Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







ТР Дәүләт Советының 50 нче утырышы 21 апрельдә узачак

14 апрель 2014, 17:40

ТР Дәүләт Советының 50 нче утырышы 21 апрельдә узачак
21 апрельдә Дәүләт Советының чираттагы утырышы уза. Бүген ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган президиум утырышында шундый карар кабул ителде.
Утырышны ачып парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта республикада һәм гомумән илдә булган вакыйгалар турында искәртте. Шулай итеп, ул Кырымда зур көч һәм федераль үзәктән финанс ярдәм таләп итә торган процесс башлана, дип белдерде. ТР парламент җитәкчесе, якын арада Кырымның Бакчасарай районы делегациясе Татарстанга килә, дип белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны аларга тиешле ярдәм күрсәтергә, шулай ук норматив-хокукый актлар эшләү мәсьәләләрен хәл итүдә дә булышырга чакырды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, IV чакырылыш ТР ДС ның 50 нче утырышында депутатлар 39 мәсьәләне караячак, шул исәптә Татарстан Республикасының 22 закон проекты да бар.

Депутатларга ТР башкарма хакимияте органнарының 2013 елгы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителәчәк.Парламентарийлар ТР Муниципаль хезмәт турындагы кодекска, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодекска, ТР Сайлау кодексына һ.б. үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын караячак.

Моннан тыш, Дәүләт Советы депутаты Владимир Леоновның вәкаләтләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгару турында мәсьәлә каралачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча