Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин: "22 июнь - безнең илебез өчен олы фаҗига һәм бөек батырлык көне"

22 июнь 2016, 13:22

Фәрит Мөхәммәтшин: "22 июнь - безнең илебез өчен олы фаҗига һәм бөек батырлык көне"
22 июнь - моннан 75 ел элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – икенче Бөтендөнья сугышы башланган көн. Бу, Хәтер һәм хәсрәт көнендә, Казанның Җиңү паркында Бөек Җиңү көнен якынайткан каһарманнарны искә алу митингы узды.


Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм хәсрәт көне булып, ел саен билгеләп үтелә. Татарстан башкаласы Казанның Җиңү паркында үткәрелгән митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары җыелды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин митингны ачып, 22 июнь безнең илебез өчен олы фаҗига һәм бөек батырлык көне дә булуын ассызыклады.

– 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте. Бер илнең дә шул кадәр зур сынауларга дучар ителгәне юк иде. Татарстаннан Бөек Ватан сугышында 700 мең кеше фронтка китә, бу – бөтен республика халкының чиреге. 350 мең кеше яу кырларында башын сала. Безнең 200 якташыбыз батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы Герое исеменә лаек була. Советлар Союзы Геройлары Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин, Гани Сафиуллин кебек атаклы каһарманнар – безнең горурлыгыбыз. Сугыш елларында Татарстанга башка төбәкләрдән 70ләп эре сәнәгать предприятиесе күчерелә, безнең җирлектә 600 төрле хәрби кирәк-яраклар җитештерелә, ул вакытта чыккан һәр алтынчы очкыч Казанда ясалган, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты рәисе сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең сафы елдан-ел сирәгәя баруына кызганыч белдереп, яшь буын бүгенгедәй һәрвакыт 22 июнь көнне мәңгелек утка чәчәкләр алып киләчәгенә шикләнмәвен әйтте.  

Бүгенге көндә Татарстанда Советлар Союзы Герое исемен йөртүче бер 90 яшьлек Борис Кузнецов кына калды. Митингта ул да сүз алды: “22 июнь кайгы көне булса да, бу көнне бәйрәм кебек куанырга да ярый, чөнки без бөтен дөньяны фашизм афәтеннән коткардык”, – дип Герой һәлак булганнарның, вафатларның рухы тыныч булсын, ә олы яшьтәге ветераннарга исәнлек-саулык теләде.

“Гомумроссия халык фронты” иҗтимагый хәркәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәистәше Игорь Бикеев 22 июнь киләчәк буыннарга ирекле тормыш тәэмин иткән каһарманнарыбызны искә алу, аларның батырлыгы алдында баш ию көне булуын ассызыклады. “Без әби-бабайларыбыз гомерләре бәрабәренә сакланган илдә яшибез, югыйсә, бу ил инде бүтән булмас иде. Безнең ватанпәрвәр халкыбыз һәрвакыт үзенең казанышлары белән горурланды һәм горурланачак”, – диде Игорь Бикеев.

Сугышта башын салганнарны, яу кырында алган яралардан туган иленә кайткач вафат булганнарны митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алды. Укучылар Җиңү паркы өстенә күккә шарлар очырды. Дан мемориалындагы мәңгелек утка парламент депутатлары, министрлык вәкилләре, ветераннар белән берлектә яшьләр дә бик күп чәчәкләр куйды.

"Intertat.ru" газетасы язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары