Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Таһир Һадиев: “Республиканың биологик төрлелеген тулырак файдаланырга кирәк”

22 июнь 2016, 17:17

Таһир Һадиев: “Республиканың биологик төрлелеген тулырак файдаланырга кирәк”
22 июньдә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, аның урынбасары Ринат Гайзатуллин, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Матвеев журналистлар өчен матбугат конференциясе уздырдылар. Анда “Уылдык” операциясенең йомгаклары игълан ителде.

Таһир Һадиев сүзләренчә, Татарстандагы кебек су белән бәйле бай биоресурслар Идел буе регионнарының башка берсендә дә юк. Ул, әлеге мөмкинлекне саклап калырга, ишәйтергә һәм тулырак кулланырга кирәк, дип белдерде. Биологик ресурсларны саклау юлларының берсе – браконьерларга каршы көрәш. 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам иткән "Уылдык" операциясе барышында 1663 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Операция барышында Чистай, Әлмәт, Яшел Үзән районнары аеруча активлык күрсәткән. Комитет рәисе Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Зәй районнарын браконьерлык проблемасына битараф калучылар дип атады. ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенә ярдәм йөзеннән, республика Хөкүмәте алты моторлы көймә һәм ике катер сатып алды, диде спикер.

Таһир Һадиев белдергәнчә, рейдлар вакытында браконьерлар идарә хезмәткәрләренә катгый каршылык күрсәтә. ТРның Спас районында хезмәткәрләргә утлы коралдан да атканнар. "Ни кызганыч, браконьерлыкка каршы Эчке эшләр министрлыгы һәм безнең идарә генә шөгыльләнсә, мәсьәлә акрын һәм авыр хәл ителәчәк. Татарстан зур су ресурсларына ия. Идел буе Федераль округындагы бер генә субъектта да бу кадәр су ресурсы юк. Проблема фән, башкарма хакимият, төрле министрлыклар катнашында комплекслы рәвештә хәл ителергә тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Юрий Матвеев операция барышында 1663 кешенең административ җаваплылыкка тартылуын әйтте. Браконьерлык фактлары буенча 34 җинаять эше ачылган, гомум озынлыгы 300 км тәшкил иткән 3115 ятьмә алынган. Чагыштыру өчен - Казаннан Актанышка кадәр ара 310 км. ТР муниципаль районнары административ комиссияләре дә актив катнашкан һәм законсыз рәвештә балык һәм ятьмә сату урыннарын ачыклау һәм моңа чик кую эшләрен башкарган. Алар тырышлыгы белән Яшел Үзән һәм Чистай районнарында 53 кеше административ җаваплыыкка тартылган. Операциядә квадракоптерлар да катнашкан. Полиция хезмәткәрләре 400дән артык закон бозуга чик куйган.

Татар-информ материалы нигезендә