Матбугат хезмәте |
|
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш |
Медиа-материаллар |
|
Вакыйгалар фотогалереясе |
|
Депутатлар корпусы |
|
Сотрудничество |
|
|
Дәүләт Советының яңалыклары
ТР Дәүләт Советы Рәисе Казан аэропортында Ислам үсеш банкы президентын каршы алды
27 май 2016, 1:52
Бүген төнлә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Казан" Халыкара аэропортында Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али әл-Мәдәни җитәкчелегендәге делегацияне каршы алды. Ул Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында катнашу өчен килде.
Әхмәт Мөхәммәт Али әл-Мәдәни 1975 елдан башлап Ислам үсеш банкын җитәкли. 1993 елдан 1995 елга кадәр ул Согуд Гәрабстанында төзелгән Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре булып торган.
Искәртәбез: "Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы Казан ратушасында узачак. Аны төркемнең рәисе - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә. Утырыш нәтиҗәләре буенча резоюция кабул итү каралган. Төркем эшенең тәнәфесендә Иске Татар бистәсенә экскурсия оештырыла.
"Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчлегендә, Россия Федерациясе күзәтүче сыйфатында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кушылганнан соң, төзелде. Аңа 27 мөселман дәүләтеннән 33 танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе керә.
Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
|
Кирегә
|
Депутат мөнбәре |
|
Сылтамалар |
|
Вакыйгалар календаре |
| дүш | сиш | чәр | пәнҗ | җом | шим | якш |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
06 |
07 |
|
08 |
09 |
10 |
11 |
12 |
13 |
14 |
|
15 |
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
21 |
|
22 |
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
|
29 |
30 |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
|
|
Сайттагы яңалык |
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
|
Яңалыкларга язылу |
|
Сайтта сораштыру |
|
Сылтамалар |
|
|