Дәүләт Советының яңалыклары

20 апрель 2019   |   Дәүләт Советы депутатлары өмәдә
Дәүләт Советы депутатлары өмәдә
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм аппараты хезмәткәрләре Казанның Лядской бакчасы территориясендә узган өмәдә катнаштылар.
17 апрель 2019   |   Уфада Татарстан һәм Башкортстан депутатлары очрашты
Уфада Татарстан һәм Башкортстан депутатлары  очрашты
Бүген Башкортостанда Татарстан көннәре ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Уфада эшлекле сәфәрдә.
16 апрель 2019   |   Юрий Камалтынов Франция сенаторлары белән очрашты
Юрий Камалтынов Франция сенаторлары  белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов парламентта Француз Республикасы Сенатының «Франция – Россия» дуслык төркеме" делегациясе белән очрашты. Делегацияне төркем җитәкчесе Жерар Лонге әфәнде җитәкли.
16 апрель 2019   |   Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 22 апрельдә Дәүләт Советы утырышында тыңланылачак
Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 22 апрельдә Дәүләт Советы утырышында тыңланылачак
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы 22 апрельдә ачыла. Бу хакта карар Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Юрий Камалтынов рәислегендә узган Президиум утырышында кабул ителде.
15 апрель 2019   |   Депутатлар зур сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүчеләрнең товарлары аз булуына борчыла
Депутатлар зур сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүчеләрнең товарлары аз булуына борчыла
Бүген Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында аерым сәүдә челтәрләренең монополизациясе, аларда җирле җитештерүчеләрнең товарлары сирәк очравы проблемасы күтәрелде. Депутатлар бу мәсьәләгә карата борчуларын җиткерделәр.
12 апрель 2019   |   Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга арткан
Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга арткан
Соңгы дүрт елда Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга арткан. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында аның рәисе Леонид Якунин комитет башкарган эшләр турында сөйләгәндә хәбәр итте.
11 апрель 2019   |   Комитет утырышында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәнлеге турында фикер алыштылар
Комитет утырышында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәнлеге турында фикер алыштылар
Бүген Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
11 апрель 2019   |   Депутатлар “Шәһәр бистәләре” программасын булдырырга тәкъдим итә
Депутатлар  “Шәһәр бистәләре” программасын булдырырга тәкъдим итә
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды.
10 апрель 2019   |   Казанда Василий Лихачев белән хушлаштылар
Казанда  Василий Лихачев белән хушлаштылар
Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның элеккеге вице-президенты, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлашу чарасы узды. Матәм мәрасимен ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды.
08 апрель 2019   |   Разил Вәлиев Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнашты
Разил Вәлиев Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнашты
6 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев атаклы мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнашты. Татар теле укытучылары катнашындагы Түгәрәк өстәл Әгерҗе районының Иң-Буби авылы мәктәбендә узды.
[ 17 ]    [ 18 ]    [ 19 ]    [ 20 ]    [ 21 ]    [ 22 ]    [ 23 ]