төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 сентябрь 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать иттте

28 сентябрь 2015, 12:45

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать иттте
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына еллык Юллама белән мөрәҗәгать иттте.


Рөстәм Миңнеханов юлламасында сүз Татарстанның эчке һәм тышкы сәясәте торышы турында барды.

Сайлау алды кампаниясе барышындагы яңгыраган тәкъдимнәргә һәм искәрмәләргә системалы анализ ясарга һәм аларны чынга ашыру буенча чаралар уйларга кирәк, дип белдерде  Рөстәм Миңнеханов. "Сайлаулар нәтиҗәләрен республикадагы тулаем хакимият системасына бәя һәм башланган үзгәртеп коруларны дәвам итүгә теләк буларак карыйм", - диде ул һәм барлык татарстанлыларга ышаныч баглавы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистика үзәге базасындагы өченче махсус икътисади зона формалаштыру буенча эшне тизләтүне йөкләде. Республика лидеры сүзләренчә, махсус икътисади зоналар Татарстанда яңа бизнеслар үсешенә этәргеч бирә. “Алабуга” МИЗында хәзер 19 производство эшли, ел азагына кадәр тагын 3 завод ачыла. 2020 елларга 90 компания-резидент җәлеп итү күздә тотыла, 243 млрд сум күләмендә инвестицияләр турында сүз бара, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, “Иннополис”та яңа 15 резидентның проектлары хупланган. “Әлеге зонаның Лаеш мәйданчыгын да оператив төстә файдалану таләп ителә. Аннан тыш, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге базасындагы өченче махсус икътисади зона формалаштыру буенча эшне тизләтү зарур. Безнең махсус икътисади зоналар гамәлдә булудан синергетик нәтиҗәлелеге алар белән идарә итүнең бердәм кластерга берләштерү хисабына ирешеләчәк”, - дип игълан итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу Россиядә беренче шундый тәҗрибә, дип ассызыклады.

Татарстан Халыкара оешмалар, халыкара компанияләр һәм башка илләр белән, барыннан да элек, яңа технологияләр өлкәсендә күпьяклы хезмәттәшлеккә әзер, диде ТР Президенты.

Бүген Татарстан 140 тан артык ил партнерлары белән мөнәсәбәтләрне уңышлы үстерә, агымдагы ел башында республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 22 млрд доллардан артты, дип ассызыклады Миңнеханов. Соңгы 5 елда Татарстан икътисадына җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре 7 млрд доллар чамасы тәшкил итте, диде ул. "Моның белән бергә, безгә Татарстанның югары технологияле компанияләрен глабаль базарга һәм бизнесның халыкара икътисади кооперациядә катнашуына активрак этәрергә кирәк. Без, шулай ук, чит ил компанияләре үз бизнеслары, идеяләре һәм технологияләрен башлау өчен Россиягә килгәндә старт мәйданчыгы буларак безнең республиканы сайлаулары белән кызыксынабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты үз чыгышында бик күп тармакларга тукталып узды. Текст белән тулысынча  әлеге сылтама аша танышырга мөмкин. 

Утырыштан соң журналистлар белән аралашканда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  үз фикерләрен бәян итте. “13 сентябрьдә Татарстанда үткәрелгән сайлаулардан соң, ә анда республика Президенты бөтен халык тарафыннан зур ышаныч белән һәм сайлаучыларның сайлауга югары дәрәҗәдә килүе шартларында сайланды, ТР Хөкүмәте формалашканнан соң, Рөстәм Миңнеханов парламентка (аның аша – Татарстанның бөтен җәмәгатьчелегенә) алдагы елга үсеш юнәлешле еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул итте”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты башлыгы әйтүенчә, ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында республика Президенты юлламасында билгеләнгән төп мәсьәләләр каралачак, һәм Рөстәм Миңнеханов йөкләмәләренә нисбәтле эшләр әзерләнәчәк.

“Хәзерге вакытта иң мөһиме – товар сату базарларын саклау, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә белү, бюджет формалаштыру. Без инде киңәшмәләрдә муниципаль җитәкчеләр белән бюджет турында фикер алышулар үткәрәбез. Октябрьнең икенче яртысында ул ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителер дип исәпләп торабыз. Эшнең бу бик мөһим этабы”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ" МА язмалары буенча

Роберт Горбунов фотолары






Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.