Олег Морозов: “Социаль яктан мөһим законнар кабул ителгәндә безгә төбәкләрдәге закон чыгаручыларның фикерен ишетү зарур”
“РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек бара. Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белән атна саен телефоннан сөйләшеп торабыз”, - дип белдерде бүген Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына сайланган депутат, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов ТР Дәүләт Советында, республика һәм федераль парламент депутатларының Татарстан өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү буенча эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы вакытында. Һәм уртак эшчәнлекнең кайсы өлкәләргә кагылганлыгын санап үтте.
Иң зур һәм әһәмиятле блок РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның федераль программаларны республика җәлеп итүдә актив итүгә кагылышлы. Бу нисбәттән депутатлар, төбәк министрлыклары актив эшчәнлек алап бара. Олег Морозов билгеләп үткәнчә, соңгы дүрт елда федераль программаларны җәлеп итүдән килгән акча күләме берничә тапкыр арткан. Мондый программалар – кырыклап, алардан килгән акча күләме уннарча миллиард сумлап исәпләнә. “Татарстан катнашмаган программалар сирәктер. Ул хәтта “Космосны өйрәнү” программасының кайбер пунктларын тормышка ашыруда катнаша. Акча тик торганнан барлыкка килми. Без РФ Финанс министры Алексей Кудринны Универсиада уздыруның гына түгел, юллар төзүнең дә мөһимлегенә ышандырдык”, - диде депутат.
Олег Морозов хәбәр иткәнчә, республикадан сайланган һәр депутат аерым бер программа өчен җавап бирә, үзенә күрә бер система җайга салынган. Татарстан депутатлары бу мәсьәләдә республика җитәкчелеге белән координацион совет кысаларында ай саен очрашып торачак. Шулай ук һәр депутат законнар эшләү белән дә шөгыльләнәчәк.
Татарстаннан сайланган депутатларның калган эш юнәлешләренә килгәндә, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Беренчедән, федераль һәм төбәк парламентлары депутатлары РФ Дәүләт Думасына кертелә торган закон чыгару инициативаларының сыйфат ягын яхшырту юнәлешендә бергәләп эшләргә тиеш. Хәзерге вакытта төбәкләрнең, күп дигәндә, закон чыгару инициативаларының 3-4 проценты гына закон рәвешен ала. Олег Морозов фикеренчә, идеясе дөрес булса да, закон актлары юридик яктан дөрес эшләнмәгән.
Тагын бер юнәлеш РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителә торган законнарга карата ТР Дәүләт Советы депутатларының бәяләмәсен бирүгә кагылышлы. “Бу фактта бар, әмма аңа системалы характер бирергә кирәк. Эш шунда: без – Федераль Җыен депутатлары – дөресен генә әйткәндә, һәрвакытта да теге яки бу проблеманың төбәк аспектын яхшы тоймыйбыз. Монда аны яхшырак сизәләр, күрәләр һәм аңлыйлар. Социаль әһәмияткә ия булган ниндидер закон кабул ителгәндә безгә төбәкләрдәге закон чыгаручыларның фикерен ишетү зарур. Төзәтмәләр яки закон чыгару инициативасы рәвешендә генә түгел, ә бәяләмә рәвешендә дә. Теге яки бу өлкәдә азмы-күпме аңлаган кеше РФ Дәүләт Думасына яки Олег Морозовка, башка депутатларга “Хөрмәтле коллегалар, бу проблемага игътибар итегез: ул законда болай дип күрсәтелгән, ә тормышта, республикада икенчерәк төрле күренә”, дип хат язса, мәсьәләне башкачарак хәл итәргә мөмкинлек туа”, - диде О.Морозов.
Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына күп еллар дәвамында сайланып килгән депутат алга таба да ике арадагы эшчәнлекнең нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
|