Дәүләт Советының яңалыклары

25 сентябрь 2019   |   Татарстанда 2020 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум тәшкил итәчәк
Татарстанда 2020 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум тәшкил итәчәк
Татарстанда пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләү өчен 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум дип билгеләнгән. Бүген Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.
25 сентябрь 2019   |   Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы” медале дигән яңа дәүләт бүләге расланды
Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы” медале дигән яңа дәүләт бүләге расланды
“ТАССРның 100 еллыгы” медале яңа дәүләт бүләге расланды. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар бертавыштан шушы карарны хуплады. “ТР дәүләт бүләкләре турында” республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде.
25 сентябрь 2019   |   2019 елга Татарстан бюджеты дефициты кими
2019 елга Татарстан бюджеты дефициты кими
2019 елга Татарстан бюджеты дефициты 3,6 млрд сумга кимиячәк һәм 19,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Бүген Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар «2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында»гы законга үзгәрешләр кертүне хуплады.
25 сентябрь 2019   |   Татарстан Элемтә министрлыгының исеме Цифрлы үсеш министрлыгына үзгәртелде
Татарстан Элемтә министрлыгының исеме Цифрлы үсеш министрлыгына үзгәртелде
Татарстан Дәүләт Советы өченче утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исемен ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы дип үзгәртү тәкъдимен хуплады.
25 сентябрь 2019   |   Марат Җәббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнде
Марат Җәббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнде
Марат Җәббаров ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнде. Аның кандидатурасын VI чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында депутатларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
25 сентябрь 2019   |   Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды
Бүген көндезге сәгать уникедә парламент бинасында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды.
25 сентябрь 2019   |   Татарстан Президенты алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте
Татарстан Президенты алтынчы  чакырылыш Дәүләт Советына еллык Юллама белән  мөрәҗәгать итте
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы булды. Көн тәртибенә бер мәсьәлә - Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы кертелде.
24 сентябрь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Равил Гайнетдинне юбилее белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин Равил Гайнетдинне юбилее белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдиннең 60 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Ул юбилярны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән котлады.
21 сентябрь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин:"Мәктәп волейбол лигасы республика спорт форумы булды"
Фәрит Мөхәммәтшин:"Мәктәп волейбол лигасы республика спорт форумы булды"
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм Татарстан Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мәктәп волейбол лигасын оештыру турында килешү һәм аның кысаларында Уеннар үткәрү регламентын имзалады. Килешү Байлар Сабасының «Саба Арена» спорт комплексында Татарстан Волейбол федерациясе президиумының күчмә утырышында имзаланды.
21 сентябрь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Сабада Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышны ачты
Фәрит Мөхәммәтшин Сабада Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышны ачты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында булды. Анда сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты VI Кубогына финал уеннары узды.
[ 1 ]    [ 2 ]    [ 3 ]    [ 4 ]    [ 5 ]    [ 6 ]