Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының I утырышы 1 октябрьдә узачак

22 сентябрь 2014, 16:09

V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының I утырышы 1 октябрьдә узачак
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында белдерелде. Парламент утырышының көн үзәгенә президиум 15 мәсьәләне кертергә тәкъдим итте.

V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы оештыру характерында булачак. Аерым алганда, анда яңа чакырылыш республика парламенты спикерын һәм Секретарын сайлау, парламент комитетларын һәм башка органнарны формалаштыру планлаштырыла. ТР Дәүләт Советының яңа Рәисе сайланганчы, утрышны яшь буенча өлкән депутат алып барачак. Мөгаен, спикер функциясен IV чакырылыш парламентында икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев башкарыр.

Депутатлар шулай ук ТР ҮСК нең V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлаячак һәм Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиевны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләү мәсьәләсен караячак.

Моннан тыш, 1 октябрьдә республика парламентыннан вәкилгә Федерация Советы әгъзасы вәкаләтен бирү мәсьәләсе каралачак. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан яңа сенатор итеп бишенче чакырылыш республика парламенты депутаты сайланачагын белдергән иде.

Президиум утырышында 30 сентябрьдә республика Дәүләт Советы депутатлары киңәшмәсен оештырырга һәм ТР парламенты президиумының беренче утырышына кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышырга тәкъдим ителде.

Октябрьдә ТР Дәүләт Советының тагын 2 утырышы узачак. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына юллама белән чыгыш ясарга ниятли.

Октябрь ахырында республика Дәүләт Советы ТР Президентының 2015 елга бюджет юлламасын караячак. “Парламентның эшчәнлеккә керешү процессын сузарга хакы юк”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңрак, ТР Дәүләт Советы президиумы утырышы тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга V чакырылыш республика парламентыннан нәрсә көтүе турында белдерде.

“Ул, элеккеге еллардагы парламент кебек, актив, җаваплы, башкарма һәм муниципаль хакимиятләргә каршылык белдерүгә һәм низагларга юл куймый торган булыр дип өметләнәм. Ул Татарстан җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне хәл итүне һәм ихтыяҗ туса, дәүләт хакимиятенең федераль органнарына да закон инициативасы белән чыгуны максат итеп куяр дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Яңа чакырылыш республика парламентында яңа комитетлар һәм структур үзгәрешләр кертү мөмкинлегенә килгәндә, бу мәсьәлә буенча депутатлар җыелышында фикер алышачаклар, әмма парламентның 7 комитеты депутатлар корпусы йогынтысының күпчелек өлкәләрен колачлый дип саныйбыз”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

“Татар-информ” МА язмалары буенча
Р.Горбунов фотолары