төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 15 март 2012
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Сайт буенча эзләү:
Матбугат хезмәте
"Канун. Парламент. Җәмгыять." тапшыруы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Введите код с картинки
Мин мөрәҗәгатемне ТР Дәүләт Советы сайтының “сорау-җавап” бүлегендә урнаштырырга риза.
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
13 март 2012
Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә ТР Волейбол федерациясе башкарма комитетының күчмә утырышын үткәрде
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
ХАКИМОВ Рафаиль Сибгатович
 
ХАКИМОВ Рафаиль Сибгатович
Республиканский округ, политическая партия "Единая Россия"
Барлык депутатлар
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның сәләтле яшьләрен бүләкләде

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның сәләтле яшьләрен бүләкләде
Бүген Казанда бөтен Россия студентлары бәйрәмен – Татьяна көнен билгеләп үтәләр. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанның сәләтле укучы һәм студент яшьләрен бүләкләделәр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Татьяна көне белән котлап, Татарстанның талантлы укучыларының алтынчы ел рәттән күп кенә бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулавын, РФ Президенты Дмитрий Медведевның грантларына лаек булуын билгеләп үтте. “Бу - бәйгеләрдә катнашучылар һәм җиңү яулаучылар өчен генә түгел, укучыларны һәм студентларны бәйгеләргә әзерләүчеләр (мәктәп һәм вуз педагоглары) өчен дә зур горурлык һәм шатлык. Без соңгы дистә елларда, бигрәк тә ахыргы берничә елда – “Киләчәк” стратегиясе раслану белән, белем бирү мәсьәләләренә игътибарның көчле булуы белән горурланабыз. Республика киләчәге – алар кулында”, - диде спикер.

Татарстан парламенты башлыгы 2011 елда премияләр һәм грантларның гомуми суммасының алдагы елга караганда азрак булуын, әмма бәйгеләрдә катнашучылар һәм җиңүчеләрнең саны һәрвакыттагыча югары икәнлеген, Татарстан студентлары һәм укучыларының барлык бәйгеләрдә дә диярлек булуын белдерде. “Әгәр әзерлекле һәм белемле педагоглар булмаса, алар эшкә сәләтле, талантлы студентларны сайлап алмаса, без, әлбәттә, мондый уңышларга ирешә алмаган булыр идек. Бу – уртак казанышлар, уңышлар, җиңүләр һәм Татарстан Республикасы киләчәген тәэмин итүче яшьләрне тәрбиялибез дигән өметләр. Сезгә моның өчен рәхмәт белдерәм. Укуда һәм тормышта зур уңышлар телим”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, спикерны куәтләп, бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган 152 укучы артында меңләгән талантлы балалар торуын, аларның да җиңүчеләр булуын ассызыклап үтте. Алты ел эчендә ил ил җитәкчелеге инициативасы белән, меңләгән укучыларның бүләкләнүен, бу максатларга 36 млн. сум акча тотылуын әйтте. Әлеге премияләр социаль яктан әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек, фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге, һөнәри осталык, рәсем сәнгате һәм һәвәскәрләр спорты номинацияләрендә җиңеп чыгучыларга каралган. “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән бәйгеләр нәтиҗәләре буенча 60 мең сум һәм 30 мең сум күләмендә премияләр бирелә. “Татарстан җире талантларга бай, анда сәләтле балалар яши. Мин аларны җиңүләре белән котлыйм”, - диде министр, аларның укытучыларына аерым рәхмәт белдереп.

2011елда Татарстаннан 32 кеше - 60 мең сум, 120 кеше 30 мең сум күләмендә премияләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында 116 мәктәп укучысы, 27 югары йорты студенты һәм башкалар бар. Бигрәк тә республиканың Әгерҗе, Актаныш, Арча, Әлмәт, Бөгелмә. Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең талантлы яшьләренә уңыш елмайган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, И.Мөхәммәтҗанов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
МӨХӘММӘТШИН Фәрит Хәйрулла улы
МӨХӘММӘТШИН Фәрит Хәйрулла улы
Фәрит Мөхәммштшин: “ Путин мәкаләсендә социаль гаделлек мәсьәләләре катгый системалы рельсларга куела”
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның “Гаделлек булдыру. Россия өчен социаль сәясәт” дигән чираттагы мәкаләсен шәрехләде.
Сылтамалар
Татарстан Республикасы законнары торышы турында доклад
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
Сайттагы яңалык
13 март 2012
26 гыйнвар 2012
24 гыйнвар 2012
25 ноябрь 2011
12 октябрь 2011
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2012 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри