төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото













Авыл хуҗалыгы техникасына запас частьлар өчен ел саен 3,5 млрд сум чамасы акча сарыф ителә

20 июнь 2016, 16:17

Авыл хуҗалыгы техникасына запас частьлар өчен ел саен 3,5 млрд сум чамасы акча сарыф ителә
Татарстанда ел саен авыл хуҗалыгы техникасына запас частьлар алу чыгымнары 3,5 млрд сум чамасы тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.


Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләү өчен 2014-2016 елларда республика бюджетыннан 2 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Шушы өч елда "2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү" дәүләт программасын чынга ашыру чорында 1097 трактор, 365 ашлык суктыру, 146 терлек азыгын әзерләү комбайннары һәм башка кече техника, җиһазлар алынган.

"Соңгы елларда бәяләр арту һәм безнең товар җитештерүчеләрнең сатып алу мөмкинлекләре кимү сәбәпле, яңа техника сатып алу 2 тапкыр, ә кайбер күрсәткечләр буенча 3 тапкыр кимеде", - диде М.Әхмәтов.

Хәзер республикада авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын 13 оешма җитештерә. Алар арасында - «Агромастер», «Кузембетьевский РМЗ», «Чистопольские семена», «Татагрохимсервис» АҖ, «Казаньсельмаш», «Буа машина төзү заводы», «Хараша», «Казан сугару техникасы заводы», «АгроИдея», «Төхвәтуллин Д.И.», «Агровет». Шулай ук чит ил компанияләре белән уртак җитештерү мәйданнары да бар.

"Швециянең «ДеЛаваль» һәм Беларусьның «Унибокс» компанияләре белән Татарстанда «Карусель» заманча саву залларын җитештерү булдыру буенча сөйләшүләр алып барыла, - диде вице-премьер. ТР агросәнәгать комплексында 800 гә якын чит ил тракторы исәпләнә, авыл хуҗалыгы машиналарының 30 проценты чит илнеке яки Россиядә җыелган. 2015 ел башыннан, валюта курсы кинәт үсү сәбәпле, бөтен чит илләр техникасына һәм запас частьларга бәя артты. Шул сәбәпле, республика оешмаларында запас частьлар ясау буенча эшлиләр", - диде министр.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, импорт товарны үзебезнекенә алыштыру эшчәнлеге башлангач, Татарстан оешмалырында 2 меңнән артык чит ил техникалары детальләрен җитештерү һәм ремонтланау алымнары үзләштерелгән. "Аларны сатып алу бәяләре 1,5-2 тапкыр, ремонтлау бәяләре - 5-6 тапкырга арзанрак. Шулай ук заманча тракторларның һәм комбайннарның ягулык аппаратларын һәм гидросистемаларын, электрон системаларны һәм идарә блокларын капиталь ремонтлау үзләштерелгән", - дип билгеләп үтте ул.

Хәзер чит ил авыл хуҗалыгы техникалары өчен запас частьлар җитештерү белән «Спецтехника-Әлмәт», «Гидросервис», «Агропласт», «Агровет», «СтандартПродМашСервис», «Буа машина төзү завод», «Теплообменник», «НПО Рифэк», «Лидер», СПЦ «Ресурс», «ФинАгроТрейд», «МТК – Ак Барс» кебек предприятиеләр шөгыльләнә.

Министр сүзләренә караганда, бу предприятиеләр төрле катлаулылыктагы детальләрне ремонтлый ала. Алар бер үк вакытта техника детальләрен һәм узелларын камилләштерә, сыйфатын яхшырталар, ныгыталар.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.