төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
-->
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

III чакырылыш



Өченче чакырылыш Дәүләт Советы:
эш йомгаклары
 
Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба –Дәүләт Советы) 2004 елның 24 мартыннан 2009 елның 19 мартына кадәр эшләде. Аның үзенчәлеге – депутатлар корпусын сайлауларның катнаш системасы (бермандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча тигез санлы пропорциядә) һәм фракциячеллек ("Бердәм Россия" һәм "КПРФ" партияләренең депутат фракцияләре, "Татарстан-Новый век" –"Татарстан-яңа гасыр" депутатлар төркеме оешты).
Биш ел дәвамында республика законнарын камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасын хокукый демократик дәүләт буларак ныгытуга юнәлдерелгән киеренке эш барды. Парламент тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевка вәкаләтләр бирелде. Президент тарафыннан кертелгән һәм Дәүләт Советы хуплаган Россия Федерациясе  дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара һәм вәкаләтләр алмашу турында Шартнамә федераль закон статусына ия булды. Бүген исә республика һәм федераль үзәк арасындагы шартнамәчел мөнәсәбәтләр яңа биеклеккә күтәрелде.
Татарстан Республикасының Хисап палатасы оешты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының эшчәнлек принциплары законнар белән рәсмиләштерелде һәм гамәлгә ашырылды. 
Яшьләр өчен гражданлык, сәяси һәм дәүләти фикерләү мәктәбе буларак Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр иҗтимагый палатасын гамәлгә кую республиканың яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда мөһим адым булды. 
Палатаның узган ун утырышында республиканың икътисадый һәм социаль үсеш программаларын тормышка ашыруда яшьләрнең катнашуы турында,  аларны  дәүләт яклавы мәсьәләләре, республика законнары проектларына тәкъдимнәр кертү хакында фикер алышынды.
Палатаның 2008 елның декабрендә Идел буе федераль округының Яшьләр палаталары ассоциациясе (яшьләр парламентлары) белән   берлектә уздырылган соңгы утырышында "СәясиЗавод-2008"  республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. "Яшьләр – сәясәткә!" лозунгын күтәреп чыккан конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар буенча сайлау кампаниясендә яшьләрнең электораль активлыгын күтәрү һәм аларның бүгенге иҗтимагый-сәяси процесслар белән кызыксынуын арттыру максатында Яшьләр палатасы тарафыннан гамәлгә ашырылды. Әлеге акциянең җиңүчеләре – яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының булачак әзъзалары.
 Чакырылыш дәвамында Дәүләт Советының 44 утырышы үткәрелде (дәвам ителгәннәрне исәпкә алып – 53), 3170 мәсьәлә каралды, 3859 карар кабул ителде.
505 закон кабул ителде (чагыштыру өчен: I һәм II чакырылышларда барлыгы 573 закон акты кабул ителгән иде).
Кабул ителгән законнарның:
24 (4,8%) – Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелде,
68 (13,4%) – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары,
83 (16,4%) – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары,
319 (63,2%) – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты,
11 (2,2%) – закон чыгару инициативасы хокукына ия башка субъектлар тарафыннан тәкъдим ителде.
Хисап чорында Дәүләт Советына һәм республиканың Югары судына Татарстан Республикасы Конституциясенә, ТССР дәүләт суверенитеты турында Декларациягә, Татарстан Республикасының 55 законына һәм Дәүләт Советының 3 карарына 80 нән артык прокурор мөнәсәбәте актлары керде.  Шул исәптән, Татарстан Республикасының 6 законына, ТАССР дәүләт суверенитеты турында Декларациягә һәм Дәүләт Советының 3 карарына суд тәртибендә дәгъва белдерелде. Татарстан Республикасының алты законы һәм ТССР дәүләт суверенитеты турында Декларация эше буенча суд эше туктатылды, Татарстан Республикасының 2 законы буенча Татарстан Республикасы Прокуроры мөрәҗәгатен канәгатьләндерү кире кагылды, калганнары федераль законнарга тулысынча яки өлешчә туры килми дип танылды.
Республиканың 43 законы һәм Дәүләт Советының 3 карары федераль законнарга туры китерелде.
Федераль закон проектларын, Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау, Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе адресына Россиянең иҗтимагый тормышындагы мөһим вакыйгалар һәм мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр җибәрү эше дәвам итте.
Дәүләт Советы Президиумының 55 утырышы үткәрелде, 233 мәсьәлә каралды, 806 карар кабул ителде.
Бу чорда республика парламенты фракциячел эшчәнлекнең күппартиялелек шартларында һичшиксез файдалы булган уңай тәҗрибәсен туплады.
 "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе һәм "Татарстан-новый век" –"Татарстан-яңа гасыр" депутатлар төркеменең  29 уртак утырышы, Фракция советының 20 утырышы үткәрелде. Каралучы мәсьәләләр буенча  депутатлар уртак  фикергә килеп, карарлар кабул ителде. Бу исә закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итте.
Фракция бер үк партия әгъзаларының – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасының муниципаль бердәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларының, партия активистларының һәм тарафдарларының уртак округ җыелышларын уздыру; закон чыгару һәм норматив-хокукый эшчәнлек планнарын әзерләүдә һәм гамәлгә ашыруда, республиканың социаль-икътисадый һәм социаль-сәяси үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә барлык дәрәҗәдәге депутатларның үзара хезмәттәшлек итүе турында килешүләргә кул кую тәкъдиме белән чыкты.
Фракция әгъзалары 210 меңнән артык сайлаучыны үз эченә алган очрашуларда һәм җыелышларда катнаштылар; депутатлар тарафыннан 13 меңнән артык, аларның ярдәмчеләре тарафыннан  1372 сайлаучы шәхси кабул ителде, 3940 язма мөрәҗәгать каралды.
Дәүләт Советындагы "КПРФ" депутатлар фракциясе тарафыннан 64 утырыш үткәрелде, 4150дән артык сайлаучы кабул ителде, эш нәтиҗәләре буенча 1746 депутат мөрәҗәгате әзерләнде.
Дәүләт Советы комитетларының 505 (39 – күчмә) утырышы үткәрелде, 3800 мәсьәлә  каралды (77 – контроль). Алар тәкъдиме белән төрле республика чаралары, аеруча мөһим мәсьәләләр буенча түбәндәге парламент тыңлаулары уздырылды:
2004-2010 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь комплексын реформалау һәм модернизацияләү программасы турында;
2005-2010 елларга Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны модернизацияләүнең төп юнәлешләре турында;
яңа Торак кодексын гамәлгә ашыру турында;
Татарстан Республикасында мәгариф учреждениеләрен оптимальләштерүнең барышы турында;
Татарстан Республикасы территориясендә инвалидларга карата дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында;
Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча.
"Сәламәтлек саклау", "Россия гражданнарына – һәркем сатып ала алырлык һәм уңайлы торак", "Авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексын үстерү" һәм "Мәгариф" өстенлекле милли проектларын республикада  гамәлгә ашыруга Парламент күзәтүе – Дәүләт Советы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булды. Депутатлардан төзелгән махсус комиссияләрнең 50 (шул исәптән 27  – күчмә) утырышы үткәрелде.
Татарстан Республикасы законнары гамәлләренең үтемлелеген билгеләү буенча 2007 елның июлендә башланган эшкә нәтиҗә ясалды; 83 законга үзгәреш кертелде, үзгәрешләр кертү турында 10 закон проекты карау стадиясендә; 63 законга үзгәрешләр кертү кирәк түгел, 9 – үз көчләрен югалткан дип табылды, калган законнар өстендә эш дәвам итә. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының парламентара элемтәләре үсте. 2009 елның 1 гыйнварына Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары хакимиятләренең закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек итү турында 27, федераль дәүләт хакимияте органы белән – 1 һәм чит ил дәүләтләренең һәм субъектларының закон чыгару органнары белән  – 4 килешү төзелде.
Парламентара хезмәттәшлек итү һәм закон чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсен алмашу кысаларында Татарстан Дәүләт Советы делегацияләре Германия, Австрия, Франция, Монголия, Швеция, Казахстан, Азәрбайҗан, шулай ук Россия  Федерациясе субъектлары: Самара, Саратов һәм   Пенза өлкәләрендә булды. Алтай һәм Марий-Эл республикалары, Свердловск һәм Ярославль өлкәләре белән ике яклы парламент делегацияләре алмашу булды.
Дәүләт Советында Ислам Иран республикасы, Мадагаскар Республикасы, Бөекбритания, Белорусь Республикасы парламентарийлары; чит ил дәүләтләре субъектларының депутатлар корпусы вәкилләре (Германия, Польша); Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре – Ерак көнчыгыш федераль округы, Ингушетия республикасы Халык собраниесе, Удмурт Республикасы Дәүләт Советы, Чуваш Республикасы Дәүләт Советы, Киров өлкәсе Закон чыгару Собраниесе, Самара Губерна Думасы вәкилләре булып китте.
Шулай ук Дәүләт Советында кунакта Кентский принцы һәм принцессасы, Европа Советы Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессының Төбәкләр палатасы Президенты Явуз Мильдон, Европа Советы Парламенты Ассамблеясы вәкилләре Дэвид Аткинсон һәм Рудольф Биндик; Европа, АКШ, Кытай күренекле җәмәгать, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, халыкара бизнес җәмгыяте вәкилләре   булды.
Дәүләт Советында якын һәм ерак чит ил парламентарийлары, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, халыкара (шул исәптән гомумевропа) дәүләтара һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар вәкилләре, Россия Федерациясендә чит ил дипломатик миссияләре башлыклары һәм аның субъектларындагы вәкиллекләр  җитәкчеләре белән 50 дән артык очрашу уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Россия делегациясе составында Европа Советы Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессында актив эшчәнлек алып барды. Ул 2004 елдан Европа Советы Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессының Мәдәният һәм мәгариф комитетын җитәкләде; 2008 елда бу оешманың Бәйсез либераль-демократик төркеме вице-рәисе булып сайланды.
Җирле үзидарәнең хокукый нигезләрен үстерү һәм камилләштерү максатында муниципаль берләшмәләрдә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салучы 200 дән артык Татарстан Республикасы законы кабул ителде. 
3500 дән артык депутат, вазыйфаи затлар һәм муниципаль органнар аппаратлары хезмәткәрләре яңадан әзерләүнең һәм квалификация күтәрүнең төрле формалары  булган семинарларда, практикумнарда һәм "түгәрәк өстәл"ләрдә катнашты. 
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Дәүләт Советы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып кала бирә. Җитәкчелек һәм комитетлар адресына гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән 13343 хат һәм телеграмма алынды. 15 596 кеше шәхси кабул ителде. Коллектив хатларны (930) исәпкә алып, барлыгы 84 800 кеше мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  үзенең эшендә хәбәрдарлыкка омтылды. Ел саен республика, Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларының 100 вәкиле даими аккредитация алды.
Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы комитетлары, депутатлар фракцияләре рәисләре, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары катнашында матбугат конференцияләре үткәрелде.
Парламент эшчәнлеге даими рәвештә татар һәм рус телләрендә "Закон. Парламент. Җәмгыять" (ТНВ каналы), "Парламент хәбәрләре", "Депутат каналы"  (ГТРК "Татарстан") теле һәм радиотапшыруларында яктыртылды. Дәүләт Советы утырышлары радио аша, ә 2006 елның октябреннән башлап Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Интернет сайтында да, турыдан-туры трансляцияләнде. 
Чакырылыш дәвамында парламентка аның эше, музей экспозицияләре белән танышу максатыннан 4 100 кеше – муниципаль органнар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары килеп китте.


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.