Дәүләт Советының яңалыклары

16 октябрь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Качалов театрында «Дракон» спектакле премьерасын карады
Фәрит Мөхәммәтшин Качалов театрында «Дракон» спектакле премьерасын карады
Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры бинасында Евгений Шварц әсәре буенча куелган «Дракон» премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аның хәләл җефете, шулайт ук Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде.
16 октябрь 2019   |   Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә була
Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә була
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә була. Бу хактагы карар бүген булган парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Парламентарийлар утырышта 19 мәсьәлә карарга ниятлиләр, аларның тугызы – республика законнары, бишесе – федераль законнар проектлары.
16 октябрь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә керде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның сентябрендә Россия төбәкләре закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында массакүләм матбугат чараларында иң еш телгә алына торган өчлекне йомгаклады. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингта әйтелә.
15 октябрь 2019   |   Депутатлар 2020 ел бюджетында сайлаучылар наказларын мөмкин кадәр исәпкә алырга чакыра
Депутатлар 2020 ел бюджетында сайлаучылар наказларын мөмкин кадәр исәпкә алырга чакыра
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында 2020-2022 елларга республика бюджеты хакында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
15 октябрь 2019   |   Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составы төзелә башлану турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгълүмати хәбәре
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының (алга таба – Иҗтимагый палата) яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.
11 октябрь 2019   |   Альберт Хәбибуллин:"Безне социаль өлкәдәге хезмәт хакының күләме борчый"
Альберт Хәбибуллин:"Безне социаль өлкәдәге хезмәт хакының күләме борчый"
ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында социаль өлкәдәге хезмәт хакы төп мәсьәләләрнең берсе булды.
11 октябрь 2019   |   Җирле җитештерүчеләрнең товар әйләнеше 2020-2024 елларда артыр дип көтелә
Җирле җитештерүчеләрнең товар әйләнеше 2020-2024 елларда артыр дип көтелә
2020-2024 елларда Татарстанда ваклап сату әйләнеше темпы 101-102,5 процент булыр дип көтелә. Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин шулай дип белдерде.
10 октябрь 2019   |   Парламент тыңлаулары: республика бюджеты үзенең социаль юнәлешен саклый
Парламент тыңлаулары: республика бюджеты үзенең  социаль юнәлешен саклый
Бүген Дәүләт Советында «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Депутатлар 2020 ел бюджетын социаль юнәлешле дип бәяләде. Бюджет проектында социаль чыгымнар барлык чыгымнарның 70% тан артыгын тәшкил итә.
09 октябрь 2019   |   Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары республика бюджеты параметрларын карадылар
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары республика бюджеты параметрларын карадылар
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Парламентарийлар 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.
08 октябрь 2019   |   Парламентарийлар 2020-2022 елларга Татарстан бюджеты параметрларын карады
Парламентарийлар 2020-2022 елларга Татарстан  бюджеты параметрларын карады
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
[ 1 ]    [ 2 ]    [ 3 ]    [ 4 ]