По образованию, культуре, науке и национальным вопросам

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты

телефон: (843) 267-64-51
nauka@gossov.tatarstan.ru

Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:

1) мәдәният һәм сәнгать;
2) Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Респуб-ликасында башка телләрне саклап калу һәм үстерү;
3) татар халкының һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар вәкилләренең милли үзенчәлеген саклап калу һәм үстерү;
4) архив һәм китапханә эше мәсьәләләре;
5) Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре;
6) халык сәнгать һөнәрчелеген һәм кәсепләрен үстерү;
7) массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек;
8) фән һәм фәнни эшчәнлек;
9) мәгариф;
10) милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр;
11) милли-мәдәни оешмалар һәм дини берләшмәләр;
12) комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.


Состав

Председатель Комитета

Заместитель председателя Комитета

Члены комитета