Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Очрашу темасы - конструктив хезмәттәшлек

12 февраль 2015, 12:47

Очрашу темасы - конструктив  хезмәттәшлек
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары, ЛДРП фракциясе әгъзасы Вадим Деньгинны кабул итте.

Очрашуда Дәүләт Думасы белән ТР Дәүләт Советы депутатларының төбәк мәсьәләләрен хәл итүдә конструктив элемтәсе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, депутат фракцияләренең бергә эшләве нәтиҗәсендә, комитет “Реклама турында”гы законга түләүле каналларга рекламаны кайтаручы мөһим төзәтмәләр кертүгә иреште.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм республика парламенты депутаты, ЛДПР ТТБ координацин советы әгъзасы Руслан Йосыпов катнашты.

Очрашуда башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәтттәшлек бүлеге