төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото




















Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Башкарма бюросы утырышы ачылды

26 май 2016, 14:02

Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Башкарма бюросы утырышы ачылды
"Казан ярминкәсе”ндә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Башкарма бюросы утырышы ачылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы президентташы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнаша.


Илсур Метшин утырышны ачып, Казан “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының устав чарасында катнаша торган Евразия төбәгенең беренче шәһәре булуын искәртте. “Биредә һәр катнашучының тәҗрибәсе бәһасез һәм кабатланмас, - дип ассызыклады ул. – Бу эш нәтиҗәле һәм истә калырлык булыр дип ышанам”.

Татарстан Президенты фикеренчә, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр кыска вакытта абруйлы һәм киң танылган оешмага әйләнде. “Татарстан Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының төбәк бүлекләрен булдыру турындагы карарны хуплый”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы буенча коллегалары исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

“Мондый мәртәбәле форумның Казанда узуы аерым әһәмияткә ия”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты башлыгы Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы башкарма бюросының Казандагы утырышларында күтәрелгән мәсьәләләр Европа Советы мәйданнарында да чагылыш табуын әйтте. Хакимиятнең регион һәм муниципаль органарын киң хокуклар һәм вәкаләтләр белән тәэмин итү, җирле демократияне үстерү - бу юнәлештә иң мөһим юнәлеш булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин 1985 елда Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы тарафыннан Җирле үзидарәләрнең Европа хартиясе кабул итүен искәртеп узды һәм бу документны муниципаль хакимият органнарының төп принципларын билгеләүдә “демократиянең иң төп инструменты” дип бәяләде. Ул, шулай ук, Хартиянең тере инструмент булуына һәм даими рәвештә камилләшүенә, заманча трендларны чагылдыруына басым ясады.

Мәсәлән, узган елның октябренда Конгрессның 29 сессиясендә Европа Советына кергән 47 дәүләт вәкилләре катнашуында җирле үзидарәләрнең яңа формалары буенча фикер алышулар булган. Хәзер исә Конгресс җирле үзидарә органнарын халыкка якынайту, аны мөмкин кадәр ачык итү максатыннан рекомендацияләр эшләргә ниятли.

Фәрит Мөхәммәтшин Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы кысаларында муниципалитетларның узара аралашуын югары бәяләде. “Йөздән артык мэр системалы рәвештә халыкка якын булган көндәлек мәсьәләләр хакында фикерләшәләр”, - диде ул.

Республика парламенты башлыгы бу нисбәттән Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның керткән өлешен дә югары бәяләде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.