Дәүләт Советының яңалыклары

26 март 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсендә су чистарту корылмаларын яңартуны тизләтү кирәклеген искәртә, бу елга 47 млн. сум планлаштырылган
Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсендә  су чистарту корылмаларын яңартуны тизләтү кирәклеген искәртә, бу елга 47 млн. сум планлаштырылган
Яшәү өчен уңайлы мөхит булдыру һәм социаль инфракструктураларны үстерү – әлеге сораулар Балык Бистәсе районында узган "Бердәм Россия" көне" кысаларында оештырылган барлык мәйданчыкларда күтәрелде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин мондый очрашуларны, кешеләр белән аралашу, урыннардагы мәсьәләләрне өйрәнү һәм хәл итү юлларын эзләү өчен иң отышлы алым дип бәяләде.
25 март 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин: “Ялкын” журналының ялкыны һәрвакыт балкып торсын!”
Фәрит Мөхәммәтшин: “Ялкын” журналының ялкыны һәрвакыт балкып торсын!”
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Ялкын"журналы редакциясе һәм яшүсмерләр редколлегиясе әгъзалары белән очрашты. Бөек шагыйребез Муса Җәлил тарафыннан оештырылган журнал быел үзенең 95 еллыгын билгеләп үтә.
23 март 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Нәүрүз бәйрәмендә мәртәбәле кунак булды
Фәрит Мөхәммәтшин Нәүрүз бәйрәмендә мәртәбәле кунак булды
Бүген Казан ипподромының Хан сарае территориясендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм республика халыклары Дуслык йорты тарафыннан оештырылган Нәүрүз бәйрәме булды. Чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
22 март 2019   |   Казанда Разил Вәлиевнең 7 томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим иттеләр
Казанда Разил Вәлиевнең 7 томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим иттеләр
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең Зур уку залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 7 томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим итү кичәсе уза. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге күптомлык әдипнең бай иҗатын тулаем күзаллау һәм аның белән әтрафлы танышу мөмкинлеге бирә: аерым-аерым томнарда шигырьләре, роман һәм повестьлары, пьесалары һәм әдәби тәрҗемәләре, мәкаләләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре, публицистик язмалары, иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакында каләмдәшләренең бәяләмәләре, шигъри багышлаулары һ.б. урын алган.
22 март 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды
Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды
үген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Республика үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт әйтеп бүләкләү традициягә кереп китте”, - дип сәламләде Фәрит Мөхәммәтшин.
21 март 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты
Татарстанда Төркия белән бергә күп кенә игелекле эшләр һәм уртак чаралар үткәрелә. Шул турыда бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашуда әйтте.
21 март 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан белән Оренбург өлкәсе нәтиҗәле хезмәттәшлек итә"
Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан белән Оренбург өлкәсе нәтиҗәле хезмәттәшлек итә"
Татарстан белән Оренбург өлкәсе күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә, шул исәптә парламентара дәрәҗәдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк Закон чыгару җыенының 25 еллык эшчәнлегенә багышланган тантаналы утырышта шулай дип әйтте.
20 март 2019   |   Дәүләт Советы депутатлары Чаллыда милли мәгариф торышын тикшерделәр
Дәүләт Советы депутатлары Чаллыда милли мәгариф торышын тикшерделәр
19 мартта Чаллының 2нче татар гимназиясендә милли мәгариф проблемалары һәм перспективаларына багышланган киңәшмә булды. Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рособрнадзор департаменты, мәктәпләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында узган очрашуны парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев алып барды.
19 март 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Казан мәктәпләренә 1000 волейбол тубы алу өчен сертификат тапшырды
Фәрит Мөхәммәтшин Казан мәктәпләренә 1000 волейбол тубы алу өчен сертификат тапшырды
Бүген Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Татарстан волейбол федерациясе Президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан мәктәпләренә 1000 волейбол тубы алу өчен сертификат тапшырды. Тантаналы чара Чемпионнар лигасының 1/4 финалы кысаларында «Зенит-Казань» һәм «Гданьск» командалары арасындагы матч вакытында булды.
19 март 2019   |   Татарстанда гамәлгә ашырыла торган милли проектлар партия контроленә алынды
Татарстанда гамәлгә ашырыла торган милли проектлар партия контроленә алынды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Cәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе әгъзаларын илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны партия контроленә алырга чакырды. Шул турыда ул бүген «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумының Чистайда күчмә утырышында әйтте.
[ 19 ]    [ 20 ]    [ 21 ]    [ 22 ]    [ 23 ]    [ 24 ]    [ 25 ]