төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Состав һәм структура
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссияләре



Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары 

 

 

Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү хакында

 

 

 

 

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” 2004 елның 18 мартындагы 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 102 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы КАРАР БИРӘ:

 

Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының түбәндәге депутатлары составында төзергә:

 

Комиссия рәисе

 

Камалтынов Юрий Зимелевич

 

Комиссия рәисе урынбасары

 

Ногманов Рафил Габдерәфыйк улы

 

Комиссия секретаре

 

Власов Валерий Александрович

 

Комиссия әгъзалары

 

Барышев Леонид Анатольевич

Глушков Геннадий Николаевич

Прокофьев Артем Вячеславович

Шаһитов Марат Фоат улы.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Дәүләт Советы  Рәисе

 

Ф.Х. Мөхәммәтшин

 

 

Казан шәһәре,

2014 елның 30 октябре

№ 122-V ДС

 

 

Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан
тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе хакында нигезләмә

 

 

Татарстан Республикасы
Дәүләт Советының
2012 елның 29 ноябрендәге
2545-IV ДС номерлы карарына
кушымта



1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе (алга таба – Комиссия) түбәндәгеләрне тикшерү максатларында төзелде:
1) керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын;
2) федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән чикләүләрнең һәм тыюларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан үтәлешен.
1.2. Комиссия эшчәнлеге “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон, “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” Татарстан Республикасы Законы һәм әлеге Нигезләмә нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Комиссияне төзү тәртибе һәм принциплары

2.1. Комиссия Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан төзелә, аның составында Комиссия рәисе, аның урынбасары, Комиссия секретаре һәм әгъзалары була.
Комиссия тиешле чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре чорына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыннан җиде кеше составында төзелә.
Комиссия составына тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы депутатлар берләшмәләренең, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының тәкъдимнәре нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелә.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы һәр депутат берләшмәсеннән вәкилләр кертелергә тиеш.
2.2. Комиссиянең шәхси составы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән үзгәртелергә мөмкин.

3. Комиссиянең вәкаләтләре

3.1. Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслегенә һәм тулылыгына, шулай ук федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән чикләүләрнең һәм тыюларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан үтәлешенә тикшерү уздырганда Комиссия түбәндәгеләргә хокуклы:
1) депутат белән әңгәмә уздырырга;
2) депутат тарафыннан тапшырылган материалларны өйрәнергә;
3) тапшырылган материаллар буенча депутаттан аңлатмалар алырга;
4) прокуратура органнарына, башка федераль дәүләт органнарына, Татарстан Республикасы дәүләт органнарына, федераль дәүләт органнарының территориаль органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга үзләрендәге түбәндәге белешмәләр турында билгеләнгән тәртиптә гарызнамә (оператив эзләнү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга һәм аның нәтиҗәләренә кагылышлы гарызнамәләрдән тыш) җибәрергә: депутатның, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында; федераль законнар һәм әлеге Закон нигезендә депутат тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеге һәм тулылыгы турында; билгеләнгән чикләүләрнең депутат тарафыннан (Татарстан Республикасы Дәүләт Советында даими нигездә эшләүче депутатларга карата) үтәлеше турында;
5) физик затлардан белешмәләр юлларга һәм алардан үзләренең ризалыгы белән мәгълүмат алырга.
3.2. Комиссиянең тулы исеме язылган үз бланкы бар.

4. Тикшерү уздыру тәртибе

4.1. Комиссия керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләргә, билгеләнгән чикләүләрнең һәм тыюларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан үтәлешенә “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” Татарстан Республикасы Законында 103 статьясы нигезендә тикшерү уздыра.

5. Комиссия эшен оештыру

5.1. Комиссия утырышлары кирәк саен уздырыла. Комиссия утырышын Комиссия рәисе уздыра, ә Комиссия рәисе булмаганда – аның кушуы буенча Комиссия рәисе урынбасары. Комиссия утырышында беркетмә алып барыла, аңа утырышта рәислек итүче имза сала.
5.2. Комиссия әгъзалары аның утырышларында катнашырга тиеш. Комиссия утырышында мәгълүм сәбәпләр аркасында катнашу мөмкинлеге булмау турында Комиссия әгъзасы Комиссия рәисенә алдан хәбәр итә.
5.3. Комиссия утырышы, анда Комиссия әгъзаларының билгеләнгән саныннан яртысыннан артыграгы катнашса, тулы хокуклы була.
5.4. Комиссия карары Комиссия әгъзаларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә. Комиссия әгъзасы шәхсән үзенә кагылышлы мәсьәлә буенча тавыш бирүдә катнашмый.
5.5. Комиссия әгъзасы Комиссия тарафыннан карала торган яисә каралган конфиденциаль мәгълүматны башкаларга хәбәр итмәү турында ирекле рәвештә үзенә йөкләмә ала. Мәсьәләне карау барышында Комиссия тарафыннан алынган мәгълүмат Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә генә файдаланылырга мөмкин.
5.6. Комиссия рәисе Комиссия эшен оештыра, Комиссия утырышларын чакыра һәм уздыра, Комиссия утырышы беркетмәсенә имза сала, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары һәм башка комиссияләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутат берләшмәләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының структур бүлекчәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары мөнәсәбәтләрдә Комиссия исеменнән эш йөртә.
5.7. Комиссия рәисе урынбасары, Комиссия рәисе булмаганда, аны алмаштыра, шулай ук Комиссия рәисе кушулары нигезендә бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
5.8. Комиссия секретаре булачак утырыш датасы һәм вакыты турында, Комиссия каравына чыгарыла торган мәсьәләләр хакында Комиссия әгъзаларына хәбәр итә, Комиссия утырышларында карау өчен материаллар белән Комиссия әгъзаларын тәэмин итә, Комиссия утырышы беркетмәсен алып бара.

6. Комиссия эшчәнлеген тәэмин итү

6.1. Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрне кабул итүдә ярдәм күрсәтү, әлеге белешмәләрне, шулай ук тикшерүләр материалларын саклау Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге мөдире тарафыннан гамәлгә ашырыла. Комиссия эшчәнлеген оештыру, хокукый, документлар белән, мәгълүмати һәм бүтәнчә тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының тиешле структур бүлекчәләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.
6.2. Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләр белән эшләү вазыйфаи бурычларына кергән һәм шушы белешмәләрне башкаларга хәбәр итүдә яисә Россия Федерациясе законнарында каралмаган максатларда куллануда гаепле дәүләт граждан хезмәткәрләре Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы була.


Состав

Председатель комиссии

Заместитель председателя комиссии

Члены комиссии






Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.