Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышы 20 февральдә була

13 февраль 2015, 16:10

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышы 20 февральдә була
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы 20 февральдә үткәреләчәк. Бу хакта бүген парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып җибәреп, депутатларга ТР Президенты тарафыннан барлык муниципаль берәмлекләрдә кризиска каршы комиссияләр булдыру кушылганын искәртте. Парламент рәисе моның бүгенге утырышта катнашучыларга да кагылуын шәрехләп үтте. “Һәркайсыгыз үз эш юнәлеше буенча, үз коллективыгызда эш барышына игътибарлы булыгыз, бернинди нормадан артык чыгу булырга тиеш түгел”, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина докладыннан билгеле булганча, комитет тәкъдимнәре белән 53 мәсьәлә кертелә. Шул исәптән 15 республика һәм 33 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының закон чыгару инициативалары. ТР законнары проектларының сигезе икенче укылышка әзерләнгән, җидесен беренче укылышта карау ниятләнә.

Сессия утырышында депутатлар ТР буенча Эчке эшләр министрының 2014 ел нәтиҗәләре буенча республикада җинаятьчелек һәм хокук тәртибе торышы турындагы хисабын тыңлаячак. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкилнең кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турындагы доклады белән чыгыш ясавы көтелә. Депутатлар стратегик планлаштыру турында, алкоголь продукциясен сату вакыты, урыны һәм шартларын өстәмә чикләүләр турында закон проектларын, ТТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы һәм башка ТР законнары проектларын караячак. Шулай ук көн тәртибендә ТР Хисап палатасына йөкләмәләр турындагы сорау бар. Республика бюджеты хакындагы законга хөкүмәт тәкъдим иткән үзгәрешләр дә беренче укылышта каралачак.

КПРФ депутаты Хафиз Миргалимов, көн үзәгенә куелган 53 мәсьәләгә өстәп, Казан шәһәре башкарма комитетының җылылык өчен түләүгә яңадан өстәп исәпләнүнең сәбәпләре турында мәгълүматын тыңларга тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплавын белдерде. “Халыкка ни өчен мондый вәзгыять туганын аңлатырга кирәк. Социаль челтәрләрдә Казан хакимиятенә, Хөкүмәткә карата шикаятьләр, гаепләүләр бик күп, шуңа күрә җылылык өчен 326 млн сум бурыч каян килеп чыкканын аныкларга кирәк”, - дип белдерде парламент рәисе. Ул ассызыклаганча, кыш җылы булса да, фатирларда җылылык өчен температураны югары тотканлыктан килеп чыккан өстәмә бурычны халыкка бүлеп исәпләүгә карата ризасызлык бик зур. Әле өстәвенә сайлау елы да, халык хәзер сайлауга килмәү белән яный. “Без халык белән ачыктан-ачык сөйләшергә күнеккән, шуңа күрә, һичшиксез, ачыклык кертергә кирәк”, - дип күрсәтмә бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

Президиум утырышында башка сораулар да каралды.

“Татар-информ” МА язмалары буенча