Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Юрий Камалтынов: "Без халыкка якын булырга тиеш"

23 июнь 2016, 17:21

Юрий Камалтынов: "Без халыкка якын булырга тиеш"
Бүген матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов фракциянең үткән яртыеллыктагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

- Без халыкка якын булырга тиеш, шуңа күрә дә бикләнеп ятмыйбыз, ә урамнарга, ишегалларына чыгабыз, халык белән күрешәбез, гозерләрен тыңлыйбыз. Шуларга нигезләнеп, социаль программалар төзибез. Яз көне алдан тавыш бирүне үткәргәндә дә сайлаучылар белән күзгә-күз очрашулар шактый оештырылды. 10-15 июльдә кандидатлар теркәлү узганнан соң рәсми рәвештә агитация кампаниясе башланачак. Максатыбыз – 18 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларга мөмкин кадәр күбрәк сайлаучы килсен һәм, әлбәттә, “Бердәм Россиия” фиркасе өчен тавыш бирсен, – диде Юрий Камалтынов.

Республика парламентында күпчелекне тәшкил иткән “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары узган ярты елда төп эшләре белән генә чикләнмичә, нәкъ менә булачак сайлаулар белән бәйле чараларга да көч түкте. Юрий Камалтынов журналистларга сөйләгәнчә, әйтик, Татарстанда алдан тавыш бирүне оештыру комитетындагыларның яртысы “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары булган. Аларның бигрәк тә җирлекләрдә, үзләре сайланган районнарда халык белән очрашулар уздырганда ярдәме нык тигән. “Безнең депутатлар болай да ел дәвамында халык белән очрашып тора. Казанда “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм районнарда да һәр депутатның халыкны кабул итү өчен алдан билгеләнгән көне бар. Шунысы игътибарга лаек: кешеләрне борчыган сораулар арасында хәзер беренче урында торак-коммуналь хезмәтләр, торак белән тәэмин ителеш түгел, ә ишегалларын, юлларны төзекләндерү, әйләнә-тирәлекне яшелләндерү, уңайлыклар тудыру кебек темалар тора”, – ди Юрий Камалтынов. Быел Казандагы кабул итү бүлмәсенә – 840, ә районнарда “Бердәм Россия”дән сайланган депутатларга 940 кеше мөрәҗәгать иткән.

- 2016 елның беренче ярты елында “Бердәм Россия” фракциясе Президиумы утырышларында көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүдән тыш, без “Татарстан Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән дә уртак биш утырыш җыйдык. Гомумән, без хәзер мөһим мәсьәләләр буенча һәрвакыт әлеге хәрәкәт белән фикер алышырга килештек, чөнки алга куйган максат-бурычларыбыз бер үк. Алга таба муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатлары белән дә бәйләнешләрне ныгытырга ниятлибез. Депутатлар берләшмәләренең республика координация советы эшчәнлеге кысаларында, киләсе елда муниципаль берәмлекләрдәге депутатларны борчыган мәсьәләләргә игътибарны арттырырга уйлыйбыз. Партиянең җирлектәге вәкилләре активлыгын көчәйтәчәкбез, – ди Юрий Камалтынов.

"Intertat.ru" газетасы язмасы буенча