 |
| 08 апрель 2019 |
| |
Василий Лихачев: сәяси зирәклек һәм килешү тарафдары |
|
|
Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, танылган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачев бүген 68 нче яшендә вафат булды. Василий Лихачев республика парламентында 1995 елда, Татарстанның сәяси тормышында шактый катлаулы вакытта, рәислек итә башлады. Бу Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәне тормышка ашыру, икътисадны үзгәртүдә хәлиткеч адымнар ясалган еллар иде. Шул чакларда Василий Николаевич белән бергә эшләгән шәхесләр бүген аны янә искә алдылар.
|
|
 |
 |
| 08 апрель 2019 |
| |
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялда |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин 8 апрельдән кыска вакытлы ялга китте.
|
|
 |
 |
| 06 апрель 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологлар белән очрашты |
|
|
Яшьләр парламентта тәкъдим ителергә тиеш. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологлар форумында әйтте.
|
|
 |
 |
| 06 апрель 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Россия судлары арасында шахмат тунирын ачты |
|
|
6 апрельдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия судлары арасында шахмат буенча чемпионатны ачу тантанасында катнашты. "Корстон"да узган әлеге чарада илнең 51 регионыннан килгән командалар составында 153 шахматчы-судья катнашты.
|
|
 |
 |
| 03 апрель 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советында халык белән эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде |
|
|
Дәүләт хакимияте төбәк органнарының ачык булуы - сайланган вәкилләрнең эш нәтиҗәлелегенә бәя бирү өчен мөһим критерийларның берсе. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы утырышында әйтте.
|
|
 |
 |
| 01 апрель 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнаша |
|
|
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре сессиясендә катнашу өчен эш сәфәре белән Страсбургка килде.
|
|
 |
 |
| 01 апрель 2019 |
| |
Экология комитеты чүп полигоннарында һәм аэродромнарда кошларга каршы көрәшү белән бәйле мәсьәләләрен өйрәнәчәк |
|
|
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев "Русский сокол" оешмасы җитәкчесе, Россия табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Илдар Еналиев белән очрашты. Галим парламент комитетына чүп полиганнарында һәм аэродромнарда кошларга каршы көрәш буенча үзенең тәкъдимнәрен законлы нигезләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
|
|
 |
 |
| 29 март 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород Закон чыгару җыенын чирек гасырлык юбилейлары белән котлады |
|
|
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород Закон чыгару җыенының 25 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы утырышта катнашты.
|
|
 |
 |
| 28 март 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирү дебатларында катнашачак яшьләр белән очрашты |
|
|
“Үзеңә карата да, башкалар белән дә гадел һәм ихлас булырга кирәк”. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү дебатларында катнашучылар белән очрашу барышында әнә шундый киңәш бирде.
|
|
 |
 |
| 27 март 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин "Тантана" республика театр премиясен тапшыру тантанасында катнашты |
|
|
Бүген, Халыкара театр көнендә, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә "Тантана" республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин театр әһелләрен республика җитәкчелеге исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
|
|
 |