төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Состав һәм структура
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссияләре



Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе

телефон: (843) 267-63-30

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләре


(2007 елның 21 декабрендәге 3398-III номерлы
ТР ДС карары редакциясендә)


2003 елның 17 июлендәге 2167
номерлы Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы карары белән
расланды


I. Гомуми нигезләмәләр

1 статья. Татарстан Республикасы халык депутаты этикасы кагыйдәләре (Депутат этикасы кагыйдәләре) Татарстан Республикасы халык депутаты (алга таба – депутат) тарафыннан депутатлык вәкаләтләрен башкарганда, шул исәптән депутатлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә, шулай ук депутатларның дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының урындагы затлары, җәмәгатьчелек, сайлаучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара мөнәсәбәтләрендә гомуми кабул ителгән этик нормалар нигезендә депутат тәртибен билгеләүче акт булып тора.

2 статья. Депутат эшчәнлеге түбәндәге принциплар нигезендә тормышка ашырыла:
дәүләт мәнфәгатьләре белән сайлаучылар мәнфәгатьләрен бергә алып бару;
Татарстан Республикасы Конституциясен, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын һәм федераль законнарны үтәү;
игелек, гаделлек, намус һәм әдәп идеалларын чагылдыручы әхлак критерийларына туры килү;
шәхси үрнәк, әхлак нормаларын, мәдәни һәм эшлекле үзара мөнәсәбәтләр нормаларын ихтирам итү һәм саклау нигезендә җәмгыятьтә эзлекле рәвештә югары хокукый культура барлыкка китерү;
башка депутатларның, депутат вәкаләтләрен үтәүгә бәйле рәвештә үзе аралаша торган урындагы затларның һәм гражданнарның абруйларын хөрмәт итү.
3 статья. Депутат үзенең, үз сайлаучыларының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, аның органнарының абруен төшерерлек гамәлләрдән, белдерүләрдән һәм хәлләрдән сакланырга тиеш.

II. Депутатның Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм аның органнарында депутат эшчәнлеге өлкәсендәге этика кагыйдәләре

4 статья. Һәр депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм аның органнарында үзара игелекле, ярдәмчел һәм иптәшләрчә хезмәттәшлек атмосферасы тудыруга ярдәм итәргә тиеш.

5 статья. Депутат башка кеше фикере белән санлашырга, аңа ихтирамлы булырга һәм хөрмәт күрсәтергә, депутатларга карата тискәре мөнәсәбәтләргә юл куймаска, карар кабул итер алдыннан башка депутатларның фикерләрен һәрьяклап искә алырга тиеш.
Депутат бүтәннәр каршы килерлек холыксызлык күрсәтергә, куркыту, ультиматум юлы белән һәм шуңа охшашлы бүтән ысуллар белән үз позициясен көчләп тагарга хокуклы түгел.

6 статья. Депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның үзе сайланган органнары эшендә катнашырга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Рәисе, депутатлардан торган органнар биргән йөкләмәләрне намус белән үтәргә бурычлы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы яисә аның органнары депутатка кушылган эшләрнең үтәлеше турында депутат хәбәр иткәннәрне тыңлый.
Депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында мәгълүм сәбәпләр аркасында катнаша алмавы турында алдан ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарена хәбәр итә.
Утырышларда даими рәвештә катнашкан депутатларның исемлеге, сәбәпләрен күрсәткән килеш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы басмаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары буенча бастырып чыгарылырга мөмкин.
Системалы рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшендә катнашмаган өчен депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органы составыннан чыгарылырга мөмкин. Бу хактагы карар тиешле орган тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә.

7 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырыш
ларында, аның органнары утырышларында катнашканда депутат регламентны һәм утырышлар залындагы дисциплинаны сакларга тиеш.
Тиешле карарны тавыш бирү юлы белән кабул итү очракларыннан тыш, утырышны туктату буенча индивидуаль һәм күмәк гамәлләр, рәислек итүче сүз бирми торып, чыгыш ясаулар, көн тәртибенә һәм көн тәртибендәге мәсьәләнең асылына кагылышы булмаган чыгышлар, кычкырып утырулар, чыгыш ясаучыларны бүлдерү һәм шуңа охшашлы гамәлләр рөхсәт ителми.

8 статья. Депутатлар бер-берсенә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында һәм аның органнары утырышларында катнашучы барлык затларга рәсми мөрәҗәгать итәргә тиеш. Депутатларга бер-берсенә, шулай ук анда санап үтелгән органнар эшендә катнашучы затларга яисә кунак сыйфатында чакырылучыларга, аларны өченче зат рәвешендә искә алганда,
мөрәҗәгать итүнең гомумтанылган формаларыннан файдалану тәкъдим ителә: "хөрмәтле Президент", "хөрмәтле депутат", "хөрмәтле Рәис" яисә "хөрмәтле" сүзе әлеге мөрәҗәгать адресланган кеше исеменә һәм атасының исеменә кушып әйтелә.

9 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның органнары утырышында чыгыш ясаучы депутат үз нотыгында депутатның һәм башка затларның намусына һәм абруена зыян китерерлек тупас, мәсхәрәле гыйбарәләр кулланырга, законсыз гамәлләргә өндәргә, ялган булуы моңарчы ук мәгълүм хәбәрләрдән файдаланырга, кемгә дә булса нигезсез гаепләүләр тагарга хокуклы түгел.
Әлеге кагыйдәләрне бозган очракта рәислек итүче чыгыш ясаучыны кисәтә, әлеге кагыйдәләр кабат бозылганда, утырыш дәвамында аны чыгыш ясау хокукыннан мәхрүм итә.

10 статья. Депутат тавыш бирү хокукын шәхсән үзе гамәлгә ашыра. Тавыш бирүне башка депутатка яисә башка затка тапшыру рөхсәт ителми.

III. Депутатның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, җәмәгать берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, урындагы затлар һәм гражданнар белән үзара мөнәсәбәтләрендә депутат этикасы кагыйдәләре

11 статья. Депутат дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, җәмәгать берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, урындагы затлар һәм гражданнар белән үзара мөнәсәбәтләрендә үзенең депутат статусына бәйле мөмкинлекләрен шәхси максатларында файдаланырга хокуклы түгел.

12 статья. Әгәр белешмәләр дәүләт, хезмәт, коммерция, шәхси серне яисә закон тарафыннан саклана торган башка серне тәшкил итсә, депутат депутат вәкаләтләрен башкаруга бәйле рәвештә үзенә мәгълүм булган белешмәләрне таратырга хокуклы түгел.

13 статья. Депутат үзенең депутат бланкларыннан фәкать рәсми мөрәҗәгатьләр һәм документлар төзү өчен генә файдаланырга хокуклы. Мондый мөрәҗәгатьләрнең һәм документларның текстларын депутат үзе имзаларга тиеш. Депутат бланкларын башка затларга депутат исеменнән куллану өчен тапшыру тыела.

14 статья. Депутат, тиешле вәкаләтләре булмый торып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән аның рәсми вәкиле буларак чыгыш ясарга хокуклы түгел.

15 статья. Депутат, үзенең шәхси ризалыгы буенча һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә хәбәр итеп, дәүләт һәм җәмәгать органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар уздыра торган тикшеренүләрдә катнаша ала, соңгылары моны үз вәкаләтләре кысаларында гына башкарырга тиеш.

16 статья. Депутат, массакүләм мәгълүмат чараларында, җыелышларда һәм митингларда, урам йөрешләрендә, демонстрацияләрдә сайлаучылар алдында чыгыш ясаганда, төрле гавами белдерүләр белән чыкканда, дәүләт һәм җәмәгать органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, урындагы затлар эшчәнлеген аңлатканда, фәкать чын фактлардан файдаланырга тиеш.
Халык алдында чыгыш һәм белдерүләр ясаганда дөрес булмаган фактларны явыз ниятсез генә, уйламыйча, яисә саксыз кулланган очракта, шулай ук урындагы затларның, дәүләт органнарының, барлык оештыру-хокукый рәвешләрендәге оешмаларның дәрәҗәсенә кагылганда һәм абруен төшергәндә, депутат халык алдында үз сүзләренең гадел булмавын танырга, мәнфәгатьләренә яисә дәрәҗәләренә һәм абруйларына тап төшкән дәүләт органнары алдында, аларның оештыру-хокукый рәвешләренә карамастан, оешмалар һәм затлар алдында гафу үтенергә тиеш.

17 статья. Үз дәрәҗәсен һәм абруен яклау, шулай ук үзенең гаилә әгъзалары дәрәҗәсен һәм абруен яклау йөзеннән депутат законнарда каралган чараларны кулланырга хокуклы.

18 статья. Депутат матди-финанс һәм башка шәхси файда күрү өчен үзенең депутат статусыннан килеп чыгучы вәкаләтләрдән, шулай ук үзенә дәүләт һәм җәмәгать органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, аларның урындагы затлары тарафыннан бирелүче рәсми һәм рәсми булмаган мәгълүматтан файдаланырга хокуклы түгел.

19 статья. Депутат вәкаләтләрен үтәүгә бәйле чыгымнарны каплау өчен депутат законнар нигезендә шушы максатларда рәсми бүлеп бирелгән акчалардан гайре акчалардан файдаланырга хокуклы түгел.

IV. Депутатның Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм аның органнарында этика кагыйдәләрен бозуына бәйле мәсьәләләрне карау

20 статья. Депутат этикасын бозуга бәйле мәсьәләләрне карауны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан төзелә торган тиешле комиссия (алга таба – комиссия) башкара.
Комиссия:
депутатларның Депутат этикасы кагыйдәләрен бозу очракларын карый;
депутатларга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнарына Депутат этикасы кагыйдәләренең депутат тарафыннан бозылу ихтималына бәйле ситуацияләрдә консультация бирә;
депутат тарафыннан Депутат этикасы кагыйдәләрен бозу турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына адресланган рәсми мөрәҗәгатьләрне алдан карый;
әлеге Кагыйдәләрдә каралган йогынты ясау чараларын мөстәкыйль куллана;
депутатның әдәп кысаларына сыймаслык тәртибе фактлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үз бәяләмәсен бирә.

21 статья. Комиссия Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуга бәйле түбәндәге мәсьәләләрне карый:
депутатның яисә депутатлар төркеменең язмача гаризасы буенча;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссияләре рәисләренең язма мөрәҗәгатьләре буенча;
дәүләт һәм җәмәгать органнарының, җирле үзидарә органнарының, оешмаларның, гражданнарның язма мөрәҗәгате буенча, шулай ук, әгәр бу хактагы карар комиссия әгъзаларының күпчелеге белән комиссия утырышында кабул ителсә, үз инициативалары буенча.

22 статья. Комиссия Депутат этикасы кагыйдәләре бозылуга бәйле барлык мәсьәләләрне комиссия утырышларында карый. Мәсьәләләрне комиссия җитәкчелеге тарафыннан яисә аның әгъзаларының аз сандагы составы тарафыннан тикшерү тыела.
Әгәр тикшерү предметы булган хәлләр депутатның Татарстан Республикасы Конституциясе тарафыннан сакланучы шәхси тормышы серенә яисә башка затларның тормышы серенә бәйле булса, комиссия әлеге мәсьәләне фәкать депутат ризалыгы белән генә карый.
Комиссия ачык яисә ябык утырышлар уздыра. Утырышның рәвеше турындагы мәсьәлә комиссия әгъзаларының күпчелек тавышы белән хәл ителә.
Гариза бирүчеләр, кызыксынган депутатлар, комиссия утырышында катнашулары һәм аңлатма бирүләре максатка ярашлы булган бүтән затлар комиссия утырышына чакырыла һәм тыңлана.
Комиссиянең ачык утырышларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнаша ала.
Сайлау комиссияләренең, суд һәм прокуратураның компетенциясенә кертелгән мәсьәләләрне комиссия карамый.

23 статья. Комиссия депутатка карата түбәндәге йогынты ясау чараларының берсен кулланырга мөмкин:
депутатка халык алдында гафу үтенергә тәкъдим итәргә;
Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуга бәйле фактларны Татарстан Республикасы утырышында игълан итәргә.
Комиссия Депутат этикасы кагыйдәләрен бозу турындагы мәсьәләне хәл итүне һәм йогынты ясау чарасын куллануны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырырга хокуклы.
Комиссиядә әлеге мәсьәләне карау инициаторлары булган яисә Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуда гаепләнгән депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында комиссия карарына шикаять белдерергә хокуклы.
Комиссия әгъзасы булган депутат Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуы турындагы гариза буенча тикшерүләрдә һәм комиссия утырышында тавыш бирүләрдә катнашмый.

24 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуга бәйле теләсә нинди мәсьәләне, комиссия караганнан соң һәм комиссиянең бәяләмәсе булганда, үз каравына алырга хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуга бәйле мәсьәләләрне үзенең ябык һәм ачык утырышларында карый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуда гаепләнгән депутат үтенече буенча һәм әлеге хәлләр депутатның Татарстан Республикасы Конституциясе белән сакланган шәхси тормышына яисә башка затларның тормышына бәйле дип санаса, ябык утырыш уздыра.
Гариза бирүчеләр һәм мәгълүматлары шушы хәлләрне ачыклауга һәм объектив карар кабул итүгә ярдәм итәрлек затлар утырышка чакырылырга һәм тыңланырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатка карата түбәндәге чараларның берсен кулланырга мөмкин:
депутатка халык алдында гафу үтенергә тәкъдим итәргә;
депутатка халык алдында шелтә белдерергә;
депутат этикасын бозу факты турындагы мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырырга.


Состав

Председатель комиссии

Члены комиссии







Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.