Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Фәрит Мөхәммәтшин прокуратура хезмәткәрләренә парламент сайлаулары турында лекция укыды

26 май 2016, 12:06

Фәрит Мөхәммәтшин прокуратура хезмәткәрләренә парламент сайлаулары турында лекция укыды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларда закон үтәлешен прокурор күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча уку-методик семинарында чыгыш ясады. Анда шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин катнашты. Семинар, Россия сайлау законына кертелгән яңалыкларны белдерү һәм аңлату максатыннан, үткәрелде.

 

Фәрит Мөхәммәтшин лекциясендә прокурор хезмәткәрләренә Россия һәм төбәк парламентларында структура һәм сайлаулар системасы турында җентекләп сөйләде. “Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга 115 көн бар. Шуның белән бәйле оештыру партия һәм сәяси чаралар тулы көченә бара. Кызганычка каршы, сайлау законнары еш үзгәртелә. Мин парламентта 20 ел эшләгән кеше буларак, бер генә сайлау алды кампаниясен дә иске законнар буенча үткәрмәдек дип әйтә алам. Теләсә нинди очракта, яңалыклар бар, шул исәптә законнарны яхшы белүне таләп итүче радикаль юнәлештә дә”, - дип билгеләп үтте ул.

“Прокурор хезмәткәрләре өчен мондый укулар кирәк, чөнки алар, гомумән, Россиядә, шулай ук субъектларда да сайлау законнары сагында торалар. Сайлау кампаниясе барышында, сайлау марафоны нәтиҗәләренә җәмәгатьчелек ышанычы  сезнең принципиальлек һәм таләпчәнлектән тора”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан парламенты җитәкчесе лекциясендә прокуратура хезмәткәрләрен сайлау законнары буенча әзерләнгән мәгълүмат материалларына һәм методик әсбапларга игътибарлы булырга чакырды.

 Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Андрей Данилов фотолары