Дәүләт Советының яңалыклары

17 гыйнвар 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очташты
Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очташты
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Делегацияне өлкәнең вице-губернаторы - Хөкүмәт рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәсүл Солтанов җитәкли. Очрашуда ике регионның парламентлары арасындагы хезмәттәшлек, сәүдә-икътисад һәм мәдәният өлкәсендә элемтәләрне ныгыту турында сүз барды.
16 гыйнвар 2019   |   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы кайгы уртаклаша
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы кайгы уртаклаша
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы татар халкының бөек улы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык артисты, татар музыка сәнгатенең якты йолдызы Шакиров Илһам Гыйльметдин улының вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең туганнарының һәм барлык татар халкының тирән кайгысын уртаклаша.
16 гыйнвар 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта рухи музыка концертын карады
Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта рухи музыка концертын карады
15 гыйнварда Лаеш шәһәрендәге Мәдәният йортында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хәләл җефете Казан шәһәренең Изге Варвара чиркәве “Варвара” хоры концертын карады.
14 гыйнвар 2019   |   Фәрит Мөхәмммәтши:"Татарстан хакимияте, иҗтимагый һәм сәяси институтлар шелтәләргә колак салу гына түгел, оператив реакциясен дә күрсәтергә әзер”
Фәрит Мөхәмммәтши:"Татарстан хакимияте, иҗтимагый һәм сәяси институтлар шелтәләргә колак салу гына түгел, оператив реакциясен дә күрсәтергә әзер”
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Россия матбугаты көненә багышланган чарада катнашты.
12 гыйнвар 2019   |   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы
Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре, шулай ук матбугат басмасын әзерләүчеләр, бастыручылар һәм таратучылар! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
11 гыйнвар 2019   |   “Парламент газетасы” Татарстанга килде
“Парламент газетасы” Татарстанга килде
Татарстанда яңа проект: РФ Федераль Җыены рәсми басмасы “Парламент газетасы”ның төбәктәге “Парламент газетасы. Татарстан” газетасы дөнья күрде. Илдә кабул ителә торган мөһим законнар белән шул газета аша танышып була. “Татар-информ” агентлыгында шул уңайдан матбугат конференциясе узды.
26 декабрь 2018   |   Фәрит Мөхәммәтшин: «Законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш»
Узып бара торган ел безнең өчен нәтиҗәле һәм вакыйгаларга бай булды. Парламент эшчәнлеге Федераль Советта да югары бәя алды, Дәүләт Советының закон инициативалары Федерация Советында хуплау таба. Татарстан Дәүләт Советының 2018 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган традицион матбугат очрашуында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.
21 декабрь 2018   |   “Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
“Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
Татарстанда балалар социаль реабилитация учрежденияләренә быел 45 миллион сум акча бирелде. Шуларның 40 процентын бюджеттан тыш хәйрия акчасы тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова бүген Дәүләт Советында узган һәм берләшмәнең еллык эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат утырышында белдерде.
20 декабрь 2018   |   Юрий Камалтынов сайлаулар турында: "Дәүләт Советы үз эшен төгәл башкарачак"
Юрий Камалтынов сайлаулар турында: "Дәүләт Советы үз эшен төгәл башкарачак"
Татарстан Дәүләт Советы, нинди составта булуга карамастан, үз эшен төгәл башкарачак. Бу хакта республика парламенты рәисе урынбасары, Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов матбугат конференциясендә 2019 елда булачак сайлаулар турындагы сорауга җавабында әйтте.
20 декабрь 2018   |   Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде
Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе-2018" кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде. Парламентка балалар рәсемнәре, иншалар, эссе, видеороликлар һәм проектлар конкурсларының сигез номинациясендә 47 җиңүче чакырылган иде.
[ 27 ]    [ 28 ]    [ 29 ]    [ 30 ]    [ 31 ]    [ 32 ]    [ 33 ]