Состав һәм структура |
|
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш |
Медиа-материаллар |
|
Вакыйгалар фотогалереясе |
|
Депутатлар корпусы |
|
Сотрудничество |
|
|
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссияләре
Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе
телефон: (843) 267-64-23
Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе хакында нигезләмә
2004 елның 3 июнендәге 155-III ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән расланды
1. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе (алга таба – Комиссия) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә торган Татарстан Республикасы закон проектларының һәм законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү өчен Татарстан Республикасы Конституциясенең 80 статьясы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 34, 101, 103 статьялары нигезендә төзелә һәм үз эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына һәм әлеге Нигезләмәгә таяна. 2. Комиссия Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының биш депутаты составында төзелә. Комиссиянең санлы һәм персональ составы буенча тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы кертә. 3. Комиссия утырышында Комиссия составының кимендә өчтән икесе катнашса, ул вәкаләтле була. 4. Комиссия карары Комиссия составының күпчелек тавышы белән кабул ителә. 5. Комиссия утырышында киңәш бирү тавышы хокукы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аның составына кермәгән депутатлары да катнаша ала. 6. Законнарны Комиссия утырышында карауга әзерләү өчен Комиссия тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан Комиссия әгъзаларыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләреннән торган эшче төркем төзелергә мөмкин. Комиссия үз эшенә фәнни учреждениеләр хезмәткәрләрен, белгечләрне җәлеп итәргә, законга бәйсез лингвистик экспертиза билгеләргә хокуклы, шул исәптән шартнамәчел нигездә. 7. Закон проектын өченче укылышка әзерләгәндә Комиссия закон проекты текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеге мәсьәләсе буенча алдан бәяләмә әзерли. Материаллар Комиссиягә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе тарафыннан җибәрелә. 8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законның татар һәм рус телләрендәге текстлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе тарафыннан Комиссиягә Татарстан Республикасы Президентына законнар текстларын җибәрүнең Регламентта билгеләнгән вакытына кадәр өч көннән дә соңга калмыйча җибәрелә. 9. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән закон татар һәм рус телләрендә Комиссия бәяләмәсе белән Татарстан Республикасы Президентына имза салу өчен җибәрелә. 10. Комиссиянең эшчәнлеге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан координацияләнә.
|
Состав |
Председатель комиссии
|
|
Члены комиссии
|
|
|
|
|
Кирегә
|
Депутат мөнбәре |
|
Сылтамалар |
|
Вакыйгалар календаре |
| дүш | сиш | чәр | пәнҗ | җом | шим | якш |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
06 |
07 |
|
08 |
09 |
10 |
11 |
12 |
13 |
14 |
|
15 |
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
21 |
|
22 |
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
|
29 |
30 |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
|
|
Сайттагы яңалык |
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
|
Яңалыкларга язылу |
|
Сайтта сораштыру |
|
Сылтамалар |
|
|