Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышы 20 мартта була

13 март 2015, 14:33

Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышы 20 мартта була
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышы 20 март көнне сәгать 10да ачыла. Бу дата бүген Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова рәислегендә узган ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында тәгаенләнде.


Президиум утырышының көн кадагына куелган мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина чыгыш ясады. Комитетлар тәкъдиме белән Дәүләт Советының чираттагы утырышында 42 мәсьәлә буенча фикер алышу узар дип көтелә. Алтынчы утырышның төп мәсьәләсе буларак ТР башкарма хакимият органнарының 2014 ел эшчәнлегенә хисабы каралачак. Әлеге хисап ТР Дәүләт Советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 10 мартта тәкъдим ителгән. Бу мәсьәлә буенча парламент каршында ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясар дип көтелә.

Депутатлар шулай ук "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү (III укылыш), "Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында "гы ТР Законының 11нче маддәсенә үзгәрешләр кертү (I укылыш), "Татарстан Республикасы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында"гы ТР Законының 10нчы һәм 15нче маддәләренә үзгәрешләр кертү (I укылыш) һ.б сораулар буенча фикер алышычак. 

Бүген  ТР депутатлары һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышның 5 июньдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында уздырылачагы билгеле булды.  Бу мәсьәлә буенча утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады.

"Быел без Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Февральдә бәйрәм итү чаралары турында ТР Президенты Указы дөнья күрде инде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарихи яктан әһәмиятле булган әлеге чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетын җитәкли ", – дип сөйләде Римма Ратникова. Ул билгеләп узганча, РФның Яңа Конституциясе нигезендә моннан 20 ел элек төбәкләрдә парламентлар формалаша башлады. ТР парламенты да, 1995елда, Югары Совет атамасын югалтып, Дәүләт Советына әйләнде һәм аның исеме генә түгел, җисеме дә үзгәрде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, башта Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, парламентның 20 еллыгын билгеләп үтү турында сүз булган, хәтта "ТР Дәүләт Советына – 20 ел" дигән календарь да чыгарып өлгергәннәр. "Ләкин тирәнрәк уйлана башлагач, үз алдыбызга, нишләп әле ул алай булырга тиеш, дигән сорау куйдык. Безнең бит Татарстан Югары Советының 12нче чакырылышы бар һәм ул чакырылышта республикабыз язмышы өчен гаять мөһим документлар – Суверенитет турында Декларация, соңрак ТР Конституциясе кабул ителде. Татарстанның яңа дәүләтчелеге нәкъ менә шул документлардан башланып китте. Шуңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу датаны киңрәк итеп алуны тәкъдим итте", – дип шәрехләде бу вазгыять уңаеннан Римма Ратникова.

Ул ТР депутатлары һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның яңа  тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетын республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкләячәген белдерде.

"Татар-информ" МА язмалары буенча

Роберт Горбунов фотолары