Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышы үз эшен 24 декабрьдә дәвам итә

16 декабрь 2014, 12:27

 Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының  дүртенче утырышы үз эшен 24 декабрьдә дәвам итә
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясе, төгәлрәге, 4 нче утырышның дәвамы 24 декабрь көнне уздырылачак. Бу хакта бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында хәбәр ителде.


Утырышта төп 5 мәсьәлә каралды. Чарада катнашучыларны сессия каравына тәкъдим ителә торган көн тәртибе белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды.

Анда, узган утырылышта карап бетерелмәгән мәсьәләләрдән тыш, өстәмә 29 мәсьәлә карау ниятләнә. Алар арасында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе, "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы” ТР закон проекты, “Акланган сәяси репрессияләр корбаннарының хокукларын торгызу республика комиссиясе” карарына үзгәрешләр кертү, " Татарстан Республикасының 2014 елга бюджеты һәм 2015, 2016 еллардагы план чоры" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү", муниципаль районнарның чикләрен билгеләү, сүз иреге һәм дини оешмалар законына үзгәрешләр кертү, ТРның Экология кодексына үзгәрешләр кертү һ.б. закон проектлары бар.

Лилия Маврина 24 декабрьдә булачак утырышта катнашучылар белән дә таныштырды. Закон нигезендә, парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре, ким дигәндә, елга бер тапкыр парламент утырышында катнашырга тиеш. Шуның нигезендә, ТР Дәүләт Советының киләсе атнага планлаштырылган утырышында шундый партия вәкилләре дә чакырылачак. Алар "Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру" Татарстан Республикасы закон проекты буенча фикер алышуда актив катнашырлар дип көтелә.

ТР парламенты Рәисе урынбасары Римма Ратникова ТР Дәүләт Советында кабул ителәчәк законнар киләчәктә электрон вариантта булачагын хәбәр итте. Бу, беренче чиратта, хөкүмәт тарафыннан чыгарыла торган басмаларның эшен җиңеләйтү, аларда бары гражданнар өчен аеруча әһәмияткә ия законнарны гына бастыру максатыннан эшләнелә. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу фикерне хуплады. " Законнарны газеталарда бастыру өчен 28 миллион сум күләмендә акча сарыф ителә. Электрон вариантка күчү бик җайлы булачак", - диде ул.

Президиум утырышында кабель телевидениесе һәм төбәкләрдәге телеканалларны саклап калу мәсьәләсендә сүз булды. Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать әзерләнүен хәбәр итте. Парламент җитәкчесе исә, аның үтемле һәм нәтиҗәле булырга тиешлеген, мөрәҗәгатьне кемгә әзерләргә икәнен ныклап уйларга кирәклеген һәм парламентның киләсе утырышына кадәр өлгертү мөһимлеген ассызыклады.

Утырыш барышында парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, үзе җитәкләгән комитет каршында экспертлар советын булдыру хакында закон проектын ТР Дәүләт Советының киләсе утырышында тәкъдим итәчәген хәбәр итте. "Эксперт советлары эшчәнлегенең максаты - булдырылган закон проектларын фәнни һәм техник яктан нигезләү, законнарны кулланучылар өчен уңайлы һәм файдалы итү", - диде ул. Эксперт советлары төп, социаль яктан мөһим булган закон проектларын эшләүдә катнашыр дип ниятләнә. Мондый рәвешле закон проектларын булдыру Россиянең берничә субъектында кулланыла. "Эш даирәсен арттырып, без бары уңай нәтиҗәләргә генә ирешербез дип ышанам. Экспертлар советына төпле, эшләргә теләге булган кешеләрне тупларга кирәк. Аның составында галимнәр дә, законны кулланучылар да булырга тиеш", - диде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. Шундый ук совет Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты каршында да оешачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Роберт Горбунов фотолары