Кытай Халык Республикасының Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе Татарстан Дәүләт Советында булды. Алар өчен экскурсияне парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның июль аенда Россия субъектларындагы закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында икенче урынны алды. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.