төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото

















Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең халыкларның күптеллелеге, күпмәдәниятлелеге - уникаль байлык"

25 июнь 2016, 17:47

Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең халыкларның күптеллелеге, күпмәдәниятлелеге - уникаль байлык"
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәре кысаларында ул "Уяв" Бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәмендә катнашты, шулай ук аварияле торактан күчерү һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортларда фатир алучыларга ачкычлар тапшырды.

Бүген чуаш халкын бәйрәм белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Шамил Яһүдин, Ирек Шәрипов, Анастасия Исаева, Чуашстан Республикасы депутаты Николай Угаслов, Чуашстан Республикасы мәдәният министрының милли һәм архив эшләре буенча урынбасары Константин Яковлев, ике республиканың министрлык һәм ведомстволары вәкилләре килгән иде.

Бүген ике милләтнең дуслыгы һәм уртак тарихы турында бик күп сүзләр яңгарыды. Фәрит Мөхәммәтшин барлык җыелучыларны "Уяв-2016" белән котлады. "Һәр милләтнең теле кадерле һәм без аны саклап калырга тырышабыз. Республикабызның тугандаш халыкларының дус гаиләсендә сан буенча татар һәм руслардан соң өченче урынны чуашлар алып тора. Бу бик хезмәт сөючән һәм кунакчыл халык, алар үз гореф-гадәтләрен, мәдәниятен кадерләп саклый. Чуаш халкының милли киемнәре, алар үз телләрендә башкарган җырлар моның безнең уртак тормыш нигезе булуын аңлаучыларга тагын да зуррак хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә. Безнең ата-бабаларыбыз шулай яшәгән! Без дә шулай яшибез! Безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз да Татарстан Республикасы дип аталучы җирдә дус һәм тату гомер кичерсен!", - дип билгеләп үтте ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе ел саен әлеге бәйрәмгә килүче Чуашстан Республикасы делегациясенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Безнең халыкларның күпмилләтлелеге, күптеллелеге, күпмәдәниятлелеге - уникаль байлык, аны Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, саклыйлар, үстерәләр һәм яңа буынга тапшыралар", - дип белдерле Фәрит Мөхәммәтшин.

Чуашстан Республикасы мәдәният министрының милли һәм архив эшләре буенча урынбасары Константин Яковлев җыелучыларны Чуашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев исеменнән сәламләде һәм аның мөрәҗәгатен укып узды. "Бу бәйрәм - бердәмлек, дуслык һәм татулыкның гаҗәеп үрнәге. Чуаш халкы гомер-гомергә татар халкы белән янәшә яшәгән. Бүген без һәр чуаш үзенең туган теле белән беррәттән рус, татар һәм чит телне белергә тиеш дип пропагандалыйбыз. Әгәр безнең оныкларыбыз 4 телне белсә, халкыбыз озак һәм бай гомер кичерәчәк", - дип белдерде Яковлев.

Искәртеп узабыз: "Уяв" Нурлатта 2006 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәм елдан-ел зурая бара, быел агда илнең төрле төбәкләреннән килгән 100ләп фольклор коллективы чыгыш ясады.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте

Костантин Малышев фотолары







Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.