төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Фәрит Мөхәммәтшин: “Туфан Миңнуллин кебек халык күңелен шулай яхшы белүчене без әле бик күп еллар сагынырбыз”

02 май 2012, 14:57

Фәрит Мөхәммәтшин: “Туфан Миңнуллин кебек халык күңелен шулай яхшы белүчене без әле бик күп еллар сагынырбыз”
Депутат, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның вафат булуы турындагы кайгылы хәбәр аның коллегалары, парламент депутатларына авыр тәэсир итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның турындагы хатирәләре белән уртаклашты.


“Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, татар драматургиясе классигы Туфан Абдулла улы Миңнулин вафат булды. Бу хактагы хәбәр гомерендә бер тапкыр гына булса да аның бай әдәби мирасы белән танышкан һәркемне тетрәндерде.

1990 елдан башлап ул Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булып сайланды, күп еллар Дәүләт Советы депутаты булды, һәрвакыт үзенең актив тормыш позициясен күрсәтеп килде. Аның сүзе, аның фикере беркемне дә битараф калдырмады. Гомере буе ул татар халкы, туган тел һәм мәдәният мәнфәгатьләрен, милли традицияләр һәм тарихны яклады. Бу хакта ачыктан-ачык һәм турыдан-туры әйтә килде.

Ул тормышны бөтен барлыгы белән яратты, хезмәт кешесен ихтирам итте. Безгә мирас итеп калдырган әдәби әсәрләре шул хакта сөйли. Без күп сорауларга тормыш зирәклеге белән җавап биргән, барыннан да бигрәк “язылмаган” законнар, ягъни гомумкабул ителгән әхлак нормалары буенча яшәгән парламент депутатын сагынырбыз әле. Безгә озак еллар бергә эшләргә насыйп булды. Дәверебезнең бу күренекле вәкиле белән аралашып яшәвем өчен, язмышыма рәхмәтлемен. Ул миңа һәрвакыт үзенең төпле киңәшләрен бирә иде.

Кызганычка каршы, язмыш аңа бик аз вакыт бирде һәм Туфан Абдулла улының таланты тулысынча ачылып җитә алмады. Аның соңгы әсәрләренән берсе булган “Төш” фәлсәфи пьесасы буенча күптән түгел генә Тинчурин театрында спектакль куелды. Әлеге әсәр аны бөтенләй башка яктан ачты. Төш һәм чынбарлык аша кешенең үзен чолгап алган чынбарлык турында фикерләве аша ул бу дөньяда ничек яшәргә, сиңа бирелгән вакытның кадерен белергә кирәклеген күрсәтә.
Татар дөньясы өчен Туфан Миңнуллинның абруе бәхәссез иде. Аны ихластан яраталар һәм бик хөрмәт итәләр иде. Халык күңелен шулай яхшы белүчене без әле бик күп еллар сагынырбыз. Аның турындагы якты хатирәләр безнең күңелдә мәңге сакланыр”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.