Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссияләре

Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының
2017 елның 16 февралендәге 1627-V ДС номерлы карарына

 

ЗАКОННАР ҺӘМ ХОКУК КУЛЛАНУ ПРАКТИКАСЫ МОНИТОРИНГЫ БУЕНЧА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ КОМИССИЯСЕ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ

 I. Гомуми нигезләмәләр

1. Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе (алга таба – Комиссия) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба – Дәүләт Советы) тарафыннан республика законнарының гамәлдә булу әһәмиятлелеге һәм нәтиҗәлелеге, хокукый нормаларның килештерелгән булуы предметына Татарстан Республикасы законнарын анализлау, хокук кулланучыларның законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен исәпкә алу, шулай ук Дәүләт Советында федераль һәм республика законнары һәм хокук куллану практикасы мониторингын (алга таба шулай ук – мониторинг) оештыру һәм гамәлгә ашыру эшен координацияләү максатларында төзелә.
2. Комиссия үз эшчәнлеген Россия Федерациясе Конституциясенә, Россия Федерациясе законнарына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Дәүләт Советы Регламентына һәм әлеге Нигезләмәгә таянып гамәлгә ашыра.

II. Комиссиянең төп бурычлары һәм функцияләре

3. Комиссиянең төп бурычлары түбәндәгеләр:
1) Татарстан Республикасы законнарының гамәлдә булу нәтиҗәлелеген анализлау һәм бәяләү;
2) үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы законнарын алга таба камилләштерү тәкъдимнәре әзерләү;
3) законнарны камилләштерү эшендә Дәүләт Советының һәм хокук кулланучыларның үзара эшчәнлеген тәэмин итү;
4) мониторинг планлаштыру, хокук куллану мониторингы нәтиҗәләре турында мәгълүмат әзерләү, мониторинг нәтиҗәләрен гамәлгә ашыру эшен координацияләү һәм тикшереп тору.
4. Комиссия йөкләнгән бурычларны үтәү өчен түбәндәгеләрне башкара:
1) үз карамагындагы мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитетлары һәм комиссияләре, Татарстан Республикасы дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар белән үзара эшли;
2) законнарда билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы дәүләт органнарыннан, федераль дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, оешмалардан һәм вазыйфаи затлардан Комиссия компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүматны соратып ала;
3) Дәүләт Советы, башка дәүләт органнары исеменә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын камилләштерү, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына тиешле закон чыгару инициативаларын кертү тәкъдимнәре, шулай ук хокук куллану нәтиҗәлелеген арттыру буенча мониторинг нәтиҗәләренә нигезләнгән тәкъдимнәр әзерли;
4) Комиссия законнар тармаклары буенча Татарстан Республикасы законнарына анализ ясау максатларында эшче төркемнәр төзергә, аларның эш тәртибен билгеләргә хокуклы;
5) Дәүләт Советы комитетлары планнары нигезендә Дәүләт Советында мониторинг уздыру чараларының комплекслы планын төзи;
6) кирәк булганда Дәүләт Советы Президиумына тармакара характердагы хокукый җайга салу өлкәләрен, шулай ук Татарстан Республикасы законнары мониторингын үткәрү максатында социаль һәм икътисадый әһәмияткә ия аерым Татарстан Республикасы законнарын билгеләү буенча тәкъдимнәр кертә;
7) Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан “Татарстан Республикасы законнары мониторингы турында” 2010 елның 3 июлендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә законнар мониторингы уздыруны, шул исәптән Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләүне тикшереп тора;
8) мониторинг нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлый;
9) Дәүләт Советы комитетларының хокук кулланучылар белән үзара нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү максатларында мониторинг бурычларын хәл итүгә кагылышлы мәгълүматны җыюның, анализлауның, гомумиләштерүнең, Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыруны күзәтүдән алган мәгълүматны анализлауның унификацияләнгән таләпләрен эшли;
10) мониторинг барышында ачыкланган проблемаларны бетерү буенча Дәүләт Советы комитетлары рекомендацияләрен һәм тәкъдимнәрен карый;
11) Дәүләт Советы комитетлары һәм Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе тарафыннан хокук куллану мониторингы нәтиҗәләре турында мәгълүмат әзерләүне координацияли;
12) билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турындагы доклад проектын карый;
13) мониторинг уздыру нәтиҗәләре буенча күрелгән чараларны гамәлгә ашыру барышы хакында мәгълүмат тыңлый;
14) Комиссиягә йөкләнгән бурычлар кысаларында башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
5. Комиссия ел саен Дәүләт Советына үз эше турында мәгълүмат бирә.

III. Комиссия эшчәнлеген оештыру

6. Комиссия Дәүләт Советы тарафыннан Комиссия рәисе, рәис урынбасары, Комиссия секретаре һәм әгъзалары составында төзелә.
7. Комиссия Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре арасыннан тиешле чакырылыш Дәүләт Советының вәкаләтләр чорына төзелә.
8. Комиссиянең персональ составын Дәүләт Советы билгели.
9. Комиссия утырышлары кирәк булганда, әмма кварталга кимендә бер тапкыр чакырыла.
10. Комиссия эшчәнлегенә рәис, ә ул булмаганда – рәис урынбасары җитәкчелек итә.
11. Комиссия утырышы, әгәр анда аның әгъзаларының гомуми санының яртысыннан артыграгы булса, хокуклы була.
12. Комиссия утырышларында аның карары буенча экспертлар, фәнни оешмалар һәм мәгариф оешмалары, башка оешмалар вәкилләре катнашырга мөмкин.
13. Комиссия карарлары утырыштагы Комиссия әгъзаларының гади күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү нигезендә кабул ителә һәм утырыш беркетмәсеннән өземтәләр рәвешендә рәсмиләштерелә. Тавышлар тигез булганда, Комиссия рәисенең, ә ул булмаганда – рәис урынбасарының тавышы хәлиткеч була.

IV. Комиссия әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары

14. Комиссия әгъзасы утырышта булырга, аның эшчәнлегендә катнашырга, аның карарларының башкарылуына ярдәм итәргә, Комиссиянең һәм аның рәисенең үзенә йөкләгән бурычларын үтәргә тиеш. Утырышта була алмаган очракта, Комиссия әгъзасы үзенең булмау сәбәпләре турында Комиссия рәисенә хәбәр итәргә тиеш.
15. Комиссия әгъзасы түбәндәгеләргә хокуклы:
1) Комиссия карый торган барлык мәсьәләләр буенча хәлиткеч тавыш хокукына;
2) Комиссия каравына тәкъдимнәр кертергә, карарлар әзерләүдә, алар буенча фикер алышуда һәм аларны кабул итүдә, шулай ук карарларны гамәлгә ашыруда һәм аларның үтәлешен тикшереп торуда катнашырга;
3) Комиссия карары буенча Дәүләт Советы комитетларында, комиссияләрендә аның мәнфәгатьләрен белдерергә.
16. Комиссия рәисе түбәндәгеләрне башкара:
1) Комиссия эшчәнлеген оештыра;
2) Комиссия утырышларын чакыра һәм алып бара;
3) Комиссия әгъзаларына аның карарларын үтәү, аның тәкъдимнәрен карау турында мәгълүмат бирә;
4) Комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт органнары, федераль дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук оешмалар һәм вазыйфаи затлар белән үзара мөнәсәбәтләрдә Комиссиянең вәкиле була;
5) әлеге Нигезләмәгә таянып башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
17. Комиссиянең рәис урынбасары рәиснең йөкләмәсе буенча аның аерым функцияләрен башкара һәм рәис булмаганда аның урынына кала.
18. Комиссия секретаре түбәндәгеләрне башкара:
1) Комиссия эшчәнлеген оештыра, техник тәэмин итүне гамәлгә ашыра;
2) Комиссия утырышлары беркетмәләрен һәм аның карарлары проектларын рәсмиләштерә, Комиссия утырышларына материаллар әзерли;
3) Комиссия әгъзаларына, утырышка чакырылган затларга Комиссия утырышы үткәрү урынын, вакытын һәм аның көн тәртибен хәбәр итә.

V. Комиссия эшчәнлеген тәэмин итү

19. Комиссия эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати-аналитик, хокукый һәм башка яктан тәэмин итүне Дәүләт Советы Аппараты гамәлгә ашыра. 

 

ЗАКОННАР ҺӘМ ХОКУК КУЛЛАНУ ПРАКТИКАСЫ МОНИТОРИНГЫ БУЕНЧА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ КОМИССИЯСЕ СОСТАВЫ

   

 

 

Комиссия рәисе:

 

Камалтынов

Юрий Зимелевич

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары

 

 

Комиссия рәисе

урынбасары:

 

Маврина

Лилия Николаевна

 

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре

 

 

Комиссия секретаре:

 

Һидиятуллин

Артур Рево улы

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе башлыгы

 

 

Комиссия әгъзалары:

 

Борһанов

Рәфис Тимерхан улы

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе

 

 

Вәлиев

Разил Исмәгыйль улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе

 

 

Глухова

Лариса Юрьевна  

Татарстан Республикасы юстиция министры (килешү буенча)

 

 

Захарова

Светлана Михайловна

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе

 

 

Макуева

Резида Галимҗан кызы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Матбугат хезмәте җитәкчесе

 

 

Миргалимов

Хафиз Гаяз улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе

 

 

Сабурская

Сәрия Харис кызы

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил (килешү буенча)

 

 

Синякова

Галина Юрьевна

Татарстан Республикасы Прокурорының өлкән ярдәмчесе (килешү буенча)

 

 

Сөнгатуллин

Марат Баһрам улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы

 

 

Фомин

Анатолий Алексеевич

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе (килешү буенча)

 

 

Хәбибуллин

Альберт Галимҗан улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе

 

 

Һадиев

Таһир Галимҗан улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе

 

 

Шакиров

Минсәгыйть Закир улы

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе (килешү буенча)

 

 

Яһудин

Шакир Шәяхмәт улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе

 

 

Якунин

Леонид Александрович

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе

 

 

 

 

 

 


Состав