По законности и правопорядку

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты

телефон: (843) 267-64-11
zakon@gossov.tatarstan.ru

Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:

1) Татарстан Республикасы территориясендә законлылыкны, хокук тәртибен, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча закон чыгару аспектлары;
2) коррупциягә каршы көрәш буенча закон чыгару аспектлары;
3) хокук бозуларны профилактикалау һәм иҗтимагый тәртипне саклау;
4) суд һәм хокук саклау органнары кадрлары;
5) Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары, суд бергәлеге органнары, адвокатура, нотариат эшчәнлеге мәсьәләләре;
6) административ хокук бозулар турында законнар;
7) янгын куркынычсызлыгы һәм һәлакәттән коткару хезмәтләренең һәм һәлакәттән коткару формированиеләренең эшчәнлеге;
8) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты мәсьәләләре;
9) граждан җәмгыяте институтларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән үзара эшчәнлеген үстерү;
10) хокукый культураны формалаштыруга ярдәм итү;
11) Татарстан Республикасының хокукый системасын үстерү һәм законнарны системалаштыру мәсьәләләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы елга закон проекты эшчәнлеге программасы проектын төзү;
12) комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.


Состав

Председатель Комитета

Заместитель председателя Комитета

Члены комитета