь һәм транспорт өлкәләрендә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә финанс дисциплинасы торышын тикшерүгә җитди игьтибар бирде. Министрлыклар, ведомстволар, республика районнары һәм шәһәрләре эшчәнлегенә кагылышлы 106, шулай ук хуҗалык итүче субъектларга карата барлыгы 1132 объектны тикшерү оештырылды. Узган чорда 24,9 млрд. Сум бюджет чарасыннан файдалану тикшерелде һәм 1,7 млрд. сумның максатчан сарыф ителмәве, ә 3,3 млрд. сумның рациональ кулланылмавы ачыкланды. Бюджет финанс өлкәсендә иң киң таралган закон бозуларның берсе – Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы билгеләгән нормаларны арттыру аренда өчен түләү алмыйча дәүләт мөлкәтен арендага бирү, документларсыз акчалар сарыф итү, товар материаль кыйммәтләр алуга беренчел документларны дөрес төземәү, җитмәүчелек, акчаларны чыгымнар сметасында каралмаган максатларда куллану һәм башкалар.

Парламент контроле комитеты эше нәтиҗәләре Татарстан Президентының 3 указында һәм күрсәтмәләрендә, республиканың Министрлар Кабинетының 38 карарында һәм күрсәтмәләрендә чагылыш тапты. 12 материал Прокуратура һәм ЭЭМ органнарына җибәрелде. Кулланылган чаралар барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 млрд.сумнан артык акчаны кире кайтарырга мөмкинлек бирде.

Урыннарда хакимиятнең вәкиллекле органнары белән хезмәттәшлек итүне ныгытуга җирле үзидарә буенча республика советының нәтиҗәле эшчәнлеге ярдәм итте. Үткән дүрт елда алар тарафыннан 14 утырыш (шул исәптән 6 күчмә), үткәрелде, 79 мәсьәлә каралды. Алар арасында түбәндәгеләр:
җирле үзидарәнең законнар базасын камилләштерү турында;
җирле үзидарә органнарының финан нигезләрен ныгыту турында;
салым салу базасын киңәйтү турында;
җирле үзидарәне яклау дәүләт комплекслы программасын әзерләү турында;
җирле үзидарә территорияләрендә җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында;
хуҗалык эшчәнлеген үстерү турында;
Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә территориаль иҗтимагый үзидарә урнаштыру турында;
гражданнар хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында;
 җирле үзидарә органнарының авыл мәдәниятын үстерүдә һәм яшьләрне рухи әхлакый тәрбияләүдә катнашуы турында.
 


Депутат мөнбәре
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
2018 нче елга һәм 2019-2020 нче елларның планлы чорына республика бюджеты хакында
"Татарстан" радиосы “Депутат каналы” тапшыруы (14 ноябрь, 2017 ел.)
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына<!-- __tat__ Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына -->
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
30
31
01
03
04
05
06
07
08
10
11
12
13
14
15
17
19
20
21
22
24
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
Сайттагы яңалык
25 апрель 2018
17 апрель 2018
17 апрель 2018
12 апрель 2018
11 апрель 2018
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.