Дәүләт Советының яңалыклары

20 сентябрь 2019   |   Президент Дәүләт Советына Юлламасын 25 сентябрьдә ирештерә
Президент  Дәүләт Советына Юлламасын 25 сентябрьдә ирештерә
25 сентябрьдә Дәүләт Советының ике утырышы узачак. Бу хакта карар бүген, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумының беренче утырышында кабул ителде.
20 сентябрь 2019   |   Дәүләт Советы комиссияләре сайланды
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында өч парламент комиссиясе оештыру турында карар кабул ителде. Депутатлар комиссия рәисләрен һәм аларның әгъзаларын сайладылар.
20 сентябрь 2019   |   Геннадий Емельянов РФ ФС Федерация Советы әгъзасы – ТР Дәүләт Советыннан вәкил булып сайланды
Геннадий Емельянов РФ ФС  Федерация Советы  әгъзасы – ТР Дәүләт Советыннан вәкил булып сайланды
Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Геннадий Емельянов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил булып сайланды. Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә.
20 сентябрь 2019   |   Даими нигездә эшләүче депутатлар саны 20 дән 22гә арта
Даими нигездә эшләүче депутатлар саны 20 дән 22гә арта
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында профессиональ даими нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары саны турында карар кабул ителде. Аларның саны 20дән 22гә арта.
20 сентябрь 2019   |   ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары сайланды
ТР Дәүләт Советы  Президиумы әгъзалары сайланды
Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары сайланды. Президиум составына 13 депутат керде.
20 сентябрь 2019   |   Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары булып сайландылар
Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов  һәм Татьяна Ларионова Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары булып сайландылар
ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары булып сайландылар.
20 сентябрь 2019   |   Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды
Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламент башлыгы сайланды. Бу вазифага Фәрит Мөхәммәтшин һәм Хафиз Миргалимов кандидатуралары тәкъдим ителде. Күпчелек тавышны Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы җыйды.
20 сентябрь 2019   |   Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды
Бүген иртәнге сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды. Утырышны парламентның иң өлкән яшьтәге депутаты Марат Галиев алып бара. Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
19 сентябрь 2019   |   Рөстәм Нуриев Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Рөстәм Нуриев Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өченче чакырылыш Алабуга муниципаль районы советының кырык алтынчы сессиясе эшендә катнашты. Бу утырышта район башлыгы Геннадий Емельяновның, Алабуга бермандатлы округыннан ТР Дәүләт Советына депутат булып сайлануы сәбәпле, үз вазифасыннан китүе турында мәсьәлә каралды.
19 сентябрь 2019   |   Аяз Шәфигуллин Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак
Аяз Шәфигуллин Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Утырышта Татарстанның Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриевның район Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.
[ 1 ]    [ 2 ]    [ 3 ]    [ 4 ]    [ 5 ]    [ 6 ]    [ 7 ]