төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото












Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 31 майда була

24 май 2016, 13:34

Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 31 майда була
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 31 май көнне була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Президиум утырышы бер минутлык тынлык белән башланды. Парламентарийлар ТАССР Дәүләт куркынычсызлык комитетында җитәкчелек иткән, IX-XI чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Илдус Галиевны искә алды.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин традиция буенча республиканың иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышының төп вакыйгалары турында искәртте. Аерым алганда, парламент башлыгы 9 май көнне 45 мең кешене бердәм хәтер колоннасына җыйган "Үлемсез полк" акциясе уңаеннан кичерешләре белән уртаклашты, Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең "Россия - ислам дөньясы: Kazansummit-2016" VIII халыкара икътисади саммитын үткәрү турында билгеләп үтте һәм татарстанлыларның 22 май көнне "Бердәм Россия" алдан тавыш бирүдә актив катнашуларын югары бәяләде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина алда көтелгән утырышның көн тәртибенә кертелә торган мәсьәләләр турында бәян итте. Лилия Маврина билгеләп узганча, бүгенгә унсигезенче утырышның көн тәртибендә 33 мәсьәлә каралган, шул исәптән 13 республика закон проекты һәм 10 федераль закон проектлары һәм Россия төбәкләре закон чыгару органнарының закон чыгару башлангычлары.

Беренче укылышта 2015 ел һәм 2016 елның 3 ае өчен Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының бюджет үтәлеше турындагы закон проектлары, шулай ук Дәүләт Советы депутаты статусы турында һәм дәүләт вазифалары, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференцияләнгән салым ставкаларын раслау, Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү, ветеринар эше, яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте, музейлар һәм музей эше турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары һәм башка хокукый актлар каралачак.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертәчәк закон проекты икенче укылышка әзерләнгән, театрлар һәм театр эше турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итү ниятләнә.

Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтленең ант итү текстын үзгәртергә планлаштыра. Парламентның тиешле Күрсәтмәсе проекты исә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әзерләгән. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтленең иҗтимагый кабулиятләре һәм иҗтимагый ярдәмчеләре турындагы Положениегә дә үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

Парламент утырышында Дәүләт Советының РФ ФҖның Дәүләт Думасына тапшырасы 2 закон чыгару башлангычы каралачак, анда алкоголь базарын җайга сыла торган федераль закон проектлары турында сүз. РФ Салым кодексының 333.33 нче маддәсе 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты алкоголь продукция сатучы эшкуарлар өчен административ киртәләрне киметүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, депутатлар юридик зат атамасы (ул үзгәртеп корылмаган очракта) яки урыны алышыну белән бәйле лицензияне яңадан рәсмиләштергән өчен дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим итә. Лицензияләүдә яңа тәртипне раслау өчен этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турындагы федераль законга да үзгәрешләр кертертү таләп ителә.

Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Министрлар Кабинетының “Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны, аларның күзәтүсезлеген профилактикалаудагы эшчәнлеге турында”гы мәгълүматы тыңланачак.

Президиум карары белән дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча Экспертлар советы персональ состав расланган. Яңа структура белән I-IV чакырылышлар Татарстан Республикасы Югары Советы һәм Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина идарә итәчәк.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. 

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.