Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин академик Индус Таһировны 80 яшьлек юбилее белән котлады

24 май 2016, 16:33

Фәрит Мөхәммәтшин академик Индус Таһировны 80 яшьлек юбилее белән котлады
Тирән тикшеренүче-тарихчы, искиткеч сүз остасы, үз халкының чын патриоты Индус Таһиров - Татарстанның яңа дәүләтчелеге чишмә башында торган шәхес. Бу хакта бүген Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Гыйльми совет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узды. Тантаналы утырыш ТР Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөня татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһировның 80 яшьлек юбилеена багышланды.

Юбилярны тәбрикләү чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

Илшат Гафуров Индус Таһировны КФУның профессор-мөгаллимнәр составы исеменнән тәбрикләп, бүген бик әһәмиятле вакыйга, бүгенге датаның озын иҗади юлны бәяләргә мөмкинлек бирә торган көн икәнен, галим узган юлның үсеп килүче буын өчен үрнәк булуын билгеләп узды. Ректор Индус Таһировта чын патриот һәм интеллигентка хас иң күркәм сыйфатлар булуын әйтте. Илшат Гафуров галимнең университет тарихы белән тыгыз бәйләнгән булуын ассызыклады. “Казан университетына студент буларак килеп, сез бөтен гомерегезне үз факультетыгыз белән бәйләдегез, анда 15 елга якын декан булдыгыз. Университетта тарихи белем сезнең исемегез белән бәйле”, - дип, ул илдә тарих буенча белем бирә торган һәркайда Индус Таһиров исеме бик яхшы таныш булуына басым ясады. Илшат Гафуров сүзләренчә, профессионализм, киң эрудиция, үз эшенә тугрылыгы Индус Риза улына зур галим булырга мөмкинлек биргән.

Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировны республика җитәкчелеге – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президент Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт һәм депутатлар исеменнән котлап, аның Россия, Татарстан тарихын өйрәнүгә гаять зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Бу кеше үзен үзе "ясаган" шәхес. Аны бернинди зур җитәкчеләр, партия юлбашчылары да аны ияртеп йөртмәде, ул үзен үзе танытты", - дип белдерде парламент башлыгы.

“80 яшь ул – бик түгәрәк, җитди, киләчәккә күз салып, үткән тормышка берникадәр нәтиҗәләр ясый торган дата. Үзтәнкыйть, тирән канәгатьлелек белән юбиляр тормышы республикага, КФУга багышланган дияргә була, һәм ул Россия, Татарстан, татарлар тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес. Галим эзлекле һәм нигезле эш алып бара. Галим, күренекле публицист, Татарстанны, татар халкын кайнар ярата торган кеше буларак киң танылды”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары