 |
| 20 декабрь
2018 |
| |
Казанда балаларны йогышлы авырулардан дәвалау урыннары җитмәү кискен проблемага әйләнгән |
|
|
Казанда йогышлы авырулар хастаханәләрендә балаларны дәвалау өчен урыннар җитәрлек түгел. Әлеге проблема бүген Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә күтәрелде. Биредә ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды.
|
|
 |
 |
| 19 декабрь
2018 |
| |
Депутатлар транспорт хәрәкәте һәм парковкаларга кагылышлы закон проектын кабул итте |
|
|
Шәһәрдә транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм кайбер территорияләрдә түләүле парковкаларны тыюга кагылышлы закон проекты кабул ителде. ТР Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» закон проектын карады. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев төп өстенлек транспорт хәрәкәтен җайга салуга бирелүен әйтте.
|
|
 |
 |
| 19 декабрь
2018 |
| |
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты хисап тотты |
|
|
Бүгенге утырышта Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап тыңланды. Комитет Рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында комитетта барлыгы 14 депутат булуын, үз эшләрен Дәүләт Советы карары белән билгеләнгән 11 төп юнәлеш буенча алып баруларын әйтеп узды.
|
|
 |
 |
| 19 декабрь
2018 |
| |
Узып баручы елда бюджетның керем үсеше чыгымнарны 20,3 млрд сумга арттырырга мөмкинлек бирә |
|
|
Татарстанның 2018 елгы бюджетында керем үсеше чыгымнар өлешен 20,3 млрд сумга арттырырга мөмкинлек биргән. Бу хакта Дәүләт Советының 44нче утырышында Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин белдерде.
|
|
 |
 |
| 19 декабрь
2018 |
| |
Дәүләт Советы депутатлары «Подписка бүләк ит» акциясе кысаларында матбугатка языла |
|
|
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вакытлы матбугатка языла. «Подписка бүләк ит» (#ПодариПодписку) акциясе кысаларында алар төрле социаль учреждениеләрне газета-журналларга яздыра.
|
|
 |
 |
| 19 декабрь
2018 |
| |
Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы ачылды |
|
|
Бүген сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы үз эшен башлады.
|
|
 |
 |
| 19 декабрь
2018 |
| |
Җәмәгать судьялары сайланды |
|
|
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар ике суд участогына биш еллык эш вакытына җәмәгать судьялары сайладылар. Судьялыкка кандидатларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.
|
|
 |
 |
| 19 декабрь
2018 |
| |
КПРФ фракциясе утырышы булды |
|
|
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында коммунист-депутатлар парламентның кырык дүртенче утырышанда каралачак сораулар буенча фикер алыштылар. Утырышта шулай ук оештыру эшләре белән бәйле берничә башка сорау да каралды.
|
|
 |
 |
| 18 декабрь
2018 |
| |
Гуманитар фәннәр үсеше мәсьәләләре каралды |
|
|
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 17 декабрьдә узган утырышында гуманитар фәннәр үсеше мәсьәләсе, республиканың мәгариф турындагы законына үзгәрешләр карап тикшерелде, Лев Толстой елына һәм Шиһабетдин Мәрҗани юбилеена йомгак ясалды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
|
|
 |
 |
| 17 декабрь
2018 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсе Халык депутатлары советы Рәисе Вячеслав Петров белән очрашты |
|
|
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсе Халык депутатлары Советы Рәисе Вячеслав Петров һәм Кемерово өлкәсеннән Федерация Советы әгъзалары Алексей Синицын һәм Дмитрий Кузьмин белән очрашты. Мәртәбәле кунаклар Казанга Кемерово өлкәсе рәсми делегациясе составында килде. Делегацияне өлкә губернаторы Сергей Цивилев җитәкли.
|
|
 |