Дәүләт Советының яңалыклары

02 июль 2019   |   Татарстанга Словакиядән парламент башлыгы Андрей Данко җитәкчелегендә делегация килде
Татарстанга Словакиядән парламент башлыгы  Андрей Данко җитәкчелегендә делегация килде
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Словакиянең парламенты (Милли Советы) рәисе Андрей Данко белән очрашты. Андрей Данко җитәкләгән делегациягә Милли Советның төп комитетлары рәисләре, илнең эре сәнәгать предприятиеләре һәм банк секторы җитәкчеләре керә.
02 июль 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин:"Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы"
Фәрит Мөхәммәтшин:"Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы"
Бүген “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылды. Чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
01 июль 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хисап палатасын унбиш еллыгы белән тәбрик итте
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хисап палатасын унбиш еллыгы белән тәбрик итте
Бүген Татарстан Хисап палатасы оешуга 15 ел тулды. Аның коллективын бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Аның әйтүенчә, республиканың Хисап палатасы тышкы дәүләт финанс тикшерүенең нәтиҗәле бәйсез органы буларак оештырылган.
29 июнь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин: «Күп милләтле халкыбызны гореф-гадәтләр һәм йолалар тота»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Күп милләтле халкыбызны гореф-гадәтләр һәм йолалар тота»
Бүген Санкт-Петербург янындагы Энколово бистәсе янында татар-башкорт халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Мәйданга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән ун меңнән артык кеше җыйналган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.
28 июнь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин: “ТНВ” хәрәкәте социаль-икътисади тотрыклылык өчен көчле терәк булды"
Фәрит Мөхәммәтшин: “ТНВ” хәрәкәте социаль-икътисади тотрыклылык өчен көчле терәк булды"
“Татарстан-Яңа Гасыр” хәрәкәте республикада социаль-икътисади һәм рухи тотрыклылык өчен көчле терәк булды. Бүген “Татарстан-Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган “Интернет-киңлектә кеше” фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта әйтте. “Без хәрәкәт куәтле иҗтимагый көч булуга, республикада социаль-икътисади һәм рухи тотрыклылык терәге булуга ирештек, – диде Дәүләт Советы Рәисе. - 20 ел элек беркетелгән өстенлекләр хәзерге вакытта да актуаль. “Татарстан – Яңа гасыр” бүген 12 иҗтимагый оешманы берләштерә, ә бу 100 меңнән артык татарстанлы дигән сүз”.
28 июнь 2019   |   Татарстанда "Бакчачы көне" барлыкка килергә мөмкин
Татарстанда "Бакчачы көне"  барлыкка килергә мөмкин
Татарстанда Бакчачы көнен билгеләп үтә башларга җыеналар. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында "Татарстанда Бакчачы көнен билгеләү турында" карар проекты тәкъдим ителде.
27 июнь 2019   |   Дәүләт Советында цифрлы технологияләрне үстерү мәсьәләләрен карадылар
Дәүләт Советында цифрлы технологияләрне үстерү мәсьәләләрен карадылар
Бүген Дәүләт Советының Кече залында "Кеше интернет киңлекләрендә" дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Аның эшендә республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, югары белем бирү оешмалары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Конференциянең "Җәмәгать тормышында цифрлы технологияләрне үстерү" дигән секциясе утырышын парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты җитәкчесе Марат Галиев үткәрде.
27 июнь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин законнар белән тәэмин итү һәм кадрлар әзерләүне илнең инновацияле үсеше өчен төп шартлар дип саный
Фәрит Мөхәммәтшин законнар белән тәэмин итү һәм кадрлар әзерләүне илнең инновацияле үсеше өчен төп шартлар дип саный
Бүген Иннополис шәһәрендә Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятләренең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең LVI утырышы булды. Идел буе парламентарийлары Татарстанда инновация эшчәнлеге һәм цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе турында сөйләштеләр. Моннан тыш Идел буе төбәкләрендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, кече һәм урта бизнесны законнар белән тәэмин итү, шәхси эшкуарлык инициативаларын яклау турында мәсьәләләр дә каралды.
27 июнь 2019   |   Татарстан һәм Оренбург өлкәсе парламентарийлары Хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстан  һәм Оренбург өлкәсе парламентарийлары Хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Бүген Иннополис шәһәрендә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре Дәүләт хакимиятләренең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең LVI утырышы кысаларында Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документларга регионнарның парламент башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Грачев кул куйды.
27 июнь 2019   |   Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятләренең закон чыгаручылары Россиянең иң яхшы техник югары уку йорты - Иннополис Университетын карадылар
Бүген Иннополис шәһәрендә Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятләренең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең LVI утырышы уза. Идел буе парламентарийлары Татарстанда инновация эшчәнлеге һәм цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе хакында сөйләшәчәкләр. Утырыш башланганчы закон чыгару органнары җитәкчеләре Иннополис Университетында булдылар, IT-вузның фәнни мөмкинлекләре белән таныштылар. Әлеге югары уку йорты Россиянең техник вузлары арасында кабул итү сыйфаты буенча икенче урында.
[ 8 ]    [ 9 ]    [ 10 ]    [ 11 ]    [ 12 ]    [ 13 ]    [ 14 ]