Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
эше турында мәгълүмат 
 

Подписано 24.07.2015

2015 елның беренче ярты еллыгында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат

2015 елның 8 нче июленә
 
2015 елның беренче ярты еллыгында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба – Дәүләт Советы) республика икътисадының тотрыклы үсешен һәм халыкның яшәеш сыйфатын яхшыртуны закон чыгарып тәэмин итү эшен дәвам итте. Бу чор 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы, ТАССРның 95 еллыгы һәм Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгы кебек истәлекле вакыйгалар белән билгеле булды.
 
Чирек гасыр элек беренче мәртәбә альтернатив нигездә 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы сайланган иде. Шул елларда Татарстанның яңа дәүләтчелеге төзелде, хәзерге закон чыгаруга нигез салынды. Республиканың сәяси тормышында бу мөһим вакыйгага багышланган парламентның барлык чакырылыш депутатлары һәм Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге катнашында тантаналы җыелыш булды. 2015 елның 30 маенда Казан шәһәрендә узган җыелышта В.И. Матвиенко, А.Д. Жуков һәм Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан парламентарийлары, Россия Федерациясе регионнары делегацияләре катнашты.
 
Дәүләт Советында ике чит ил парламент делегациясе булып,  аларның җитәкчеләре парламент трибунасыннан депутатлар корпусына һәм республика гражданнарына мөрәҗәгать итте. 2015 елның апрелендә Татарстан Республикасына Төркия Республикасы Бөек Милләт Җыелышы Рәисе Җамал Чәчәк җитәкчелегендә Төркия Республикасы делегациясе килде. 16 апрельдә Дәүләт Советының җиденче утырышы барышында Татарстан һәм Төркия парламентлары арасында күпьяклы хезмәттәшлекне һәрьяклап алга таба киңәйтү турындагы меморандумга кул куелды. 2015 елның 10 июнендә Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бөтенкытай Халык Вәкилләре Җыелышының Даими Комитеты Рәисе Чж. Дэцзян рәислегендә Кытай Халык Республикасының парламент делегациясе әгъзалары катнашты.
 
2015 елның беренче ярты елында Дәүләт Советы 5 утырыш үткәрде, аларда 285 мәсьәлә каралды, 55 закон, шуның 13е төп закон, 342 карар кабул ителде.
 
Хисап чорында кабул ителгән аеруча әһәмиятле Татарстан Республикасы законнары түбәндәгеләр: «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында», «2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында», «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында», «Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында», «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында», «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында».
 
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү турында» (16 апрель);
– «Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы турында» (10 июнь).
 
2015 елның беренче ярты елында Дәүләт Советына 58 закон проекты түбәндәгеләр тарафыннан кертелде:
4 – Татарстан Республикасы Президенты;
24 – Дәүләт Советы депутатлары;
6 – Дәүләт Советы комитетлары;
21 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты;
1 – Татарстан Республикасы Прокуроры;
1 – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары;
1 – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе.
 
Закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына (алга таба – Дәүләт Думасы) 3 закон проекты кертелде: «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында», «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.4 һәм 23.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында», «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында». Өч закон проекты буенча да Дәүләт Думасы Советы тарафыннан закон проектларын Дәүләт Думасында карауга әзерләү өчен профильле комитетлар билгеләргә дигән карар кабул ителде.
 
145 федераль закон проекты, Россия Федерациясе субъектларының 26 закон чыгару инициативасы каралды.
 
Дәүләт Советы Президиумы 6 утырыш үткәрде, 23 мәсьәлә карады, 33 карар кабул итте.
 
2015 ел башыннан алып Дәүләт Советында депутат фракцияләре һәм берләшмәләре зур эшләр башкарды.
«Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» депутат төркеменең 5 уртак җыелышы һәм «Бердәм Россия» фракциясе Президиумының 5 утырышы үтте. 13 мәсьәлә каралды, шул исәптән: фракция әгъзаларының «Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)» партия проектын гамәлгә ашыруда катнашуы турында, Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар алдыннан сайлау законнары нормаларын үтәү барышы хакында, Дәүләт Советы депутатларының мәгариф һәм социаль оешмалар белән эше турында, «Безнең кадерле ветеран» партия проектын гамәлгә ашыру хакында, «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы хакында, «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы хакында, хәйрия һәм бизнесның социаль җаваплылыгы турында һәм башкалар.
 
«Бердәм Россия» фракциясе 21 гомумфедераль, 9 региональ һәм 50 җирле партия проекты буенча эш алып бара: «Граждан Университеты», «Нык гаилә», «Мәгарифне модернизацияләү», «Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше», «Тарихи хәтер», «Россия китапханәләре», «Балалар бакчалары – балаларга», «Идел буе федераль округының балалар университеты», «Социаль эшкуарлык һәм ихтыярыйлык» һәм башкалар. Җиңүнең 70 еллыгына Татарстанда депутатлар катнашында берничә проект гамәлгә ашырылды: «Герой исемендә урам» (фракция әгъзалары укучыларга шәһәрләр һәм поселоклар урамнарына исемнәре бирелгән геройлар турында сөйләде, һәйкәлләр һәм обелисклар тәртипкә китерелде), «Бөек Җиңүнең 70 портреты» («Ветеран көндәлеге. Сугышның чын тарихы» китабы өчен Татарстан кешеләренең тарихлары тупланды), «Кадерле ветераныбыз» (ветераннарның Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның стационар учреждениеләрендә булу һәм дәвалану шартлары, аларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү яхшыртылды).
 
«Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан халык белән эшләү буенча актив эшчәнлек алып барыла, Россия Федерациясе Президентының һәм «Бердәм Россия» Партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында 2000гә якын мөрәҗәгать каралды. Депутат кабул итүләр вакытында берничә мәртәбә мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме бирү оешмаларында балаларны тукландыруның сыйфатсызлыгы турындагы мәсьәлә күтәрелүгә бәйле рәвештә, агымдагы елның март аенда Дәүләт Советы депутатлары шундый берничә оешмада булды, тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә ачыкланган хокук бозулар хакында мәгълүмат җибәрелде.
2015 елның февралендә Дәүләт Советында федераль округындагы «Бердәм Россия»нең Идел буе башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында семинар уздырылды, ул депутат фракцияләре белән эшләү тәҗрибәсен алмашуга багышланды.
 
Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутат фракциясе составындагы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең 4, шул исәптән 1 күчмә утырышы үткәрелде. Аларда Татарстан Республикасында социаль яклау, инвалид балаларны медицина хезмәтләре һәм дарулар белән тәэмин итү турындагы законнарны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасында гаилә институтын үстерү хакындагы, гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен «Гаилә алып бару» курсының роле турындагы һәм башка мәсьәләләр каралды. Чистай шәһәрендә күчмә утырыш барышында депутатлар шәһәрне Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләү барышы белән таныштылар, берләшмә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының интернат йортларда яшәү шартларына игътибар итеп, «Кадерле ветераныбыз» проектын дәвам итү инициативасы белән чыкты.
 
Дәүләт Советында КПРФ фракциясе тарафыннан 11 утырыш, 2 «түгәрәк өстәл», 1 фәнни-гамәли конференция, депутат вертикале эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә; 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган семинар-киңәшмә, 7 матбугат конференциясе үткәрелде. Утырышларда түбәндәге төп мәсьәләләр күтәрелде: «ТКХ проблемалары: торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә икеләтелгән, өчләтелгән тариф кертү сәбәбе», «Казан шәһәрендә түләүле муниципаль парковкалар кертү проблемалары», «Инвалидлар – муниципаль торак урыннарында яшәүчеләрнең хокукларын яклау проблемасы», «Идел буе федераль округыннан чыгып, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында», «Авария хәлендәге һәм тузган торак проблемалары хакында».
 
КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан 20 депутат гарызнамәсе, 194 депутатмөрәҗәгате,закон проектларына 57 төзәтмә,законактларыныңһәм закон чыгару инициативаларының 3 проекты кертелде, 5 депутат белдерүе ясалды. Республика районнарында сайлаучылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм анда катнашучылар белән 18 очрашу үткәрелде.
Дәүләт Советы комитетларының 44 утырышы, шул исәптән 6 күчмә утырышы уздырылды, аларда 315 мәсьәлә каралды, шуларның 47се контрольгә алынган мәсьәләләр.
 
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының 7 утырышы үткәрелде, 50 мәсьәлә каралды.
Комитет әгъзалары тарафыннан «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр эшләнде һәм Дәүләт Советына кертелде. Муниципаль берәмлекләр советы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары фикерен исәпкә алып, Комитет әгъзалары «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр эшләде, алар нигезендә су белән тәэмин итүне, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген оештыру, җирлек халкының күпләп ял итүе өчен шартлар тудыру һәм, гомуми кулланылыштагы су объектларына һәм аларның яр буе полосаларына гражданнарның иркен керә алуын тәэмин итүне кертеп, күпләп ял итү урыннарын төзекләндерүне оештыру мәсьәләләре белән җирлекләрнең җирле әһәмияттәге вәкаләтләре исемлеге тулыландырылды.
Комитет «Казан шәһәрендәге районнар чикләре турында», Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләкләрен – «Дуслык» орденын, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален, «Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» мактаулы исемен гамәлгә кертә торган «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 51 статьясына һәм «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законнары проектларын карады һәм Дәүләт Советы тарафыннан кабул итү өчен әзерләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында», «Татарстан Республикасы дәүләт тормышындагы һәм җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы турында», «Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кабул итү өчен әзерләнде.
Хисап чорында Комитетта контрольгә куелган 5 мәсьәлә, шул исәптән: «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы хакындагы, Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләре территориясендә басу аша кишәрлекләре турындагы, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше хакында законнарны үтәве турындагы мәсьәләләр каралды. Җирле үзидарә өлкәсендәге законнарны төзекләндерү мәсьәләләрен үтәү өлешендә гамәлгә ашыру барышы мәсьәләсен карау нәтиҗәләре буенча Баулы муниципаль районы үрнәгендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына республика бюджетын төзегәндә җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү өчен муниципаль берәмлекләрне тиешенчә финанс белән тәэмин итәргә, ә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советына төзекләндерү кагыйдәләрен раслау белән бәйле эшләрне төгәлләүдә авыл җирлекләренә ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителде.
 
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты 7 утырыш үткәрде, шуларның 1се – күчмә, барлыгы 61 мәсьәлә карады.
Хисап чорында Комитет тарафыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты эшләнде һәм Дәүләт Советына кертелде. Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктларының төп бурычларын, эшләү тәртибен һәм функцияләрен билгели торган «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» Татарстан Республикасы законы проекты, шулай ук Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кабул итүгә әзерләнде. Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү хакында ике Дәүләт Советы карары проекты әзерләнде.
Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын төзү буенча профильле комитет буларак, Комитет аның гамәлгә ашырылуын тикшереп торды, план үтәлешен күзәтте.
Комитет тикшереп тору вәкаләтләрен башкару кысаларында законнарның Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасының башка дәүләт органнары тарафыннан үтәлүен тикшерде. Утырышларда контрольгә алынган 6 мәсьәлә, шул исәптән «Янгын куркынычсызлыгы турында», «Татарстан Республикасында янгыннан ирекле саклау турында», «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру хакындагы мәсьәләләр каралды. Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турында доклад каралды, анда Дәүләт Советының 1990 елдан башлап 2014 елның сентябренә кадәр закон чыгару эшчәнлегенә анализ ясалды.
Комитет сайлау өчен Дәүләт Советына тәкъдим ителгән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының 16 җәмәгать судьясы кандидатураларын алдан карады, алар буенча бәяләмәләр бирде һәм 5 кандидатка Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкаруны йөкләргә тәкъдим итте.
 
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты 6 утырыш үткәрде, аларда 42 мәсьәлә каралды.
Комитет эшендә 2014 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы һәм 2014 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше хакындагы республиканың төп финанс документы булды. 2014 елга Татарстан Республикасы Хисап палатасы хисабы каралды.
Комитет үз эшендә бюджет һәм салым сәясәте мәсьәләләренә зур әһәмият бирде. Дәүләт Советы тарафыннан кабул итү өчен салым ташламалары һәм бюджет корылышы буенча закон проектлары әзерләнде. 2015 елга Татарстан Республикасы бюджетына үзгәрешләр кертелде. 2015 елга Татарстан Республикасы бюджетына үзгәрешләр кабул итүгә әзерләнде, республика бюджетының керемнәр өлеше 23,6 млрд. сумга арттырылды. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр кертелде, алар салым ташламаларының гамәлдә булуын озайталар һәм аерым категорияләрдәге салым түләүчеләр өчен өстәмә ташламалар билгелиләр. Федераль бюджет акчаларыннан файдаланган өчен түләү күләмен еллык 0,5 проценттан 0,1 процентка кадәр үзгәртү каралган «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» Татарстан Республикасы Законы кабул итүгә әзерләнде. Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде, алар җирле бюджетларның керем өлешен арттырырга һәм салымнар җыюны күбәйтергә ярдәм итәчәк. Шулай итеп, 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруга салымнан Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле салым керемнәре муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына 100 процент норматив буенча күчерелә дип билгеләнде. Шулай ук авыл җирлекләре территорияләрендә алына торган физик затлар керемнәренә салымнан авыл җирлекләре бюджетларына күчерелергә тиешле акчаларның бердәм норматив буенча күчерелүе каралган. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде, алар Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре буенча салым салу базасын яңа салым түләүчеләрне җәлеп итү юлы белән киңәйтергә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы бюджетының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының 2015 елның III һәм IV кварталларында керемнәр һәм чыгымнар өлешләренең үтәлеше мәсьәләләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы тикшерүләре нәтиҗәләре шулай ук Комитет контролендә.
 
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты 5 утырыш үткәрде, 44 мәсьәлә карады.
Комитет тарафыннан Татарстан Республикасын үстерүнең озак вакытка исәпләнгән максатларын билгели торган «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты һәм республиканың ягулык-энергетика комплексын үстерү максатларын һәм перспективаларын билгели торган «2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды һәм Дәүләт Советы тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителде.
Комитет әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү өлкәсендә дәүләт стратегик планлаштыруның комплекслы системасын эшләү, төзү һәм эшләтү өчен хокукый нигез сала торган «Татарстан Республикасын стратегик планлаштыру турында» закон проекты эшләнде һәм Дәүләт Советы тарафыннан кабул итүгә әзерләнде. «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проекты эшләнде, аңа соңрак күпфатирлы торак йортларда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкоголь продукциясен сатуны чикли һәм Татарстан Республикасы территориясендә аз алкогольле тонусны күтәрә торган эчемлекләрне ваклап сатуны тыя торган үзгәрешләр кабул ителде. Комитет тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында», «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» һәм башка гамәлдәге Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр эшләнде. Хисап чорында Комитет аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектларын эшләде.
Комитет тарафыннан 5 контроль мәсьәлә, шул исәптән Татарстан Республикасындагы импортны алмаштыру проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары турындагы, миграция процессларын җайга салу өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсе хакындагы һәм Россия Почтасын реформалаштыруның (хосусыйлаштыруның) кайбер аспектлары турындагымәсьәләләр каралды. «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Комиссиясе белән берлектә 2 күчмә утырыш – 2015 елның 1 апрелендә Иннополис шәһәрендә һәм 2015 елның 25 июнендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, шулай ук «Татарстан Республикасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы үрнәгендә инновация мәйданчыкларының эшләү проблемалары һәм перспективалары» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар инновация мәйданчыкларына, индустриаль паркларга һәм Татарстан Республикасысының кече һәм урта эшкуарлыгын мөлкәти ярдәм инфраструктурасының башка субъектларына исеменә тәкъдимнәр кабул итте, алар эшчәнлекләрен камилләштерүгә, аерым алганда, инновация инфраструктурасы субъектлары буларак аккредитацияләнүгә һәм Татарстан Республикасында булдырылган региональ инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре белән хезмәттәшлекне көчәйтүгә юнәлдерелгән.
 
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты 7 утырыш уздырды, шуларның 1секүчмә, 44 мәсьәлә карады.
Комитет тарафыннан җир асты суларын эзләү һәм чыгару максатларында геологик өйрәнү өчен җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирүне җайга сала торган «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында», «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында», «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законнары проектлары эшләнде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертелде. «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр Дәүләт Советы тарафыннан кабул итү өчен әзерләнде.
Комитет тарафыннан түбәндәге 9 контроль мәсьәлә каралды: «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерү концепциясе һәм методологиясе» проекты турында, 2015 елны Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игьлан итү уңаеннан парк зоналарын булдыруга, шулай ук территорияләрне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә юнәлдерелгән чаралар хакында, 2015 елда республика шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чистарту буенча санитар экологик ике айлыкны оештыру һәм үткәрү турында, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан су саклау зоналарының һәм сулыкларның яр буе саклау полосаларының экологик торышы хакында, әйләнә-тирә мохитне җитештерү һәм куллану калдыкларының тискәре йогынтысыннан саклау өлкәсендәге законнарны үтәү турында һәм башкалар.
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты 7 утырыш үткәрде, шуларның 1се күчмә, 48 мәсьәлә карады.
Комитет тарафыннан «Физик культура һәм спорт турында», «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында», «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы законнарына һәм Татарстан Республикасы Гаилә кодексына республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләрне кертү хакындагы закон проектлары кабул итүгә әзерләнде.
Комитет тикшереп тору вәкаләтләрен башкару кысаларында Татарстан Республикасында 1941 – 1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарын социаль яклау өлешендә законнарны гамәлгә ашыру турындагы, Татарстан Республикасында олы яшьтәге халыкка диспансеризация оештыру һәм уздыру хакындагы, Татарстан Республикасында уздырыла торган республика предприятиеләренә эшче һөнәрләре һәм инженерлык белгечлекләре кадрларын җәлеп итү һәм беркетү чаралары нәтиҗәлелеге өлешендә законнарны гамәлгә ашыру турындагы, Казан шәһәрендә уздырылачак 2015 елгы XVI спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы хакындагы, 2015 елда Татарстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең ел әйләнәсендәге ялын, сәламәтләндерүен һәм эш белән тәэмин итү системасын оештыру турындагы мәсьәләләрне карады.
Комитет Дәүләт Советында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Фракцияара депутат эшче төркеменең наркоманияне, ВИЧ-инфекцияне һәм башка социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау һәм комплекслы реабилитацияләү мәсьәләләре буенча «Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше буларак наркология авыруларын профилактикалау: яңа карашлар. Уңайлы региональ тәҗрибәне тарату» темасына утырышын уздыруны оештырды.
Шулай ук Комитет тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә «Инвалид балалар хокукларын яклау өлкәсендә граждан җәмгыяте институтларының һәм дәүләтнең үзара эшчәнлеге» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде.
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты 6 утырыш уздырды, шуларның 2се күчмә, 27 мәсьәлә карады.
Комитет тарафыннан билгеле даирә затларына карата дини оешма булдыруга чикләүләр кертә торган «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» һәм хөкем ителгәннәрнең вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законнары проектлары эшләнде һәм Дәүләт Советы каравына кертелде.
Комитет «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» һәм «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» законнары проектларын кабул итүгә әзерләде. Комитет тәкъдиме буенча эшче төркем төзелде һәм «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы законы проекты эшләнә.
Комитет тикшереп тору вәкаләтләренбашкару кысаларында түбәндәге 3 контроль мәсьәлә карады: һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукын гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2012 – 2013 еллар һәм 2014 елның беренче ярты еллыгы өчен ата-ана түләвенең өлешенә компенсация түләүгә бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларыннан файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хисап палатасы хисабы хакында, Татарстан Республикасында телевизион тапшыруны һәм медиа тармагын үстерү перспективалары турында һәм фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәрим истәлеген мәңгеләштерү хакында.
Түбәндәге темаларга 2 «түгәрәк өстәл» уздырылды: «Татарстан Республикасында милли әдәбиятлар үсешенең актуаль проблемалары һәм перспективалары» (милли әдәбиятның хәзерге хәле, китап продукциясен чыгару һәм тарату, һөнәри кадрлар әзерләү, милли авторлар әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү, укыту программаларында милли әдәбият) һәм «Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасын үстерүнең торышы һәм перспектив юнәлешләре» (Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары катнашында).
 
Хисап чорында Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән барлык Татарстан Республикасы законнарына Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе бәяләмәсе бирелде.
 
«Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясеИкътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты белән бергә 2 күчмә утырыш үткәрде. Беренче утырышта «Республикада торак программаларын гамәлгә ашыру проблемалары һәм перспективалары. Компанияләр – «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентлары хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү» мәсьәләсе каралды. Кабул ителгән карар кызыксынган башкарма хакимият органнарына һәм оешмаларга җибәрелде. Икенче утырышта «Предприятиеләр – «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидентлары хезмәткәрләрен торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» мәсьәләсе каралды. Аренда торагы базары күрсәткечләренең уңай динамикасы белән беррәттән утырышта катнашучылар республиканың зур шәһәрләрендә булдырылган җир кишәрлекләренең кытлыгына, инженерлык-техник тәэмин итүнең килүче челтәрләренең булмавына бәйле берничә проблеманы билгеләде.
 
«2008 – 2012 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү» республика максатчан программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән бергә 1 утырыш үткәрде, анда «2014 елга һәм 2015 елның беренче кварталына «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында» мәсьәлә каралды.
 
Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясехисап чорында Социаль сәясәт комитеты белән бергә 2 утырыш уздырды. Беренче утырышта «Татарстан Республикасында олы яшьтәге халыкка диспансеризация оештыру һәм уздыру турында» мәсьәлә каралды, фикер алышу нәтиҗәләре буенча республика министрлыкларына һәм ведомстволарына тәкъдимнәр бирелде. Комиссиянең икенче утырышында «Татарстан Республикасында «кардиохирургия», «онкология», «трансплантология» профильләре буенча махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәмен үстерү хакында» мәсьәлә каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджетын төзегәндә республика халкына югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә, югары технологияле медицина җиһазларын сатып алуга өстәмә акчалар бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.
 
Ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләренә бурычларын бетерү максатларында Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның 2015 елның 19 гыйнварындагы күрсәтмәсе белән ятим балаларның һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак-коммуналь хезмәтләренә финанс йөкләмәләрен үтәү өлкәсендәге законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләү буенча Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионова рәислегендә эшче төркем төзелде. Эшче төркем төзелгән вакыт арасындагы нәтиҗә – 2015 елның 1 апреленнән алып 2015 елның 1 июненә кадәр ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләренә бурычларын тулаем республика буенча 55 391,91 мең сумнан 37 627,65 мең сумга кадәр сизелерлек киметү. Эшче төркем үз эшен дәвам итәчәк.
Парламентара багланышлар алга таба үсте. Дәүләт Советында федераль органнар, Россия Федерациясенең берничә субъекты делегацияләре, чит ил кунаклары, шул исәптән Дәүләт Думасындагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Г.А. Зюганов, Мәскәү Патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе митрополит Иларион, Төркия Республикасының, Кытай Халык Республикасының, Төрекмәнстанның парламент делегацияләре, Ленинград өлкәсенең Закон чыгару собраниесе делегациясе, Словения Республикасы делегациясе, Бразилия Федератив Республикасы, Иран Ислам Республикасы, Молдова Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Санкт-Петербург, Алтай Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Пенза өлкәсе парламентарийлары һәм сәясәтчеләре кабул ителде.
 
2015 елның 29 маенда Казанда Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре ассоциациясенең XLIII утырышы үтте, аның барышында Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Ассоциациянең яңа координаторы итеп сайланды.
 
 
Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессындагы (КМРВСЕ) Россия Федерациясенең берләштерелгән делегациясе составында КМРВСЕ Бюросы, КМРВСЕның XXVIII Сессиясе утырышында (Франция, Страсбург шәһәре) һәм КМРВСЕның Актуаль мәсьәләләр комитеты утырышында (Нидерланды, Хертогенбос шәһәре) катнашты.
Дәүләт Советы республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары белән нәтиҗәле эшли. 2015 елның башыннан алып Дәүләт Советы депутатлары муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкиллекле органнарының 189 утырышында катнашты.
 
Дәүләт Советы шулай ук муниципаль берәмлекләрнеңвәкиллекле органнарына даими мәгълүмати-методик һәм практик ярдәм күрсәтә. 2015 елның беренче ярты еллыгында Дәүләт Советы нигезендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбенең квалификация күтәрү программаларын тыңлаучылар өчен «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт: хокукый һәм оештыру мәсьәләләре» темасына күчмә дәресләр оештырылды, аларның барышында тыңлаучылар алдында депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Дәресләрдә 160танартык хезмәткәр катнашты.
 
Дәүләт Советы депутатлары инвалидларга, аз керемле гаиләләргә, балалар йортларына, мәктәпләргә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортларга, башка мохтаҗларга хәйрия ярдәмен күрсәтүдә зур эш башкардылар.
 
Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы (алга таба – палата) хисап чорында 2 утырыш уздырды. 16 мәсьәлә, шул исәптән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар әзерләү һәм уздыру, яшьләр мохитендә экстремистлыкны профилактикалау, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән үзара эшчәнлек мәсьәләләре каралды. «Алкоголь продукциясен һәм алкогольсез тонусны күтәрә торган эчемлекләрне ваклап сату өлкәсендә чикләүләр билгеләү турында» Татарстан Республикасы законы проектын закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Советына әзерләп кертү өчен эшче төркем төзелде. Палата советы әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары утырышларында даими катнаша.
 
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча 2015 елның беренче ярты еллыгында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары каршында 44 яшьләр иҗтимагый палатасы төзелде, 1000нән артык яшьләр аларның әгъзалары булды. 2015 елның мартында палата әгъзалары һәм муниципаль яшьләр иҗтимагый палаталары вәкилләре өчен «Граждан инициативалары һәм сәясәт» мәктәбе үткәрелде, закон чыгару эшчәнлегенә өйрәтү аның төп юнәлеше булды. Апрельдә республиканың муниципаль районнарында яшьләр иҗтимагый палаталары әгъзалары өчен укыту семинарлары уздырылды.
 
Палата советы әгъзалары экспертлар буларак 2015 ел Республика яшьләр форумын әзерләүдә һәм уздыруда катнашты. Палата ярдәмендә шулай ук парламент дебатлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финалы узды.
 
2015 ел башыннан алып Дәүләт Советының «Электрон Парламент» электрон документлар әйләнеше системасында 9689 керә һәм 3761 җибәрелә торган документ теркәлде. Тагын 4370 документ электрон документлар әйләнеше системасына тоташтырылмаган адресатларга кәгазь чыганакта җибәрелде.
 
Дәүләт Советы депутатлары даими рәвештә үз сайлау округларында гражданнар белән очраша һәм аларны кабул итә. 2015 елның гыйнварыннан алып Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарның һәм иҗтимагый берләшмәләрнең 6 меңгә якын мөрәҗәгате каралды.
2015 елның беренче ярты еллыгында Дәүләт Советы җитәкчеләре һәм комитетлары исеменә гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән 1510 мөрәҗәгать килде, 400 кеше Дәүләт Советында шәхси кабул итү вакытында кирәкле аңлатмалар алды. Анализ күрсәткәнчә, түбәндәге темалар буенча мөрәҗәгатьләр иң күп өлешне тәшкил итә: «социаль өлкә» (30%); «иҗтимагый-сәяси тормыш, законнарны камилләштерү» (25%); «икътисад мәсьәләләре» (20%); «торак-коммуналь хуҗалык» (19%); «оборона, иминлек, законлылык» (6%).
 
Парламент эшчәнлеге җәмгыять өчен ачык. Утырышлар радио аша һәм Дәүләт Советының Интернет-сайты сәхифәләрендә турыдан-туры трансляцияләнә. Дәүләт Советының рус һәм татар телләрендәге www.gossov.tatarstan.ru рәсми сайты; Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның рус, татар һәм инглиз телләрендәге www.speaker.tatarstan.ru персональ сайты версияләре алып барыла. Хисап чорында Дәүләт Советы рәсми сайтының яңалыклар бүлегендә парламент эше турында 300дәнартык мәгълүмати хәбәр, Татарстан Республикасы рәсми порталында 38 хәбәр урнаштырылды (рус, татар һәм инглиз телләрендә).
 
2015 елда Дәүләт Советында электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларының 36 редакциясеннән 100 журналист даими аккредитация алды. Хисап чорында Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы комитетлары рәисләре, парламент фракцияләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында 9 пресс-конференция үткәрелде. Республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы, шулай ук Сталинград янында һәлак булган Татарстан сугышчыларына истәлек билгесе ачылган Волгоград шәһәрендәге чараларны яктырту өчен 21 мәртәбә «журналист пуллары» оештырылды.
 
Хисап чорында эфирга рус һәм татар телләрендә 50 «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруы (ТНВ), рус һәм татар телләрендә 23 «Парламент хәбәрләре» тапшыруы (ГТРК «Татарстан»), 10 «Депутат каналы» радиотапшыруы (ГТРК «Татарстан») чыкты. «Яңа гасыр трибунасы» телевизион проекты кысаларында Дәүләт Советы депутатлары катнашында 5 «Депутат трибунасы» тапшыруы булды. Парламент эшчәнлеге даими рәвештә «Яңа гасыр», «Татарстан», «Эфир», «Казан» телевизион каналларында яктыртылды.
 
«Парламент хәбәрләре» («Парламентские вести») мәгълүмати бюллетененың 5 номеры, «Татарстан Дәүләт Советы җыелма басмасы»ның 4 чыгарылышы, «Carte Blanche» басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары публикацияләре дайджесты әзерләнде һәм чыгарылды.
 
Республика хакимиятенең иң югары закон чыгару һәм вәкиллекле органы эшчәнлеге белән танышу өчен Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләр делегацияләре составында, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән 1200 кеше парламентта булды, шулардан: 322се – республика югары уку йортлары студентлары, 265е – гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары. 32студент Дәүләт Советы нигезендә практика узды.
 
Дәүләт Советы депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен даими нигездә семинарлар үтте. Хисап чорында Татарстан Республикасында гражданнарны һәркем сатып ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турындагы, Дәүләт Советында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү хакындагы мәсьәләләр, башка берничә хокукый һәм оештыру мәсьәләләре каралды. Россиянең Дәүләт Думасындагы вәкиллектән башлап XX гасырның 90 нчы елларында парламентаризмны торгызуга кадәр Татарстан парламентаризмы тарихы буенча лекцияләр циклы булды.
 
Дәүләт Советы Аппараты эше Дәүләт Советы, аның органнары һәм депутат берләшмәләре эшчәнлеген сыйфатлы һәм нәтиҗәле хокукый, оештыру, документлар белән, мәгълүмати, матди-техник һәм социаль-көнкүреш тәэмин итүгә юнәлдерелде һәм Дәүләт Советы Регламенты, Дәүләт Советы Аппараты турындагы нигезләмә, Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты, шулай ук тиешле чорга Дәүләт Советы эше планы нигезендә гамәлгә ашырылды.
 
Дәүләт Советы эшчәнлеге алга таба да икътисадый үсешне тәэмин итү, республика гражданнарының байлыгын арттыру, җәмгыятьтә татулыкны ныгыту максатларында республика законнарын камилләштерүгә юнәлдереләчәк.