ТР Дәүләт Советына 10 ел

 Татарстан парламенты: тарих һәм чынбарлык

Парламентаризм һәм демократия – аерылмас төшенчәләр, теләсә кайсы цивилизацияле дәүләтнең сәяси төзелеш нигезен тәшкил итүче принциплар. Горурланып әйтергә була, Татарстанда вәкиллекле хакимият эше сәяси өлкәдә генә түгел, икътисадтагы, рухи, социаль өлкәләрдәге күп төрле процесслар белән дә тыгыз бәйләнештә булды. Дәүләт Советы республиканың элекке парламентларының иң яхшы традицияләрен кабул итеп алды, дәүләт хакимиятенең барлык тармакларында конструктив хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен дәвам итте.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, яңа тарихи чорда Татарстан парламенты республиканың икътисадый һәм мәдәни үсеш стратегиясе законнар базасын тәэмин итә алды. Татарстанның күп милләтле халкы арасында этникара килешүне, дуслыкны һәм бердәмлекне ныгыту – үткән елларның зур казанышы булды.

Закон чыгару процессына республика җәмәгатьчелегенең һәм гражданнарының күп өлеше җәлеп ителде.

Дәүләт Советының кайбер закон актлары Россиянең хокукый "кырында" беренчеләрдән булып кына калмады, федераль законнар арасында өлге статусына лаек булды. Бүген ул чорны күздән кичереп, без эшчәнлегебезнең нәтиҗәсен бәяләргә тырышабыз.

Әлеге фильм – парламентыбыз эшчәнлеге турында сөйләү өчен тагын бер мөмкинлек. Аны карап, сез тарихыбызга күз сала, яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары белән якыннанрак таныша аласыз. Парламентта, элеккечә үк, ваемсыз булмаган, Татарстандагы хәлләр һәм проблемаларны хәл итү юллары белән җитди кызыксынучы кешеләр эшли.

Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын.

Видео: 576x432, 272kbps
Тавыш: 24000hz, 16bps, MPEG Layer-3
Дәвамлылыгы: 0:20:04
Кодек: DivX
Формат: AVI
ВИДЕОФИЛЬМНЫ үзеңә алырга (скачать) рус телендә (36Mb)