Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Фәрит Мөхәммәтшин Универсиада волонтерлары эшчәнлеген “бишле”гә бәяләде

04 декабрь 2013, 17:58

Фәрит Мөхәммәтшин Универсиада волонтерлары эшчәнлеген “бишле”гә бәяләде
ТР Дәүләт Советында волонтерлар өчен Ачык ишекләр көне узды. Бүген волонтерлар ТР парламенты эшчәнлеге белән таныштылар һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштылар.

Бүгенге чара 5 нче декабрьдә билгеләнә торган Халыкара доброволецлар көненә багышланды.

Республика парламенты башлыгы белән очрашуга 120дән артык спорт волонтерлары һәм социаль волонтерлар чакырылган. Фәрит Мөхәммәтшин җыелганнарга мөрәҗәгать иткәндә билгеләп үткәнчә, волонтерлар Казанда Универсиадада үзләрен бик яхшы күрсәттеләр, моның белән алар ярышларда катнашучылардан һәм кунаклардан, республика, ил һәм ФИСУ җитәкчелегеннән мактау сүзләренә лаек булдылар.

“Татарстанга килгән ун меңләп кешенең бусагадан ук кунакчыл каршы алынуы, төрле телләрдә аралашу өчен булдырылган шартлар һәм башкалар – сезнең зур миссия, сез аны “бишле”гә башкардыгыз”, - диде ТР Дәүләт Советы спикеры.

Аның фикеренчә, физик культураны һәм спортны популярлаштыруда волонтерларның роле зур. Хәзер ТРдан бик күп волонтерлар Сочига Олимпиадага барырга әзерләнә.

“Сез – гражданлык җәмгыятен һәм хокукый дәүләтне ныгытуда төп хәрәкәт итүче көч. Волонтерлык мәктәбен узганнар начар кеше булмаячак”, - диде ул. Парламент башлыгы хезмәтләре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

Бүген Дәүләт Советына приютларга, өлкәннәр йортларына, хастаханәләргә һәм башка социаль оешмаларга ярдәм итүче социаль волонтерлар да чакырылган. Алар “ТР доброволецларын үстерү үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасына керәләр.

Бүген очрашуда Татарстанда волонтерлык хәрәкәтенең оешып җиткәнлеге күп тапкыр әйтелде. ТРда яшьләр турында закон кабул ителде, анда добровольчествога ярдәм итү турында маддә бар.

Хәзер республикада 803 доброволец оешмасы эшли. Быел ТРда 14-30 яшьтәге волонтерларның саны 19 мең кешегә арткан һәм 49 мең булган.

Очрашуда катнашучыларның фикеренчә, волонтерлык эшчәнлеген мотивацияләү системасын киңәйтү турында уйларга кирәк. Дәүләт бүләге яки доброволецлар өчен аерым бер билге стимул була ала, дип саный ТР Добровольчество үсеше үзәге директоры Анна Синеглазова.

ТРдан доброволецларның һәм волонтерларның эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнә. Бөтенроссия яршларында җиңүләр моңа дәлил була ала.

Бүген ТР Дәүләт Советында “Ел доброволецы” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

"Татар-информ" мөгълүмат агентлыгы