төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 16 май 2021
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
"Канун. Парламент. Җәмгыять." тапшыруы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото






Депутатлар Татарстанда федераль медицина тернәкләндерү үзәге ачу хакында фикер алышты

07 апрель 2016, 18:04

Депутатлар Татарстанда федераль медицина тернәкләндерү үзәге ачу хакында фикер алышты
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанда олылар һәм балалар өчен медицина тернәкләнүе үзәкләрен булдыру хакында сөйләштеләр.

Фикер алышуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты. Ул хәбәр иткәнчә, республикада тернәкләндерү хезмәте физик культура ярдәмендә сәламәтләндерүгә каралган 109 кабинетта, физиотерапия бүлекләренең 127 кабинетында, рефлекс терапиясенең 25 кабинетында, психологик терапиянең 19 кабинетында һәм логопедиянең 17 кабинетында күрсәтелә.

Узган ел, мисалга, медицина тернәкләндерү бүлекләрендә 22,3 мең кеше дәваланган, 2014 елда бу сан 12,7 меңне тәшкил иткән.

“Тернәкләнү, авыру яки организмның кайбер функцияләре эшләмәү нәтиҗәсендә, тулысынча сәләмәтләндерү этабы булып тора. Әгәр дә инде бу мөмкин эш түгел икән, ул авыруга социаль һәм физик яктан яраклашырга ярдәм итә. Медицина ягыннан тернәкләндерү инвалидлыкка китерә торган сәбәпләрне юкка чыгарырга, яисә инвалидларга физик, психик, профессиональ һәм икътисади активлыкларын арттырырга булыша”, - дип тәгаенләде министр урынбасары.

Татарстанда инвалидларны тернәкләндерүдә 6, балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерүдә 13, шулай ук сукыр һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерүдә 1 үзәк гамәлдә. Узган ел, мисал өчен, балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 6 мең инвалид балага социаль хезмәт күрсәтелгән.

Сергей Осиповның әйтүенә караганда, бу өлкәдә проблемалар да җитәрлек: “Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәрәҗәдәге тернәкләндерү үзәген төзүне кем финансларга тиеш дигән мәсьәлә ачык кала бирә. Шулай ук, социаль иминиятләштерү белән шөгыльләнгән фондларның төбәкләрдәге филиалларының үзара элемтәдә булмавы, медицина тернәкләндерүе буенча финанслауның чикле булуы да чагылыш таба. Төбәк дәрәҗәсенә килгәндә, кыйммәтле медицина җиһазларын сатып алырга финанслар җитми”,- диде ул.

Министрлык вәкиле хәбәр иткәнчә, федераль дәрәҗәдә әлеге үзәкне төзү хакында сүз инде 2012 елда ук барган. Татарстан мондый медицина учреждениесенә мохтаҗ булган 10 төбәк исемлегенә дә кертелгән. Әмма әлеге мәсьәлә проект буенча фикер алышуга гына кайтып калган.

Федераль медицина тернәкләндерү үзәге төзү якынча 1 млрд сум акча таләп итә. Балаларга дигән мондый үзәк төзү исә 550 млн сумга төшәчәк.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
06
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.