Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Депутатлар милли мәгариф концепциясе үсеше хакында фикер алыштылар

20 июнь 2016, 15:55

Депутатлар милли мәгариф концепциясе үсеше хакында фикер алыштылар
Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында милли мәгариф концепциясе үсеше хакында фикер алыштылар. Доклад белән республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясады.

Әлеге концепция милли мәгарифне үстерү өлкәсендә стратегик документ булып санала. Күпмилләтле республикада милли мәгариф системасының нинди юнәлешләрдә үсүе, принциплары һәм гомуми юнәлешләре әлеге документта чагылыш тапкан. 

Илдар Мөхәммәтов искәртеп узганча, милли мәгариф системасы республикада күптәннән формалашкан. Концепциядә исә аны камилләштерү күздә тотыла. Идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру, мәгариф системасының эчтәлеген камилләштерү, белем бирү оешмалары челтәрләрен үстерү, ресурслар белән тәэмин итүне методологик яктан баету планлаштырыла.

“Концепциянең нәтиҗәсе буларак, без туган телгә, Татарстанда яшәүче халыкларның халыкның тарихи һәм мәдәни мирасына мәхәббәт уятуны, туган телне өйрәнү һәм аралашуны күрәбез. Милли мәгариф концепциясен кабул итеп, тормышка ашыру, һичшиксез, аның нәтиҗәле үсешенә нигез булып торачак”, - диде министр урынбасары.

Әлеге концепцияне булдыруда зур өлеш керткән Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Президент Аппаратында документны тулысынча караячаклар һәм бераз кыскартачаклар. Ләйлә Фазлыева татар телендә белем бирә торган педагоглар әзерләү буенча чишеләсе мәсьәләләр булуын, физика, химия һ.б. төгәл фәннәрне киләчәктә татар телендә укыта алачак студентларга стипендияләр түләү мөмкинлеген карауны билгеләп үтте.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев бу уңайдан үз фикерен җиткерде.

“Әмма концепция үзеннән-үзе эшләп китми, аны эшләтү механизмы кирәк. Аның бер кимчелеге дә бар: монда укытучыларга урын аз бирелгән, аларга игътибарны арттырырга кирәк. Әллә нинди дәреслекләр язсаң да, әллә нинди мәктәпләр төзесәң дә, әзерлекле укытучыны бирә алмыйбыз икән, бөтен кылган гамәлләребез буш”, - дигән нәтиҗә ясады комитет җитәкчесе Разил Вәлиев.

Чыгыштан соң, утырышта катнашкан республика парламенты җитәкчесе Римма Ратникова урынбасарга сорау бирде: “Күптән түгел республиканың Язучылар берлеге корылтае булды, әмма сезнең министрлыктан анда берәү дә катнашмады. Анда бик җитди мәсьәләләр күтәрелде. Шунда язучыларның берсе: “Милли мәгариф системасын юкка чыгардыгыз, кайчан сез аны безгә кайтарасыз?” - дигән сорау бирде. Аңа ничек җавап бирер идегез?”

“Татар милләте язмышы өчен җаны-тәне белән армый-талмый эшләп йөргән кешеләр бу мәсьәләне һәрвакыт күтәрәләр. Бу табигый процесс, ләкин ул күпмедер дәрәҗәдә тема популяр булганга күтәрелә. Милли мәгариф юкка чыкмаган һәм бетәргә җыенмый да”, - дип җавап кайтарды Илдар Мөхәммәтов. Аның әйтүенчә, милли мәгариф өлкәсендә идарә системасы эшли, мәгариф учреждениеләре челтәре гамәлдә. Татарстанда 785 татар мәктәбе бар. Урынбасар аларның кайберләре башлангыч, кайберләре урта булуын да билгеләп үтте. Ул мәктәпләр туган телне укыта торган педагоглар белән 100 процент тәэмин ителгән булуын искәртте. “Фәнни методик яктан да шактый зур эш башкарылган. Мәктәпләр үзләре җибәргән гаризалар буенча дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителә. Федераль исемлеккә генә дә безнең 64 дәреслек кертелгән, тагын 24се рецензия алды. Башка бер халыкның да мондый дәреслеге юк”, - диде министр урынбасары.

Ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының язучылар белән тыгыз элемтәдә торуын һәм хезмәттәшлек итүен әйтте. “Без язучыларның үзләренә еш мөрәҗәгать итәбез. Соңгы елларда алар мәктәпләргә бик сирәк чыга”, - диде Илдар Мөхәммәтов.

Римма Ратникова исә язучыларга мәгълүмат җитмәвен билгеләп үтте.

Урынбасар язучылар белән элемтәләрне ныгытырга вәгъдә бирде.

Утырышта  Теләче районының Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугызъеллыкка калдыру һәм Лесной, Шармаш тугызъеллык мәктәпләрен башлангыч итү хакында матбугатта яңгыраган мәсьәләне дә күтәрделәр. 

Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов бу уңайдан аңлатма бирде.

“Республикада киләсе уку елында мәктәпләре оптимальләштерү шаукымына эләккән 10 район бар. Алар финанс органнары таләбе буенча, урта мәктәптән төп мәктәпкә күчерелә. Теләчедә 3 мәктәп оптимальләштерүгә эләгә. Пәнҗешәмбе көнне бу уңайдан Энгель Фәттахов район башлыклары белән җыелыш уздырачак”, -диде ул. Аның сүзләренчә, мәктәпләрне берләштергәндә милли статус югала икән, андый оптимальләштерү гамәлгә ашырылмый. Бу татар мәктәпләренә генә түгел, мари, мордва, удмурт, чуваш мәктәпләренә дә кагыла.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев авылларда мәктәпләр ябылганда, җирле халык фикерен дә исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, укучылар саны сиксәннән ким түгел икән, бу мәктәпләр сакланырга тиеш. "Алан мәктәбендә 82 укучы бар. Мәктәпләр канун бозып үзгәртелергә тиеш түгел", - диде депутат.

"Татар-информ" МА язмалары буенча

Андрей Данилов фотолары