Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Игътибар үзәгендә - “Сугыш чоры балалары”

28 июнь 2016, 12:57

Игътибар үзәгендә - “Сугыш чоры балалары”
Бүген Татарстан парламенты депутатлары "Сугыш чоры балалары турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы буенча фикер алыштылар.


Әйтергә кирәк, парламент вәкилләре бу проблеманы беренче мәртәбә генә күтәрми инде. Сугыш чоры балаларына аерым статус бирү һәм аларны билгеле бер социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәркем аңлый торгандыр, мөгаен. Мәсәлән, хәзерге вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә сугыш чоры балаларына ярдәм чаралары күптән инде гамәлдә: бу регионнарның һәрберсе әлеге льготалар күләмен үз мөмкинлекләреннән чыгып билгеләгән. Ә башка төбәкләрдә андый ярдәм гомумән дә юк... Бу – илебездә сугыш чоры балалары белән бәйле бердәм стандартлар һаман да булдырылмаган дигән сүз. Өстәвенә, еллар узган саен әлеге проблеманың актуальлеге арта гына бара...

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Дәүләт Думасына сугыш чоры балалары турында бердәм федераль закон кабул итү турындагы закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә карар кылган да инде.

Сугыш чоры балалары кемнәр?

Ә хәзер закон проектының эчтәлегенә тукталыйк. Беренчедән, документта “сугыш чоры балалары” статусын раслау күздә тотыла. Татарстан Дәүләт Советының КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев сүзләренә караганда, сугыш чоры балалары – 1941-1945 елларда СССР территориясендә яшәгән, Бөек Ватан сугышы тәмамланганда 18 яше тулмаган Россия гражданнары. Әйтергә кирәк, аларның күбесе сугыш чорында өлкәннәр белән беррәттән завод һәм фабрикаларда эшләгән, колхозда хезмәт куйган. Хәзерге вакытта исә аларның күбесе инде югары яшьтә һәм ярдәмгә мохтаҗ затлар. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә сугыш чоры балалары статусына ия булырга мөмкин 12 миллион кеше бар икән.

Әлеге затларга ярдәм чараларына килгәндә исә, документ буенча сугыш чоры балаларына түбәндәге ярдәм чаралары каралырга тиеш:

1. Сәламәтлек саклау оешмаларында ел саен махсус диспансеризация узу хокукы;
2. Ай саен билгеле бер күләмдә акчалата ярдәм;
3. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына чиратсыз үтү мөмкинлеге.

Елына якынча 80 миллиард сум кирәк

Закон проекты сугыш чоры балаларына тагын бер мөмкинлек бирә. Алар әти-әниләре үлеп калган, күмелгән яки хәбәрсез югалган урынга елга бер мәртәбә бушлай барып кайта алачак. Әлеге сәфәр өчен аларга тимер юл, һава юлы яки су юлын сайлау мөмкинлеге бирелә.

- Сугыш чоры балаларын социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итү өчен акчаны федераль бюджеттан бүлеп бирү күздә тотыла. Компенсация бәяләренә килгәндә исә, акча күләмен Россия Хөкүмәте карары нигезендә бүләргә тәкъдим итәбез, – дип ассызыклады Артем Прокофьев.

Соңгы фаразларга караганда, сугыш чоры балаларына ярдәм итү өчен елына якынча 80 миллиард сум акча таләп ителергә мөмкин.


"Intertat.ru" язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары